Сәлам сиңа, туган ягым, мәңге сүнмәс Йолдызым!

КатегорияКамышлы районы
Автор Администрация сайта

«Бердәмлек» газетасы битләрендә «Читтә яшәүче милләттәшләребез» рубрикасы астында еш кына кызыклы язмалар, әңгәмәләр басылып килә. Без берничә тапкыр Самара якларына туганнары янына кунакка кайткан, бүгенге көндә Киевтә яшәп, андагы татарлар арасында «милли казанда» кайнаучы Римма ханым Сәифетдинова белән дә әңгәмәләр урнаштырган идек. Анда ул якташыбыз, Камышлы районының Йолдыз авылында туып үсеп, бүген Киевтә гомер итүче Рәшит Хәйретдин улы Каюмов турында, аның оста гармунчы, баянчы буларак, татар җәмгыяте үткәргән күп чараларда актив катнашуы турында да күп яхшы сүзләр әйткән иде.

Менә без бу юлы Рәшит әфәнде КАЮМОВ белән үзебез элемтәгә кереп, үткәндәге истәлекләр, хатирәләр, яшь буынны тәрбияләүдә гаиләнең роле, Киев татарларының бүгенге тормышы турында сөйләштек. Шул әңгәмәне бүген без «Бердәмлек» газетасы укучыларына да тәкъдим итәбез.

- Рәшит әфәнде, үзегезнең хакта тулырак итеп сөйләгез әле: кайда тудыгыз, балачак һәм үсмер елларыгыз ничек үтте?

- Бу сорауга җавапны мин үземнең авылдашым, күренекле татар шагыйре Рөстәм Мингалимнең шигъри юллары белән башлыйсым килә:

«Туган авылымның исеме Йолдыз иде,

Әмма ул хәзер җирдә юк инде…»

Шагыйрь Шамил Мәннанның да Йолдыз авылына багышлап, каләмдәше Рөстәмгә хөрмәт күрсәтеп язган «Сүнгән Йолдыз» дигән бик матур шигыре бар.

«Якты булгандыр ул авыл,

Исеме үк нурлы.

Нурландырып торгандыр ул

Барыр юлларыңны…»

«…………………………

Эзләдең Йолдыз авылын,

Нурларыңны сузып,

Ләкин табалмадың аны,

Танып алдың бары

Төн карасын яктыртучы

Ап-ак шомыртларын».

Менә шушы Куйбышев өлкәсендәге

(хәзер Самара) Камышлы районының Йолдыз авылында мин туганда 1934 елның 1 апреле булган.

Туган авылым минем дә йөргән юлларымны нурландырып торды. Мин дә аның шомырт чәчкәләрен иснәп, җимешләреннән авыз итеп, урамында, кырларында яланаяк йөреп үскән малаймын. Минем дә туган якларыма һәр кайткан саен авылымның «җирдә юк» икәнлеген, боегып калган коеларын, урамда котырынып үскән тигәнәкләрен күреп йөрәгем әрни.

Йолдызның бер ягында Косады (Ук-сада) елгасы, тал һәм шомырт агачлары үскән әрәмәсе, икенче ягында, әз генә кырны узгач, матур урманы бар. Анда һәр елны мул итеп җир җиләге, бөрлегән һәм башка җимешләр өлгерә. Бер урамлы авылыбыз кырыеннан гына Камышлы-Кләүле юлы уза: бездән Камышлыга – 8, ә Кләүлегә -12 чакрым ара.

Без үскәндә авылда башлангыч мәктәп, клуб, кибет бар иде. бОнчы елларда аны югарыдан «перспективасыз» дип юкка чыгардылар. Йолдыз халкы (40лап йорт), күбесенең китәсе килмәсә дә, авылны ташларга мәҗбүр булды. Күпләр Камышлыга күченеп киттеләр.

- Ул елларны хәтергә алганда тагын нәрсәләр   исегезгә тешә?

- Без үскән вакыт авыр сугыш елларына һәм сугыштан соңгы елларга туры килде. Искә төшкәннәр сөйләп бетергесез. Бу турыда кыска гына булса да әйтеп китмичә булмас, ахыры.

Сугыш елларында бетен халык «Фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән девиз белән яшәде. Ул елларның авырлыкларын хәзерге яшүсмерләр теләсә дә күз алларына китерә алмаслар.

