Синең кебек тагын берәр кеше булыр микән?

КатегорияСоболезнования, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Бөтен гомерен медицина фәненә багышлаган, утыз ел дәвамында Самара медицина институты клиник хастаханәсенең баш табибы булып хезмәт иткән, Россиянең атказанган врачы, Мактаулы профессор исемен йөрткән Әлфия Салих кызы Әхмәтҗанова 92нче яше белән барганда арабыздан китте.

Әлфия апаны искә алганда, ул һәрвакыт мөлаем елмаеп алдыбызга килеп баса. Үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үткән 2011 елның июнендәге кебек ак күлмәк киеп хәтергә кереп калган ул.

Аннан соң да без аны 85, 90 яшь тулу уңаеннан тәбрикләр өчен өенә барган идек. Инде шактый олы яшьтә булуына карамастан, Әлфия апабыз безне гадәттәгечә елмаеп каршы алды, милли эшләр торышы, “Бердәмлек” газетасының хәле турында кызыксынып, сорашып утырган иде. Соңгы вакытларга кадәр телефоннан булса да хәбәрләшеп, хәл-әхвәл белешеп яшәдек.

Туган телебез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебез, динебез югалмасын дип, Самара татарлары зыялыларын бергә җыеп, берничә ел буе өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзасы булып торган иде ул. Шушы дәвердә милләтебезне берләштерү өчен бик күп изге гамәлләр дә башкарып өлгергән иде. Аның кебек милләт өчен янып-көеп, аналарча кайгыртып яшәгән тагын берәр кеше бар микән безнең арада? Киләчәктә булырмы икән?

Без сине мәңгелеккә, соңгы юлга озаттык, Әлфия апабыз. Синең белән хушлашырга балаларың, оныкларың, якыннарың, дусларың, бергә эшләгән хезмәттәшләрең җыелды. Аларның һәркайсы син эшләгән изге эшләрнең беркайчан да онытылмаячагы турында әйтте, җәннәт ачкычлары теләде.

Әлфия Салих кызы Әхмәтҗанованың җәсәде мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин тарафыннан догалар укылып, Самараның Үзәк зиратында, капкадан ерак түгел, әнисе Зөләйха Билал кызы кабере янында җирләнде.

Рәфгать Әһлиуллин.

“Бердәмлек”.

 

 

Фикер калдыру