Саваплы сәяхәт

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Алдан сөйләшенеп куйганча, без көзнең бер матур иртәсендә җыенып, зур автобуска утырып, Уфа каласына юл тоттык. Безнең ниятебез – районыбыз­ның Яңа Һәм Иске Ярмәк, Камышлы, Иске Усман, Яңа Усман Һәм Оренбург өлкәсе Северный районы Өчкүл авылының мөселманнары Башкортстан каласының изге урыннарына сәяхәт кылу иде. Сәяхәт итүчеләр арасындагы Габдулла хәзрәтнең кызына 1 генә яшь булса, иң олыбызга 82 яшь иде. Без бу сәяхәткә барысы 52 кеше бардык.
Табигатьнең матурлыгына карап бара-бара Кандра күлгә дә килеп җиткәнбез икән, ялга туктадык. Сәфәрне оештырып, безне ерак юлга алып баручы имамыбыз Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим зур казанны, күмер самоварын күл буендагы чирәмгә куеп, учак ягып җибәрде. Хатын-кызлар хәләл ит салып казан астылар.
Менә хуш исле шулпа пешеп, чәй кайнап чыкты – барыбыз да рәхмәт әйтә-әйтә тукландык. Табигать хушлыкка, сафлыкка күмелде, матур итеп яңгыр яуды, ә без догаларыбызны укып, тагын юлга кузгалдык.
Башкортостанның Урал тау итәгенә урнашкан урманнарын, юл буена тезелешеп утырган авылларын карап, сокланып бардык. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Алда – Уфа каласы. Аның матурлыгы, елдан-ел барлыкка килгән үзгәрешләре күзгә бәрелеп тора. Без Россия Ислам университеты бинасы каршына килеп туктадык. Кунакларны университетның проректоры Мурсаль хәзрәт Әхмәтов каршы алып, бары­бызны да ял итәр өчен бүлмәләргә урнаштырды. Ашап-эчеп, намазлары­бызны укып, бөтен Идел буенда дан тоткан «Галия» мәдрәсәсе, соңрак Риза Фәхретдин исемен йөрткән бу уку йорты үзенең тарихында меңнән артык имам-хатыйблар әзерләп чыгарган бинада төн үткәреп, иртә белән тагын юлга кузгалдык. Экскурсоводыбыз Раушан хәзрәт безгә Уфаның иң матур урыннарын күрсәтте, бигрәк тә Салават Юлаев Һәйкәле янында үткәргән вакыт бик күркәм булды. Аннан соң Раушан хәзрәт безне Екатерина II заманында төзелгән тарихи Уфа Җәмигъ мәчетенә алып барды. Йә, Аллам! Мондагы күңел тынычлыгын, сафлылыгын Һичкайда татый алмабыздыр. Мәчетнең имамы безне каршы алды, Коръән укып, сәфәрдә йөрүчеләргә бәхет, исәнлек, сәгадәт, динебезне саклаучылардан булуыбызны теләп, шулай ук мәет­ләребез рухына да багышлап дога кылды, вәгазьләр сөйләде.
Без юлыбызны дәвам иттек. Инде алдыбызда искиткеч гүзәл Лалә-Тюль-пан мәчете. МәҺабәт мәчет корылмасына, эченең зәвыклылыгына, серлелегенә беразга таң калып тордык. Бөтен дөнья мөселман тарихында Лалә-Тюльпан мәчетенә тиң корылмалар юк икән. Ул үзенең эчендә мәдрәсә, тору урынын да берләштереп ясалган дини культура үзәге булып тора. 1998 елда архитектор Вәкил Дәүләтшин проекты буенча төзелеп бетә. Лалә чәчәге сыман итеп төзелгән мәчет яңарыш, яз килүе, берләшү символы булып санала.
Мәчеттә 300 кеше сыярлык намаз уку залы, 200 кешелек балконы, 100 шәкерт уку өчен сыйныфлары, 60 кешелек тору урыны, ашханә, 130 кешелек конферен­ция залы бар. Гигиена таләпләрен үтәү, кер юу, киптерү, ял итү бүлмәләре бар. Барысы белән танышып чыгарга мөмкинлек булды. Шул арада өйлә намазы вакыты да җиткән икән, хатын-кызлар балконга менеп, ир-атлар астагы катта гыйбадәт кылдылар.
Дини кибетләрдә без үзебезгә кирәкле китаплар, күчтәнәчләр алып, хәләл кафеда тамак ялгап, экскур­соводыбызга рәхмәтләр әйтә-әйтә, АллаҺыга тапшырып кайтыр юлга кузгалдык.
Сәяхәтебез бик тә уңышлы булды, без Ислам дине, ата-бабаларыбызның йолалары турында Һәм тагын бик күп белем, мәгълүматлар тупладык. Һәр барган җиребездә безне яхшы каршы алып, хөрмәт итеп җибәрделәр. Габдулла хәзрәтебезне Һәр җирдә беләләр, хөрмәт итәләр шул. Без аңарга бик тә рәхмәтле. Юл буе армый-талмый вәгазьләр сөйләве, сорауларыбызга җавап бирүе генә ни тора! Гаиләсе дә, әнисе Зәрия апа да Һәрнәрсәне алдан хәстәрләгәннәр, хәләл ризыкларны әзерләгәннәр. Алар Һәр сәяхәткә шулай әзерләнәләр. Казан, Биләр, Болгар җирләренә менә 6 еллар дәвамында сәяхәтләр үткәрелә. Анда олылар гына түгел, балалар да, яшьләр дә бик теләп катнашалар. Бу инде халыкта дингә, тарихка кызыксыну, уяну билгесе. Сәяхәтләргә барырга теләүчеләр саны безнең Камышлы төбәгендә елдан-ел арта бара.
Сәфәрне оештыручыларга моса­фирлар исеменнән исәнлек-саулык, тыныч, мул тормыш телисе килә. Шофе­рыбыз Константин, рус милләтеннән бу­луга карамастан, безгә хөрмәт күрсәтте, динебезнең көчлелегенә, безнең төрле авыллардан булуга карамастан, бер гаилә булып аралашуыбызга, ашам­лыкны да бүлеп ашаганыбызга исе китте. Инде ничә еллар буена Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә халыкны йөрткәнем булып та, моның кебек оеш­канлыкны Һәм моның кебек сәфәрләрне беркая да күргәнем булмады, – дип гаҗәпләнүен белдерде. Аның үзенә дә исәнлек, шома юллар телисе килә. Шулай ук аш-су әзерләгән хатын-кызларга иң изге теләкләр юллап калабыз. Киләчәктә дә исәнлектә яшәп, Ислам динендә булып, сәяхәтләрдә йөреп, бик күп белем тупларга насыйп булсын.

Фәния КӘРИМОВА.

“Камышлы хәбәрләре”.

Фикер калдыру