Денис авылында Сабан туе гөрләде

Иртәгә авылыбызда Сабантуе була, дигән көнне һава торышы кискен генә үзгәреп китте, кояш болытлар арасына кереп качты, яңгыр җиле исә башлады. Ә иртәгесен, яңгыр явып торуга карамастан, кайберәүләр җәяү, кайберәүләр машиналарга утырып, Сабан туе булачак мәйданга ашыктылар. Шушы төркемгә Татар Әбдекие, Карабикол һәм башка тирә-юнь авыллардан килүчеләр дә кушылды.

Озак та үтмәде, авыл мәчете имамы Җәгъфәр хәзрәт Хәлимов сабый бала чактан ук калебебезгә сеңеп, ишетеп үскән, йөрәгебезгә якын булган “Коръән” аятьләре белән Сабан туе мәҗлесен башлап та җибәрде. Шенталы муниципаль районы хакимияте башлыгы Анатолий Кириллов белән Денис авылы җирлеге җитәкчесе Әлфәт Җалаковның уңышлы, бәрәкәтле ел теләп, бәйрәм белән котлаулары да бәйрәмне тагын да тулыландыра төште.

Авылыбыз аксакалы Минһан ага Хәкимов сәхнәгә күтәрелеп, Җәгъфәр хәзрәт Хәлимовка кешеләргә киңәш бирүче, тыйганнардан тыелып, Ислам динебез кушканнарны үтәп, әхлакый тәрбия бирү турында язылган “Исламда мөһим мәсьәләләр” дип аталган китапны бүләк итте.

Карабиколны саклап калу юлы бармы?

Соңгы вакытларда гел яңгырлар явып тору сәбәпле, бу көнне Шенталы районындагы Карабикол авылы комбайнчылары басуга чыга алмасалар да, барысы да үз эш урыннарында иде. Аларның кайсысы комбайнын ремонтлый, кайсысы башка эшләр белән шөгыльләнә.

Хуҗалык җитәкчесе Фәнил Дамир улы Явбасаров каядыр ашыга иде, мине агроном  Мансур Мохтар улы Хәйруллин карамагына тапшырды да үзе китеп барды.

- 3250 гектар мәйданда бөр­текле һәм терлек азыгы культуралары чәчеп үс­тердек. Быел игенче өчен  ел уртача гына булды. Көзге бодай гектарыннан 18,1 центнер уңыш бирде. Кыр эшләрендә хәзерге вакытта 15 механизатор катнаша. Күпчелеге безгә күрше авыллардан килеп эшли. Язгы чәчү өстендә – 20шәр, ә урып-җыюда 35шәр, 40ар мең сум хезмәт хакы алучылар да бар, – дип сөйләде кыр эшләре турында агроном Мансур Хәйруллин. Шундыйлардан механизатор Нәкыйф абый Мәхмүтовны атарга була.

Батырларны барлар чак

Сугыш вакытларында Куйбышев шәһәре икенче башкала булса, Куйбышев өлкәсе ышанычлы тыл иде. Моны Шенталы районы үрнәгендә генә дә күзалларга мөмкин. Яшүсмер балалар сугышка киткән әтиләре, абыйлары урынына алмашка басып, колхоз кырларында, фермаларда эшләделәр. Кышкы озын төннәрдә кызлар һәм әбиләр фронтка оекбашлар, бияләйләр бәйләделәр, мәктәпләрдә, авыл советларында сугыш ко­рал­­лары ясау өчен акча җыю оеш­тырылды. Укытучыларның айлык хезмәт хакларын фронтка күчергән очраклар да күп булды.

Шушы вакытта Шенталыга да, районның башка авылларына да, шул исәптән Денискә дә, Белоруссиянең Гомель өлкәсеннән эвакуация буенча байтак кына кеше килеп урнаша. Авыл Советы депутатлары аларны җылы каршы алып, көнкүреш өчен яраклы шартлар булдырырга тырышалар.

Бер рәхмәт мең бәладән коткара

Шенталы районының Денис авылында яшәүче Рәсхәт Әсгәть улы Хисмәтуллин мак­тау­га мохтаҗ түгел. Ул сайлап алган һөнәрнең кирәклеге, аның эшне оста итеп башкаруы, шулай ук авылдашларның үтенече кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Рәсхәтнең ничек итеп эре­теп-ябыштыручы һөнәрен сайлавы турында сөйли баш­ласаң, сүз озынга китә. Ул бит әтисе белән колхоз кырларына, әнисе Мәсгудәгә ияреп, сыер фермасына йөреп, авыл тормышының мәшәкатен күреп, авыр тормышка ияләшеп, чыныгып үскән малай.

