Шәрәфетдиновлар – спорт гаиләсе

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Самараның Управленческий бистәсендә Самара өлкәсенең авыл районнары арасында “Әти, әни һәм мин – спорт гаиләсе” ярышлары уздырылды. Бу бик матур һәм массакүләм спорт чарасы – регионда үткәрелә торган иң матур чараларның берседер, мөгаен.

Камышлы районының спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге бу ярышта катнашу өчен Балыклы авылында яшәүче Резедә һәм Раил Шәрәфетдиновлар гаиләсен сайлап алган.

Гаилә командалары спортның бөтен төрләрендә дә бер-берсенә ярдәмләшеп ярышырга һәм  күмәк бер көч булуларын күрсәтергә тиешләр иде. Шәрәфетдиновлар гаиләсе бөтен ярышларны да уңышлы үтте. Мәсәлән, теннис буенча – өченче, дартс буенча – дүртенче, шашка һәм җиңел атлетикада икенче урынны алдылар. Шулай итеп, команда зачеты буенча Шәрәфетдиновлар икенче урынга чыкты һәм авылга көмеш медаль, кубок, диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алып кайттылар. Ә Камышлы районының спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Марат Шәвәлиев аларны бөтен халык алдында котлады.

БЕРДӘМЛЕК

Фикер калдыру