Һәр йортның үз шәхси хуҗалыгы: 30 сотыйлы бакчасы, сыеры, вак маллары булып, шунда бәрәңгесен дә, яшелчәсен дә үстерергә, малларны да кышлатып чыгарырга кирәк иде. Димәк, печәнен дә, утынын да әзерләргә, башкасын да эшләргә туры килде.

Моннан тыш, колхоз дигәне дә бар бит әле. Фермада сыерлар һәм сарыклар, атлар. Барысына да еллык азык -

печән-саламын әзерләргә, кышка биналарны ремонтлап куярга кирәк. Кырларда ашлыгын чәчеп үстергәч, җыеп аласы да бар. Хәзерге белән чагыштырганда ул вакыттагы эшләрнең зур аермасы шунда: бернинди дә техника булмыйча, бөтен эшләр ат һәм кул көче белән башкарыла иде.

Кыш көне халыкны урман кисәргә җибәрәләр. Күкрәктән карда (ул елларда урманда кар күп була иде) аркылы пычкы белән урман кисү – коточкыч авыр бит ул. Ә һәр җирдә ачлык, ялангачлык. Ашар өчен төп ризык – бәрәңге. Начар килгән елларда ул яңасына хәтле җитми иде. Шул сәбәпле яз көне, кар эрегәч, бакчаларда калган черек бәрәңгеләрне җыеп, шулардай коймак пешерү, кырда көздән коелып калган ашлык бөртекләрен җыеп, он тарттыру дисеңме. Шул оннан ипи пешереп агулану очраклары да күп булды. Алабутадан пәрәмәч пешерү, чөгендер, бәрәңге үсә башлагач, яфракларын салып тозсыз аш пешерүләр (кибетләрдә тоз булмый иде) әле дә хәтеремдә уелып калган.

Балтырганнан пешергән аш күпләрне ачлыктан коткарып калгандыр, дип уйлыйм. Урманда җир җиләге өлгерү чын бәйрәмгә әйләнә иде.

Елның-елында уңыш бик түбән булып, дәүләт заданиеләрен үтәгәннән соң, колхозчыларга бүлеп бирергә ашлык бик аз кала, бер трудоденьга (бездә аны татарчалатып труддин дип йөртәләр иде) 100-200 граммнар тидеме икән? Шул ашлык белән ел әйләнәсендә ничек яшәгәннәрдер инде? Тегермәннән тартырып кайткан он яңа уңышка кадәр җитмәгән, әлбәттә. Күпләрнең умачка салырга да оны булмаган, ә ипи турында сөйлисе дә юк. Ә район кибетләрендә ипине 49нчы елда гына сата башладылар. Анда да зур чират булып, күпләрнең ипилек акчалары юк иде шул. Сыерның сөте-мае налог түләргә китә. Ә халыкның үзенә ашарга калмый диярлек. Ә бераз гына ит, май, каймак саткан акчага заем китереп салалар.

Тормыш авырлыклары ул елларда күбрәк хатын-кызлар, үсмерләр, бала-чага иң башына төште, әлбәттә. Малайлар атка да иртә атланалар, җигәргә дә иртә өйрәнәләр иде. Печән чабучыларга ат белән мичкәдә су, кырдан ындырга көлтә ташу, ашлык суктыргычтан чыккан саламны сыдыртырып тору кебек эшләрнең барсын да без, малайлар, башкарып килдек. Мин, мәсәлән, җәйге каникуллар вакытында ял иткәнемне хәтерләмим. Соңрак, 9 классны тәмамлагач, бригадада хисапчы булып эшләвем истә калган. Минем вазифама колхозчылар башкарган эшләрнең күләмен үлчәп чыгу (искиткеч зур эш, халыкка трудодень язу, кич белән атка атланып, күрше Дәүләткол авылына сводка илтү (ул вакытта ике авылга уртак бер хуҗалык иде) йөкләнгән. Беренче эш көнемдә көнозын кырда йөреп, башыма кызу тиеп, нык чирләгәнемне хәтерлим. Ә август азагында, укырга вакыт җиткәч, эшемдә мине алыштырырга кеше табылмаганлыктан, гаҗиз булулар онытылмый.

