“Боз озату”га килегез!

КатегорияБелдерүләр, Өлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Эх тала, тала, тала…

Тала ике беләгем…”

Бу татарча җырны Россиянең халык артисты Надежда Бабкина һәм аның “Русская песня” ансамбле Беренче өлкә татар халкының “Боз озату” бәйрәмендә башкарачаклар. Чара 2013 елның 30 мартында Самара шәһәренең Боз сараенда үтәчәк. Ул көндезге 12.00 сәгатьтә башлана. 

Шулай ук, бәйрәмгә “Голос” проекты җиңүчесе Динә Гарипова килүе дә көтелә.

Шулай ук сезнең каршыгызда чыгыш ясаячак:

  • “Казан” бию ансамбле;

  • татар халкының күренекле виртуоз баянчысы  Рөстәм Вәлиев;

  • Чувашстан Республикасының  “Мишәр” фольклор ансамбле;

 

  •  Татарстан Республикасының атказанган артисты ИлСАФ;   

  •   Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы«Чишмә» татар халык фольклор ансамбле;

  • Татарстан Республикасының халык артисты, Халыкара “Татар җыры” фестивале лауреаты, 

 матур, югары тавышка ия булган, танылган алып баручы, 2012 елда Мәчәләй авылында узган татар

халкының милли бәйрәме – Сабантуйны алып баручы  Фердинант Сәлахов;

  •  үзләренең осталыклары белән һәвәскәрләрне дә таң калдырган коллектив,  III, IV дәрәҗәле лауреат  һәм дипломант ияләре, «Тугэрэк уен»   V Бөтенроссия фестивале Гран-приена лаек булган  

«Ак каен» татар халык фольклор ансамбле.

Камышлы районы Иске Ярмәк авылының бу коллективы «Ярмэк вагы» биюен башкарачаклар.

 

  • Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Наилә  Фатехова;

  • бәйрәмнең төп сәхнәсендә концерт программасын “Татарстан яңа гасыр” дикторы

Зәмирә Гәрәева алып бара;

  • Самара шәһәре «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» хореографик ансамбле.

 «Боз озату» бәйрәмендә кул эшләре күргәзмәсе эшләячәк. Шулай ук Татарстан Республикасы оешмалары да үзләренең  түбәндә санап үтелгән продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр:

-          Татарстан Республикасының сәнгати һөнәрләр лицее – тиредән ясалган әйберләр, чигелгән мендәрләр, милли сандыклар.

-          “Тере балчык” («Живая глина») татар керамикасы – савыт-саба, статуэткалар, фарфордан һәм пыяладан ясалган тәлинкәләр.

-          «Мастер ОМ»  табигый косметикасы – кәҗә сөтеннән ясалган сабын, табигый нигездә ясалган косметик чаралар.

-          Шамаильләр, Сваровский кристалларыннан уникаль бүләкләр (дини һәм дөньяви эшләнмәләр).

-          “Ефәк әкият”  ательесы – чигүле жилетлар, кулдан эшләнгән ефәк күлмәкләр, сумкалар, палантинннар.

-          “Татар милли чигүе”  – чигелгән картиналар, колпаклар һәм башкалар.

-          ҖЧҖ “Көмеш тылсымы”  – мөслелман гарнитуры: йөзекләр, беләзекләр, асма бизәкләр.

-          “Беренче бүләк”  («Первый сувенир»)  сәүдә йорты – декоратив, уемлы шәмнәр.

-          «Богема» милли бүләкләре – тәлинкәләр, түбәтәйләр, яулыклар, картиналар.

Шулай ук, Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылының «Халәл» ҖЧҖ  җитештергән хәләл продукцияне сатып алырга мөмкин булачак.

Фойеда “Казан утлары”, “Идел”, “Сөембикә”, “Ялкын” журналларына язылу оештырылачак.

2013 елның 30 мартында Самара шәһәренең Боз сараенда Самара региональ «Дуслык» һәм шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары оештырган әлеге бәйрәмгә рәхим итегез!

Башлана көндезге 12.00 сәгатьтә.

Фикер калдыру