Самарада халык саны кимүе фаразлана

КатегорияКызыклы мәгълүмат, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

самара1-2Самара шәһәр Думасында хәбәр итүләренчә, шәһәрдә уртача халык саны кимүе ихтимал. Кайбер фаразларга караганда, 2019 елда өлкә башкаласында 1 151 000 кеше яшәячәк.  2021 елга бу сан 1 135 000 гә кадзр кимергә мөмкин.

Бу хакта шәһәр Финанс департаменты башлыгы Максим Харитонова хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2019-2021 елларда туучылар һәм үлүчеләр саны динамикасында яхшыру көтелми. Нәтиҗәдә, теркәлгән эшсезләр саны да кимиячәк. Әйтик, 2021 елга фаразлаулар буенча, аларның саны 3300 кеше тәшкил итәчәк.

Фикер калдыру