Безнең Йолдыз авылында бер йөк машинасы (полуторка) булуы, хәтта шуның борт номеры да истә калган -ВЛ-16-36. Яз килгәч, аны ремонтлаулар, үгезләр җигеп, зират тавына сөйрәп менүләр, аннан төшкәндә двигателен кабызулар, аннан бөтен бала-чаганы кузовка утыртып, урам әйләндерүләр -болар барысы да безнең балалар хәтерендә уелып калган хәлләр.

Сугыш башлангач, безнең колхозда бригадир булып минем алтмыш яшьлек Хәйретдин әтием эшләде. Аның, кешедән сүз фәлән булмасын дип, башта үз балаларын эшкә куа торган гадәте бар иде. Ә инде Мисбах абзый Бәдерт-динов фронттан кайткач, аны алыштырды. Халыкны эшкә дәшкәндә әйтелә торган аның бер «канатлы» сүзе истә калган: «Ничего, брат, рәтләнмәсме әле», -дия иде ул.

Сугыштан соң иген басуларында беренче комбайннар күренә башлады. Күпләрне кырда батып җәфалаган тәгәрмәчле ЧТЗ һәм ХТЗ тракторларын гусеницалы НАТИ тракторлары алыштыргач, колхоз эшләре бераз җиңеләя төште кебек.

Сугыш вакытындагы, аннан соң булган авырлыкларны иске алып, ул вакытта яшәгән авылдашларымның чыдамлыгына хәйран калам. Бүгенге көндә исен булганнарына иң яхшы теләкләр генә телисем килә.

- Рәшит абый, сез тальян гармунында яхшы итеп уйныйсыз икән. Шул турыда бераз сөйләп китегез әле.

- Гармунда уйнарга мин бик иртө өйрәндем. Гомумән алганда, безнең гаиләдәге ир-атларның (етей, Әсгать (Мох-тасаров) һем Заһит абыйлар, Сахап җизни (Хәйбрахманов) – барысы да гармунчылар иделәр. Хатын-кызлар (Әкълимә һәм Нәгыймә апайлар) бик матур итеп җырлый торган иде. Тик мин аларның гармунда уйнаганнарын ишетә алмадым диярлек (әтәй карт иде, абый белән җизни башта армиядә, аннары сугышта булдылар). Бу яктан мине урманчы Инсаф абзый нык кызыксындыргандыр, дип уйлыйм. Сирәк булса да кардоннан килеп, җәйге матур кичләрдә ул урам буйлап гармунда уйнап уза иде. Мин, яшь бала, аны сокланып тыңлап кала идем.

Ул елларда радиосы да булмаган, ә телевизор турында сөйләп тә торасы юк. Патефонны да сугыштан соң гына күрдек (акча булмагач, аны сирәк кеше генә сатып ала иде шул). Шуның өчен тальянка авылда бердәнбер уен коралы булды. Аннан башка бер генә бәйрәм дә үткәрелмәгәндер. Күпчелек ир-атлар сугышта булу сәбәпле, авылыбызда гармунда уйнаучы бер мин генә калдым. Миңа авылдашларымның тормышына ямь кертү бурычы куелган диярсең. Өмәләр үткәргәндә печән чабучыларның күңелен күтәрер өчен колхоз рәисе мине дәшә иде.

17 яшемдә авылдан китеп, шәһәрдә институтта укый башлагач, тальянкамны ташлап, баянда уйнарга өйрәнергә булдым. Ноталар белән танышуым да нәкъ шул вакытка туры килде.

Укуымны тәмамлап, эшли башлагач, беренче хезмәт хакыма баян сатып алдым. Тик акча җитешеп бетмәүдәндер, аңардан тиз аерылдым, тальянкам да юк иде инде. Елына бер тапкыр туган якларга ялга кайткач кына ун көнләп чамасы гармунымны кулыма ала идем. Туган илемә, туган авылыма, туган йортыма, газиз әнкәем янына кайту, туганнар белән очрашу минем өчен зур бер бәйрәмгә әйләнә торган иде. Яхшы гына эшләп торганда мөмкинлекләр дә булгандыр. Тик мин туган ягыма кайтуны диңгез ярларында ял итүдән өстенрәк күрдем. Хәзер ул елларны искә төшергәндә, үземне бигрәк тә бәхетле кеше итеп сизәм.

