Шәмсекамал әбигә – 99 яшь!

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

 

Балыклы – чишмәләр авылы. Изгеләр тавындагы чишмә суында  көмеш һәм тәнгә сихәтлек бирә торган башка файдалы нәрсәләрнең күплеге турында фәнни тикшерүләр сөйли. Бу чишмә янында әбиләр Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорап, намазлар укыганнар. Балыклыда көмеш сулары эчеп үскән халык яши. Аларның  иң олысы  булган Шәсекамал әбигә -  99 яшь!

Аның әнисе – Шәмсафа әби туксаннан узып яшәде. Ә сеңелесе Шәмсекамәр әби – туксан дүрттән узып,  исән–сау Яр Чаллы шәһәрендә яши.

Аларның исемнәрендә – серлелек, ә карашларында кояш яктысын күрәсең. Шәмсафа – кояштай якты йөзле, саф күңелле мәгънәсендә.

Шәмсекамал -  камиллек кояшы,  ә Шәмсекамәр – ай һәм кояш кебек йөзле дигәнне аңлата.

Шәмсекамал әби үз гомеренә киң күңелле, ачык йөзле, уңган һәм ярдәмчел була белде. Ул хатын–кыз эшен дә, ирләр эшен дә һәрвакыт җиренә җиткереп эшләргә күнеккән. Үгез җигеп, сабан да сөргән, кулына балта тотып, бура бураган, өй дә салган. Ул әле туксаннан узгач та, бакча чәчеп, маллар тотып яшәде. Шәмсекамал әби җиде бала тәрбияләп үстергән. Ул әле дә үз акылында, үз аякларында йөри.

Аның әбисен дә халык, хөрмәт итеп, “мулла әби”, дип атаганнар. Ул мулла кызы булган һәм  үз гомеренә халыкка гыйлем,  үгет–нәсыйхәт биреп яшәгән.

Балыклы – ул Камышлы төбәгендәге иң борынгы авыл. Биредә элгәредән мәчет булган. Камышлы, Ярмәк һәм башка авыллардан  килеп, җомга намазлары укыганнар. Балыклы табигате әйтеп бетергесез матур. Шуңа күрә халкы җыр–моңга бай. Биредәге татарлык рухын Шәмсекамал әби яшәгән заман кешеләре һәм борынгы әби–бабалары саклап килгәннәр. Аны аяклы тарих, дип атарга була. Ниләр генә күрмәгән ул үз гомеренә һәм ниләр кичермәгән!

 Киләчәктә дә аңа исәнлек һәм бәхетле гомер телибез.

 

Фәрид Шириязданов

tatarlarsamara.org

 

Фикер калдыру