Син һаман безгә терәк, әниебез!

КатегорияЕлховский район, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Яраткан газетабыз «Бер­дәмлек» битләрендә басылып чыккан Хәбил Ибраһимовның “Арыш арасыннан йөгерүче бала” хикәясен елап-елап укыганнан соң, язмый кала алмадым. Бу хәл, әлбәттә, тормыштан алынгандыр. Минем әниемнең – Татарстанда туып-үскән, хәзерге вакытта Елховка районының Мулла авылында яшәүче Фәридә Бәхтияр кызы Миңнебаеваның да язмышы нәкъ шундый.

Әнием әле карында чакта әтисе Бәхтиярне сугышка алалар. Ул шул ук елда каты яраланып, һәлак була. Бераздан әнисе үзенең өч баласын ташлап киткән иргә кияүгә чыга. Тәкъдиренә шулай язылган булган, күрәсең. Ул явыз кеше әбиемә көн күрсәтми, хәтта Бәхтияр бабамның сугыштан килгән берничә хатын башта кайчы белән ваклап кисәргә, аннары яндырырга куша. Фә­ридәгә дә бу йортта урын калмый, ул ага-җиңги кулына күчә, бичаракаем. Әниемнең бала­чакта елаган күз яшьләрен җыйсаң, күл түгел, диңгез булыр иде, тормышның бөтен ачысын татып үсә ул.

Әтием Гыйльметдинга ки­яүгә чыгып, Мулла авылына күчеп килгәч тә, нужаны күп күрә ул: таңнан алып төнгә кадәр колхозда эшләгән, безне – биш баласын, тәрбияләгән. Әти белән әнинең хезмәт стажын бергә кушсаң – 90 ел җыела!

Мәрхүм әтиемнең дә (урыны оҗмахта булсын) тормышы җиңел булмаган. Сугыш башланганда аңа барлыгы 11 яшь кенә тулса да, ул шул вакытта эшләгәннәре өчен  “За доблестный труд в 1941 – 1945 годы” медале белән бүләкләнгән булган.

Әниебез – сабыр холыклы, түземле, ярдәмчел кеше. Әле хәзер картайгач та йорт эш­ләрен гел үзе башкара:

- Сезнең бит, бәбкәләрем, һәрберегезнең үз эше, үз йорты бар, ничек инде сезне көтеп торыйм, - ди ул.

Әниемнең туган көненә багышлап бер зур гына шигырь язган идем, шуны “Бердәмлек” укучыларына да тәкъдим итә­сем килә.

Роза ЯХИНА

Мулла авылы, Елховка районы.

“Бердәмлек”.

Син үткән юллар

Мең тугыз йөз кырык бердә

Бабам киткән сугышка,

Әби калган елап, мескен,

Ала алмый сулыш та.

 

Бабам каты яраланып,

Үлгән сугыш кырында.

Белми калган шул, бичара,

Кызы туганлыгын да.

 

Нәнигә кушканнар исем,

Матур итеп – Фәридә.

Бәхетле бул, балам, диеп

Әйтмәгәндер беркем дә.

 

Бер баласын үстерергә,

Әби бик авырсынган.

Тирән уйлап тормый гына,

Кияүгә чыгып куйган.

 

Үксез бала кирәкмени

Үги булган әтигә.

Шулай булгач, Фәридәбез

Күчкән ага-җиңгигә.

 

Тора-торгач әнисенең

Алты баласы туган.

Ярдәменә мохтаҗ булгач,

Зур кызын дәшеп алган.

 

Бакча утап, иске юып,

Йөргән безнең Фәридә.

Аш ашаган качып-посып,

Өйгә дә керми генә.

 

Шулай гомер үтә торгач,

Киткән кызый калага.

Укып аттестат алган ул

Штукатур-малярга.

 

Тәкъдиренең юлы белән,

Килеп чыккан Самарга.

Кунак булып килим диеп,

Кайткан кызчык Муллага.

 

Каршы урман аланына

Чыккан кызлар уенга.

Шулчак ялга – хәл алырга

Бер ир кайткан авылга.

 

Берсен-берсе күргәчтән үк

Гашыйк уты кабынган.

Шул кичне үк мулла килеп

Никах, дога укыган.

 

Кияве Гыйльметдиннең дә

Язмышы ачы булган.

Бер уч арыш урлаганга,

Биш ел утырып чыккан.

 

Ачлык, юклык, авырлыклар –

Бик күп кичергән алар.

Ятим бала түземле ул,

Тик укыган догалар.

Бер-бер артлы бу


яшьләрнең

Биш балалары туган.

Шуларның иң кечесе

Менә инде мин булам.

 

Әнием гомере буе

Колхозга хезмәт итте.

Сыер, бозау, сарык карап,

Саулыгы шунда бетте.

 

Ике мең җиденче елда

Әтием вафат булды.

Әниемнең ялгызына

Инде алты ел тулды.

 

Йөрәгең кара күмердер,

Әнкәем, бәгырькәем.

Шулай булса да


җанымның

Күтәренке күңеле.

 

Инде олыгайсаң да

Син безгә ныклы терәк.

Озак яшә сау-сәламәт,

Син безгә бигрәк кирәк.

 

Әткәй кушканча һәрчак

Сайларбыз без туры юл.

Әнкәй, безгә рәнҗемәче,

Әнкәй, зинһар, бәхил бул!

Фикер калдыру