Шулай да бу бәхетнең бер күңелсез ягы бар иде. Киткән чакта, автобуска чыкканда, озатучылардан бераз арттарак калып, әнкәемнән аерылуымнан борчылып, елап бара идем. Актык елларда авырсынып, ул минем янга Киевкә кыш чыгарга килми башлаган иде инде.

1994 елда Киевтә татар җәмгыяте әгъзалары белән танышкач, туган якларга кайтканда балачактан бергә йөргән Зәкия Башаровадан үземә тагын бер тальян гармуны сатып алдым. Ярмәкнең атаклы Гали Гөрөев ясаган тальянкалары-ның берсе иде ул. Миңа хәтле бу гармунда аның ире, бик оста гармунчы

Җәгъфәр абый Башаров уйнаган. Шулай итеп, мин яңадан тальянкалы булдым һәм Киевтә татар җәмгыяте уздырган чараларда катнаша башладым.

Соңгы елларда Камышлы районында атаклы гармун ясау остасы Гали Гәрәевне искә алып, «Уйнагыз, Гали гармуннары!» дигән бәйрәмнәр үткәрелә башлаган. Мин моны бик тә дөрес гамәл дип саныйм, һәм бу чараны оештыручылар зур рәхмәткә лаеклылар. Бернәрсә өчен гене үкенәм: Нәгыймә апам Иске Ярмәктә яшәгәндә, ни өчен шул олуг оста белән танышмаганмын икән. Апай сөйләве буенча, ул бик тә ягымлы һәм зыялы кеше булган. Гармунда үзе дә бик яхшы уйный иде, диләр.

Исен чагында Камышлының оста гармунчысы Наил Сафин белән дө очрашып булмады. Бүген кич очрашырбыз дип сөйләшкәнчә килеп чыкмады: минем икенче елда кайтуга калдырдык. Ә аннан соң булды инде.

- «Авылдан киткәч» дип әйтеп куйдыгыз. Шул турыда да сөйләп китегез әле. Ничек Украинага, Киевкә барып эләктегез?

- Сөйләсәң, сүзләр күп инде ул. Кыскасы, шулай. 1951 елда Камышлы урта мәктәбен тәмамлагач, мин Куйбы-шевка төзү институтына укырга кердем. Ул вакытта аның исеме Гидротехнический институт итеп үзгәртелгән иде. (1953 елда кабат иске исемен кайтардылар).

1956 елда шул институтның гидротехника факультетын кызыл диплом белән тәмамлагач, мине Сталинградка гидростанция төзелешенә җибәрделәр, һәм шунда 1961 елга төзелеш тәмамланганга кадәр эшләргә насыйп булды. Ә инде аннан соң гыйльми эшкә күчеп, Мәскәүнең «Гидропроект» системасында Волжск шәһәрендә эшли башладым. Тора-бара вакытлыча гына дип Киев гидростанциясенә җибәрделәр, 1963 елда гаиләбезгә фатир бирелеп, Киев янындагы Вышгород шәһәренә урнаштык, ә инде 1974 елдан бирле Киевнең үзендә яшибез.

- Сине һәм, гомумән, татарларны Украина, Киев ничек каршы алды?

- Миңа һәм минем кебек Киевкә урнашкан татарлар өчен Украина икенче илебезгә – Ватаныбызга әйләнде дияр идем. Без үзебезне тулы һәм тигез хокуклы Украина халкы дип саныйбыз һәм монда бернинди уңайсызлыклар да сизмибез. Мәсәлән, үзем турында әйтсәм, биредә аспирантура тәмамлап, 1972 елда диссертация якладым һәм техник фәннәр кандидаты исеменә лаек булдым. Аннан соң Киевтә 19 ел дәвамында гыйльми лаборатория белән җитәкчелек иттем.

Бүгенге көндә дә Киевнең бер гыйльми институтында эшлим.

- Киев татарларының мәдәни тормышы турында нәрсәләр әйтә аласыз?

- Татарларның бүгенге мәдәни тормышы бөтен Украина татар культурасы үзәгенә бәйләнгән. Аның президенты Кәнәфия Хөснетдинов – зур энергияле, бик тә белемле кеше (фәннәр кандидаты, Украинаның атказанган мәдәният хезмәткәре). Кыска гына вакыт эчендә татар культурасы үзәге бик тә мәртәбәле иҗтимагый оешмага әйләнде, аның эшләгән эшләре елдан-ел киңәя бара. Менә инде өченче тапкыр «Киев санду-гачы-2006» дип аталган халыкара төрки-

татар бәйге-фестивале үткәрелде. Анда Украинаның күп шәһәрләреннән, Казаннан, Мөскәүдөн, Яр Чаллыдан килгән күп сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар катнаштылар.

Үзәк каршында уңышлы гына Якшәмбе мәктәбе, югары профессиональ дәрәҗәле Әлфия Шевченко, Римма Сәйфетдинова, Дулкын Җәгъфәров җитәкчелегендә төрле үзешчән сәнгать түгәрәкләре эшләп килә. Биредә дини бәйрәмнәр<ә багышланган кичәләр, күренекле татар шагыйрьләрен, язучыларын һәм башка тарихи шәхесләрне искә алу чаралары үткәрелә. Даими рәвештә «Дуслык» журналы нәшер ителеп, аның битләрендә татар тормышындагы төрле мәсьәләләр киң яктыртыла.

Тик биредә яшәүче татар диаспорасы турында уйланганда, бераз күңелсезләндерә торган яклары да искә төшә. Берәү әйткән ди бит: «Шулаен шулай да, әгәр эшләр барып чыкса уңайга», дип. Белмим, Татарстанның үзендә ничектер, ә безнең Украина якларында татар халкының саны елдан-ел кимегәннән-кими бара. Ә алар-ның татар дигәннәре дә яхшылап татарча сөйләшә белми бит әле.

Үткән елда Самараның «Азан» газетасында сәяси фәннәр докторы Наталья Мөхеммәтшинаның язган язмасында 2002 елгы Бетенроссия халык санын алу мәгълүматларын 1982 елгы мәгълүматлар белән чагыштырганда Самара өлкәсендә яшәүче татарларның туган телләрен белү дәрәҗәсе 22,6 процентка кимүе турында әйтелгән иде. Алга таба да эшләр шулай барса, үз телебездә сөйләшүчеләр берничә дистә елдан бөтенләй бетмәсме икән? Юкка гына «Тел булмаса – милләт тә булмаячак», дип әйтмөгәннөрдер борынгылар.

Бу хакта безнең барыбызга да яхшылап уйланырга кирәктер.

- Авылдашларыгыздан кемнәрне күбрәк исегезгә төшерәсез?

- Таралганчыга кадәр Йолдыз авылы бер тату гаилә  булып яшәде. Уйлагаңда, авылдашларымның барсы да искә төшә, очрашсам, якын туганнар белән очрашкандай булып китәм. Шулай да йөрәгемдә тирән эз калдырган авылдашларым бар. Мәсәлән, Гакыйф Абдуллов. Ул бик матур җырлый торган иде. Клубтан чыккач, без һәрвакыт аның белән урам буйлап җырлап кайта идек. Төнге авылда гармун һәм җыр тавышы искиткеч матур яңгырый бит ул.

Зәкия Башарова белән без урам аркылы күршеләр булып, гел аралашып үстек. Тик менә Йолдызда яшәгәндә Зәкиянең җырлавын бер дә хәтерләмим. Ә соңрак, Камышлыга күчкәч, ул чын җыр остасына әйләнеп киткән. 1994 елда бер концертта аның җырлавын ишетергә насыйп булды, чын ләззәт алып, тыңлап утыруым хәтеремдә калган.

Гел белемгә тартылган Шәйхулла абый Фәрхетдинов (фамилиясе бәлки бүтәнчәрәктер) мин бригада хисапчысы булып эшлегендә колхозда бухгалтер иде. Аның белән бергә эшләү күңелдә зур истәлек булып саклана.

Дәүләткол малае Галимҗан Галимуллин (мәрхүм икән инде) белән 1951 елда күмер төягән йөк машинасының әрҗәсенә утырып, Куйбышевка институтка имтиханнар бирергә китүебез дә һаман истә. Башта Богырысланга, аннан Похви-стневога бардык. Аннары беренче мәртәбә поездга утырып – Куйбышевка. Бүгенге тигез асфальт юллар ул вакытта юк иде шул.

- Туган Самара якларында яшәүче якыннарыгыздан кемнәр белән аралашып торасыз?

- Туганнарымнан һәм якыннарымнан өлкән Әкълимә апам белән Сахаб җизни бүгенге көндә Камышлыда яшәп яталар. Кләүле станциясендә мәрхүм Заһит абыйның хәләл җефете Әфидә апа кызы белән бергә тора. Алар бөтен гомерләрен авыл мәктәпләрендә -башта Йолдызда, аннан Дәүләтколда укытучы булып эшләп, лаеклы ялга чыктылар. Тик сугыштан күп орденнар һәм медальләр алып кайткан Заһит абый гына озын гомерле булмады. Безнең гаиләбез бөтен туганнар белән гел яхшы мөнәсәбәттә булып, әле хәзер дә еш аралашып, күрешә алмасак, телефоннан булса да хәл-әхвәл белешеп, мәрхүм абыйларыбыз, апабыз һәм Гали жизнәбезне (алар да Хөйбрахмановлар) искә алып, рухларына догалар кылып, кылдырып, исәннәребезнең якты дөньяда әле дә булуларына куанып яшибез.

Олы Әкълимә апабыз Сахаб җизнә-без белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Аларның берсе Ульянда (Халит – запастагы подполковник), икенчесе Яр Чаллыда (Мидхәт) яши. Вакытсыз дөньядан киткән Минсылу исемле кызлары ире Минсәгыйть Лотфуллин белән бергәләп шулай ук хезмәт сөючән, тырыш, акыллы өч кыз үстерделәр. Алсу хәзер Яр Чаллыда, Зөлия белән Гөлия Камышлыда үз гаиләләре белән яшәп яталар. Мин алар белән дә аралашудан үземдә зур канәгатьләнү хисен тоям.

Мөмкинлек булганда, ике туган энеләребез һәм сеңелләребез белән дә күрешеп торабыз. Бигрәк тә Зәйнәп апаның Камышлыда яшәүче улы Марат Ка-юмов, Фатыйма апаның Самарада яшәүче улы Азат Надиров белән очрашулар еш булгалый. Азат турында аерым әйтеп үтәсем килә. Ул бик тә зыялы кеше, Ходайның үзеннән килгән чын рәссам. Озак еллар Самара өлкә «Туган тел» татар җәмгыятен җитәкләде, бүген дә җәмәгать эшләре уртасында кайнап яши.

Форсаттан файдаланып, мәрхүм Әсгать абыйның улы бүген Красная Глин-ка бистәсендә гомер итүче Рашат Мох-тәсәровка, миңа иң кыен вакытларда, Камышлыда озак авырып яткан Нәгыймә апаны караганда, риясыз ярдәм кулын сузуы өчен, олуг рәхмәтемне белдерәсем килә.

 -   Сезнең гаиләгездә үзегезнең балаларыгыз, оныкларыгыз бармы? Хатыныгыз кем?

- Мин 1959 елда Заһит абыемның хатыны Әфидә апаның сеңлесе Га-кибәгә өйләнгән идем. Тиздән алтын туебыз да җитә инде. Ул да югары белемле белгеч буларак, пенсиягә чыкканчы Украинаның фәннәр академиясе системасында бер фәнни-тикшеренү институтында бактериолог булып озак еллар хезмәт итте. Бергәләп бер ул һәм бер кыз үстердек. Улым – Омскида педагогия университеты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты. Кызыбыз – архитектура буенча югары белемле белгеч, бүген Киевтә яши. Биш оныгыбыз бар.

Менә шулай туган якларыбызны, туган авылыбызны, туганнарыбызны, якыннарыбызны сагынып-саргаеп чит илләрдә яшәп ятабыз бүген. Тик кайда гына яшәсәк тә, үзебезнең татарлыгыбызны, татар телебезне онытмыйбыз. Туган ягыбыз, безнең мәңге сүнмәс Йолдызыбыз бергә яшәргә көч өстәп тора сыман.

Әңгәмәдәш -Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

«Бердәмлек» газетасы.

2007 ел.

Фикер калдыру