Ул бөтен гомерен мәктәпкә багышлады

Самара төбәге татарларының күренекле шәхесләренең берсе – бөтен гомерен милли мәктәпкә, туган телебезне саклауга
багышлаган, күп еллар “Бердәмлек” газетасының хәбәрчесе булып эшләгән Минзакир Шакир улы Нуретдиновка 20 июньдә 85 яшь тулды.

Алар күңелендә һәрчак яз…

Адәм баласының тормышында бер-бер үзгәреш килеп чыга икән, аның язмышы башка төрле юнәлеш тә алырга бик мөмкин. Шенталы районының Денис авылында яшәүче Расих Хәниф улы НУРЕТДИНОВ белән нәкъ шулай булган да.

Авылда иң кызу эш вакыты саналган печән өсте җиткәч, көннәрнең берсендә Расих әфәнде бөтен гаиләсе белән урманга печән хәзерләргә китеп бара. Көне буе янып-көеп, арып-талып печән чабалар, аны киптереп, чүмәләләргә өяләр. Кояш кичкә таба авышкач кына гаилә кайтыр юлга чыга. Тик алар алда үзләрен ни көтәсен белми әле. Ни кызганыч! Аларны моңа кадәр гөрләп яшәгән матур йортлары урынында янгында күмерләнеп,  кара көйгән баганалар гына каршы ала.

Әткәемә

86 яшендә вафат булган әтием – сугыш һәм хезмәт ветераны Әнәс Гакыйф улы НУРЕТДИНОВНЫҢ якты истәлегенә багышлыйм.

Арабыздан әткәй китеп барды,

Кирәк иде әле яшәргә.

Маяк булып гомер юлыбызда

Үрнәк булып безгә - яшьләргә.

Бүләккә – чигүле сөлге

 Шенталы районының Денис авылында Сабан туе гөрләде. Мөхтәрәм кунакларның – район башлыгы Анатолий Ки­рилловның, күрше “Карабикол” җәмгыяте җитәкчесе Рәф­­­кать Гарифовның, Денис авы­­лы башлыгы Әл­фәт Җа­ла­ковның котлау сүз­лә­рен­нән соң, мәйданда авыл үзеш­чән­нәренең җыр-моңнары дул­кынында тибрәнеп, төрле бәй­геләр, уеннар башланып китте.

Милли көрәштә авыл егет­ләре арасында бил алышырга теләүчеләр табылмады. Чит­тән килүчеләрдән Татарстан егетләре Фәнил Минһаҗев абсолют батыр исемен яулады, ә Рамил Бәдретдинов икенче урынны алды. Шулай итеп чигүле сөлге дә, сарык тәкәсе һәм башка призлар да авылыбыздан китеп барды.

Денис – Денислам ул

Хәер, берәүнең чын күңелдән ышанып бу авылны Арча ягында дип уйлап йөргәне дә хәтердә әле.

Әбдеки, Карабиккол, Денис – бу авыллар Татарстаннан читтә булса да, татар рухын ныгытып саклаган авыллар рәтенә беренчеләрдән булып язылырга хаклы. Хәзер дә зур шәһәрләр көнләшерлек сабантуйлары уздыручы хөкүмәт үз уллары белән горурланырлык бу авыллар Самара өлкәсенең Шенталы районына керә. Чирмешән район үзәгеннән 30-40 чакрымнарда гына урнашкан алар. Күптән түгел шул авылларның берсенә – Дениска барып чыгарга да туры килде.

100 еллык мәчет тарихы

Бүгенге көндә Денис авылында, Аллаһыга шөкер, ике мәчет гөрләп эшләп тора. Көндә анарның манараларыннан яңгыраган моңлы азан тавышы, «Намазга ашыгыгыз», «Мәңгелек газаптан котылыгыз», дип һәрберебезнең исенә төшереп тора сыман. Яңа мәчет бинасы 1994 елда төзелгән булса, тиздән искесенә 100 ел тулачак инде.

Изге чишмә хикмәте

Авылга җитәрәк берничә чакрым калгач, юл буенда чардуган белән әйләндереп алынган бер каберлек бар. Аның кырыенда янәшә ике зифа каен үсеп утыра. Алар бар җиһанга ниндидер сер сөйләргә теләгән кебек әкрен генә җилдә чайкалалар… Бу урында кайчандыр түгәрәк күл булган.