Самараның Җәмигъ мәчете каршында милли-мәдәни үзәк бинасы төзеләчәк

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Бу мәсьәлә буенча өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте җитәкчеләре өлкә губернаторы Николай Меркушкин белән очрашып, төзелешнең проекты һәм аны финанслау турында фикер алышканнар иде инде, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы.

Диния нәзарәтенең попечительләр советы рәисе, “Прогресс-В” төзү компаниясе президенты Вазыйх Мөхәммәтшин сүзләренчә, милли-мәдәни үзәк өч һәм дүрт катлы ике бинадан торачак. Беренчесендә – балалар бакчасы, ә икенчесендә – тамаша һәм спорт заллары, хәләл кафе, кибет, татар милли оешмаларының офислары урнашачак.- Булачак үзәкнең проект-смета документлары әзерләнеп, тикшерү өчен дәүләт экспертизасына тапшырылды инде. Апрель ахырында төзелешкә рөхсәт алып, май-июньдә эшкә тотынырга ниятлибез. Финанслау ягы тотрыклы булса, 1 – 1,5 ел эчендә милли-мәдәни үзәк бинасын төзеп бетерергә өметләнәбез, – дип сөйләде Вазыйх Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, әлеге үзәккә яше дә, карты да килеп йөреп, кафеда хәмерсез мәҗлесләр, туйлар, ә тамаша залында татар концертлары, мәдәни чаралар уздырылыр, дип планлаштырыла.

Фикер калдыру