Шифалы яңгырларыңны бир, Ходаем

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Безнең Гали авылында изге Морат бабкай чишмәсе янында корбан чалу мәҗлесе матур гадәткә әверелеп китте. Менә быел да корылык, эсселек сәбәпле, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр сорау ниятеннән биредә корбан чалынды.

Чишмә янына килеп җиткәндә бөтен болынга тәмле ис таратып, казаннарда аш пешә, самавырлар кайнап утыра иде инде. Авылыбызның уңган-булган хатын-кызлары Сания Әмирова, Зәйтүнә Газизуллина, Наташа Вакказова һәм башкалар иртән-иртүк корбан мәҗлесенә әзерләнә башлаганнар. Ә чишмә янында балалар игътибар белән Гомәр хәзрәт Усмановның үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап утыралар.

Мәҗлесне Похвистнево шәһәре мәчете имамы Илнур хәзрәт Гайнетдинов вәгазь сүзләре белән башлап җибәрде. Авыл башлыгы Идрис Муллабаев та авылдашларына мөрәҗәгать итеп, Гали авылының бүгенгесе һәм иртәгәсе турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды.

Район депутаты, тәрбия эшләре буенча авыл мәктәбе мөдире урынбасары Кәүсәрия Шәйхетдинова да мисаллар нигезендә балаларга дини тәрбия бирүнең әһәмияте турында әйтеп үтте. Гомәр хәзрәт Усмановның:

- Бүген кешеләр эш күп булуга сылтап, мәчетләргә йөрмиләр, диннән читтә калалар. Ә үзләренә берәр кайгы килсә, шунда ук Аллаһы Тәгаләне исләренә төшерәләр. Аллаһы йортына җомгада гына түгел, ешрак йөрергә кирәк. Дин кеше күңелендә һәрчак яшәргә тиеш, – дип әйткән сүзләре дә йөрәкләргә үтеп кергәндер, мөгаен..

Аллаһы Тәгаләдән шифалы яңгырлар, дөньяларга тынычлык, иминлек сорап, барыбыз бергә догалар кылдык. Яшел чирәмгә тезелеп басып, намаз укыганнан соң, табын тирәсенә җыелып, корбан ашы авыз иттек, чәйләр эчтек.

Корбанга сарыклар биргән авылдашларыбыз Фидаил Кураев һәм Рамил Мостафинга Аллаһының рәхмәтләре яусын. Изге догаларыбыз кабул булып, Аллаһы Тәгалә үзенең мул яңгырларын, мул уңышларын бирсен иде. Амин.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

“Бердәмлек”.

 

 

Фикер калдыру