Самараның “Иске мәчете”нә – 45 яшь!

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Кыскача тарихи белешмә

Малый Тупиктагы мәчетебез – ул Самара тарихында саны буенча бишенче мәчет. Моңа кадәр булганнары турында сез китап-газеталарны укып торучылар яхшы беләсез – алар урнашкан җирләр хәзерге Самарская, Фрунзе, Алексей Толстой һәм Оренбургская урамнары.

Үткән гасырларның бер өлешендә генә Самар татарлары мәчетсез яшәгән. Шул чор илебездә динсезлек хакимлек иткән елларга туры килә. Совет власте килгәч баштан 1930 елда хәзерге Спорт сарае урынында булган Җәмигъ мәчете ябыла һәм аның манарасы киселә. Ә 1932 елның февраль аенда Казанская – Обороны урамындагы мәчетебез дә мөселманнардан тартып алынды.

Шуннан соң динебезгә һәм барлык мөселманнар өчен кара көннәр килә. Совет власте халыкны диннән аерыр өчен нәрсә генә эшләми. Мәчетләр барсы да диярлек ябыла, шул елларда күп муллалар атып үтерелә, төрмәгә утыртыла һәм сөргенгә озатыла.

Ләкин Совет властенең тырышулары уңышсыз булып чыга – ул мөселманнарның дингә, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрне саклап калырга омтылуларын тәмам юкка чыгара алмый. 35 ел буена Самара – Куйбышевта яшәүче татарлар мәчет булдыру якты нияте белән яшәгәннәр. Бөек Ватан сугышы тәмамланып барганда әле, 1945 елның язында, иң батыр агайларабыз төрле дәүләт органнарына ике мәчетнең берсен булса да кайтару үтенече белән йөри башлаганнар. Аларны Якупов Йосыф исемле кеше җитәкләгән. Шул вакытта шәһәрдә мөселман тормышы бер дә туктамаган, мәҗлесләр уздырылып торган, халык качып, аерым өйләрдә һәм сарайларда җомгалар, зиярәткә җыелып гаетләр укыган, өч мулла – Ибраһим Ганеев, Габбас Галиев,Исмәгыйль Хәмзин, мәзин Фәттах бабай халыкны берләштереп, барлык дини гадәтләребезне үтәп килгәннәр. Мәчет кебек биналар төзү очраклары да булган.

Егерме ел буена безнең иң абруйлы бабаларыбыз, бер-берсен алмаштырып, югары кабинетларга мәчетләрне кайтару йә булмаса яңа мәчет булдырырга рөхсәт сорап, бертуктаусыз йөреп торганннар. Шулар арасында Хайрулла Гильманов, Мортаза Аюпов, Рамазан Кәбиров, Усман һәм Рәшит Вәлшиннар, Габделәхәт Әмиров һәм башкалар.

Ниһаять, 1967 елның 7 декабрендә Куйбышев шәһәр советы мөселманнарга Малый Тупик урамында 127нче йортны сатып алып, анда гыйбадәтханә корырга рөхсәт биргән. Ул инде Иске мәчетебезнең барлыкка килүе көне булып санала.

Аның беренче имамы итеп Ибраһим мулла Ганиев сайлана. Ул вафат булгач, 68 елның җәендә имамлыкка Кәшшафетдин Шәрәфетдинов керә, аннан соң 76 елда бу урынга Сәет-әкрәм бабай Мустаев сайлана. Ә инде 1983 елның 1 октябрендә халык бертавыштан имам вазифасын Вагыйз хәзрәт Яруллинга йөкли. Шул вакыттан бирле, 30 ел якын инде хөрмәтле олы хәзрәтебез Самара һәм өлкә мөселманнары җәмгыятенә хезмәт итә. Ул өлкә Диния нәзарәте рәисе итеп сайлангач, Иске мәчетнең имамы булып Талип хәзрәт калды. Бүгенге көндә мәхәлләне яңадан Вагыйз хәзрәт Яруллин җитәкли.

Шул 45 ел дәвамында мәчетнең хуҗалык эшләрен алып баручы, мөтәвәллият рәисләрен дә атап үтик – ул Хайрулла Гильманов, Газизулла Җиһаншин, Шәһит Абдуллов, Габделбари Мөхәммәтгалиев, Вагыйз Кадыйров, Исмәгыйль Фәткуллов, Галимҗан Авзалов. Бер арада Вагыйз хәзрәт үзе мөтәвәллият рәисе булып та эшләде, хәзер бу вазифаны яңа мөфтиебез, Талип хәзрәт башкара.

Бухгалтерлар турында. Шул елларда исәп-хисап эшләрен җайга салырга һәм аларны тиешле дәрәҗәдә алып барырга да белемле, ихласлы кешеләр табылды – Шакир Магдеев, Сәетгали бабай, Муллагали бабай, Летфулла бабай, Мөнир Вәлшин, Рөстәм Фәйзуллов, бүгенге көндә бу хезмәтне Мөхтәсим Үзбәков алып бара.

Егерме елдан артык, яңа заманалар килгәнче, Иске мәчетебез, бары тик халык акчасына, сәдакага гына тотылды. Ул шәһәр татарларының бердән-бер дини һәм җәмгыять үзәге булып торды. Күренекле шәхесләребез, Куйбыш байлары аңа һәрвакыт ярдәм итеп тордылар – шулар арасында Моталлап Аюпов, Абдулкадыйр Әмиров, Сания Каюмова, Равил Яһудинны әйтеп үтәргә кирәк.

Баштан Малый Тупикта уртача зурлыкта, тыйнак кына гыйбадәтханә йорты иде. Ә 1985 елны халыктан җыелган акчага ул зурайтылды, кечкенә генә булса да манарага ия булды, шулай итеп тышкы күренеше белән дә мәчет сыйфатын алды. Бу төзү-ремонтлау эшен башкаручылар арасында Марат Сафин, Зәкәрия Нуруллин,Миргарифан Галәлетдинов, Мингата Сәяхов, Салихҗан Галләмов, Минәүхәт Мингачев һәм башка дин кардәшләребез булды.

Ә инде 2005 елны Малый Тупиктагы мәчет һәръяклап реконструкцияләндә, чын, 23 метр биеклектәге манара белән бизәлде һәм бүгенге матур кыяфәтенә керде.

Иске мәчетебез безгә күз карасы, йөзек кашы кебек кадерле. Ул диненебезнең иң авыр чакларда сакланып калуына бер сәбәп, ә 80нче еллар азагында дини һәм милли яңарышның бер чыганагы булды.

Шамил Галимов әзерләде.

 

Фикер калдыру