Самараның Җәмигъ мәчетендә өлкә үзәгенең Малый Тупик урамында урнашкан Иске мәчетебезнең эшли башлавына 45 тулуга багышланган мәҗлес уздырылды

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Бу мәчет Самара тарихында бишенчесе. Советлар хакимиятлек иткән чорда – 1930 елда хәзерге Үзәк спорт сарае урынында урнашкан Җәмигъ мәчете ябылып, аның манарасы киселә. Ә 1932 елның февралендә Казан (хәзерге Алексей Толстой) урамындагы атаклы “Икътисад” журналы мөхәррире Мортазин имамлык иткән мәчет бинасы да мөселманнарыбыздан тартып алына, ә аның имамы хәзрәт бер гөнаһсызга атып үтерелә.

Шул вакытлардан соң 35 ел дәвамында Самара татарлары мәчетсез яшәгәннәр. Тик дини тормыш бер дә туктамаган, мәҗлесләр уздырылган, халык качып-посып булса да, аерым өйләрдә, сарайларда, зират янына җыелып, гает һәм җомга намазларын укый торган булган, төрле елларда имамнарыбыз Ибраһим Ганиев, Габбас Галиев, Исмәгыйль Хәмзин бөтен дини гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны төгәл үтәргә, аларны халыкка җиткерергә тырышканнар. Ябылган мәчетләребезне кайтаруны, яңаларын ачуны сорап хакимияткә мөрәҗәгать итүләр дә бер генә дә тукталып тормаган. Бу эштә актив катнашучылар арасыннан Хәйрулла Гыйльмановның, Мортаза Әюповның, Рамазан Кәбировның, Усман һәм Рәшит Вәлшиннарның, Габделәхәт Әмировның, Равил Яһудинның һәм башкаларның исемнәрен атарга була.

Ниһаять, 1967 елның 7 декабрендә Куйбышев шәһәр Советы башкарма комитеты мөселманнарга Малый Тупик урамындагы 127 санлы йортны сатып алып, шунда гыйбадәтханә ачарга рөхсәт бирә. Нәкъ шушы көн Иске мәчетнең барлыкка килгән көне булып санала да инде.

Мәчетнең беренче имамы итеп Ибраһим хәзрәт Ганиев сайлана. Аның вафатыннан соң берникадәр вакыт Кашафетдин хәзрәт Шәрәфетдинов, аннан Сәетәкрәм хәзрәт Мостаев имамлык итәләр. Ә 1983 елның 1 октябрендә халык бертавыштан имам вазифасын Вагыйз хәзрәт Яруллинга йөкли. Менә шул вакыттан бирле 30 елга якын шушы хөрмәтле хәзрәтебез Самараның һәм өлкәбезнең дини җәмгыятьләренә армый-талмый хезмәт итеп килә. Вагыйз хәзрәт Самара мөселманнарының өлкә Диния нәзарәте рәисе һәм мөфтие итеп сайлангач, Иске мәчетнең имамы булып аның улы Талип хәзрәт Яруллин эшләде. Ә бүгенге көндә ул атасы урынына мөфти, Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды, ә Иске мәчет мәхәлләсен яңадан Вагыйз хәзрәт Яруллин үзе җитәкли.

Беренче вакытларда Иске мәчет уртача зурлыктагы, тыйнак кына гыйбадәтханә йорты булса, тора-бара 1985 елда ул халык акчасына зурайтылды һәм кечкенә генә манара да булдырылды. Ә инде 2005 елда Иске мәчет бинасы тулысынча реконструкцияләнеп, аның 23 метр биеклектәге ярымайлы манарасы күтәрелде. Бу эшне башкаруда Самара эшкуарлары агалы-энеле Тәлгать һәм Рифкать Хуҗиннар үзләренең зур өлешләрен керттеләр.

Бу турыда юбилей мәҗлесендә төбәкләрнең һәм мәчетләребезнең тарихын язучы “Азан” газетасы мөхәррире Шамил Галимов та, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин үзе дә күп дәлилләр күрсәтеп, бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Юбилей уңаеннан котлаулар да, тәбрикләүләр дә күп булды, садакалар таратылды, догалар, Коръән аятьләре укылды, вәгазьләр сөйләнде.

Самарада эшләүче Аллаһы йортлары – Җәмигъ, Тарихи, Кряж, Зубчаниновка бистәләрендәге мәчетләр белән беррәттән 45 еллык тарихы булган Иске мәчетебез дә бүгенге көндә Ислам динен тотучы кардәшләребезгә армый-талмый хезмәт итә. Шуңа да Иске мәчетебез безгә күз карасы, йөзек кашы кебек кадерле!

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру