Шамил Закиров вафат

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Соболезнования, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

“Матбугат.ру” сайтыннан килеп ирешкән хәбәр буенча, кичә кич Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закиров арабыздан вакытсыз китеп барган.

15 мартта аңа нибары 67 яшь кенә тулырга тиеш иде. Татар театры, татар халкы бүген нинди зур югалту кичергәнен бер мизгелдә генә аңлавы кыен…

Самара татарлары исеменнән Шамил Зиннуровичның туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгыларын уртаклашам… Мәрхүмнең урыны җәннәттә, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!

Самара региональ “Дуслык”  иҗади иҗтимагый оешмасы

Президенты Ф.Б.КАНЮКАЕВ.

Фикер калдыру