Татар музыкасы дөньясы зур югалту кичерә. Виртуоз музыкант, атаклы баянчы һәм гармунчы Рөстәм Вәлиев вафат. Әле күптән түгел генә Россиянең атказанган артисты дигән олуг исемгә лаек булган мәшһүр шәхесне кинәт үлем арабыздан алып китте.Самарада туган шат күңелле, юмор хисле якташыбыз бакыйлыкка күчте.
Самара татарлары исеменнән мәрхүмнең туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгыларын уртаклашам…
Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,
Самара региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасы
Президенты Ф.Б.КАНЮКАЕВ
Бу кайгылы хәбәр бик күп интернет сайтлары аша (рус теллеләре дә, татарчалары да) халыкка җиткерелде. 22 январьда озакка сузылган авырудан соң тарихта тирән эз калдырган олуг, мөхтәрәм милләттәшебез, халык ихтирамын һәм хөрмәтен казанган данлыклы шәхес – Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины, профессор, академик, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең почетлы рәисе Азат Гайнулла улы Курчаковның йөрәге тибүдән туктаган.
Хәбәрне ишетүгә йөрәк әллә нишләп куйды. Моңа ничек тә ышанасы килмәде. Әле үткән елның декабрендә без аның белән Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда, ерактан гына булса да, кул болгашкан идек. Бу әтиебез кебек олы абыебызны соңгы күрү булган икән.
Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә. Бүген 77 нче яшендә күренекле татар драматургы, прозаик, публицист, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәренең шәрәфле гражданы Туфан Миңнуллин вафат булды.
Самара татарлары исеменнән мәрхүмнең туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгыларын уртаклашам…
Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,
Самара региональ «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасы
Президенты Ф.Б.КАНЮКАЕВ.
“Матбугат.ру” сайтыннан килеп ирешкән хәбәр буенча, кичә кич Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Шамил Зиннур улы Закиров арабыздан вакытсыз китеп барган.
15 мартта аңа нибары 67 яшь кенә тулырга тиеш иде. Татар театры, татар халкы бүген нинди зур югалту кичергәнен бер мизгелдә генә аңлавы кыен…
Самара татарлары исеменнән Шамил Зиннуровичның туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгыларын уртаклашам… Мәрхүмнең урыны җәннәттә, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!
Самара региональ “Дуслык” иҗади иҗтимагый оешмасы
Президенты Ф.Б.КАНЮКАЕВ.