Соңгы вакытта мөселманнар сафына төрмәдә утырып чыкканнар күп кушыла

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Илдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

– Соңгы вакытта мөселманнар сафына төрмәдә утырып чыкканнар күп кушыла. Шулай дини даирәләр криминаль­ләшә, – дип чаң сугучылар бар. Мәчеткә килмәгез, дип аларга ничек әйтәсең?! Муллаларыбыз, тәүбә ишекләре һәрвакыт ачык, дип сөйли ич. Мондый дәгъваларга нәрсә әйтергә була? – дип “Казан нуры” мәчете имам-хатибы Алмаз хәзрәт Мөхлисовка мөрәҗәгать иттек.

 – Бисмилләһир-рахманир-рә­хим. Ачуына караганда да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киңрәк. Ул – тәүбәләрне кабул итүче, гөнаһ­ларны кичерүче. Ислам динендә һәрбер кешегә форсат бирелгән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүгә һәркемнең өмете бар. Шайтан гына өметсез. “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән өмете­гезне өзмәгез”, – диелгән Коръән­дә. Шуңа күрә өмете бар, дингә килә икән, син тегенди-мондый булгансың дип әйтергә, тыярга безнең хакыбыз юк. Төрмәгә дә, фәкыйрьлеккә дә тарымам дип лаф орма, ди әнә күршеләребез. Кем хәерлерәк икәнен Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Аллам сакласын, бүген төрмәләрдә күпме кеше нахакка утыра. Хаталанып та эләгергә мөмкиннәр. Хатасыз кеше юк. Азгын дусларына ияреп китеп, шикле урыннарга тап булып, төрмәгә ябып куюлары ихтимал.

Дөрес, хәзер төрмәләрдә мә­четләр эшли, дин сабагы бирү­челәр дә бар. Аллаһы Тәгалә һәр­бер кешенең күңеленә иман салган. Шул иман чаткысы кабынып китеп, тормышы турында уйланып кеше үзгәрә: намазлыкка баса, дингә кереп китә, Коръән укый башлый. Төрмәдән чыккач, ул кая килсен? Без аны мәчеткә керт­мәскә тиешме? Билгеле, без алар белән сөйләшергә тиеш. Аларның үз теле, үз психологиясе бар. Без алар күңеленә ачкыч таба бе­лергә тиеш. Әгәр кабул итмәсәк, аларның кабат кырын юлга басуы бар. Дингә кереп, алар җәм­гыя­те­бездә үз урыннарын таба – эшкә урнаша, гаилә кора ала. Шулай гади кешеләр кебек яшәп китә.

Дәгъва белдерергә, кимчелек табарга яратучылар колагына шуны да әйтү кирәк: кеше мәчеткә килмәс, намаз укымас өчен мең төрле сәбәп таба. Кайдадыр муллалар урлый, кайдадыр үзара әрепләшеп ята, сәдака бүлешә алмый; мәчетне элек бандит булып йөргән егетләр басты, элек коммунист булып йөргәннәр дин сабагы бирә… дип йөз төрле сылтау табалар. Алай түгел, җәмәгать. Иң әүвәл Ходай Тәгалә каршында үзебез өчен үзебез җавап би­рәбез. Үзебезне әүлия, изге кеше дип санап йөрибездер бәлкем. Аллаһы Тәгалә каршында кем соң без?! Бәлкем Аның ачуына иреш­терә торган гөнаһыбыз бардыр? Бәлкем без начар дип уйлап йөргән кешенең шундый зур изгелеге бардыр: Ходай Тәгалә аның күп кенә гөнаһларын гафу итәдер.

Хәдисләрдән ишетелгән­чә, кеше гомер буе изгелек кылып, үләр алдыннан кылган ниндидер бер гамәле өчен тәмугка эләгергә мөмкин. Икенче бер кеше, гомер буе гөнаһлы юлда йө­реп тә, үләр алдыннан изге гамәл кылса, Аллаһ Тәгалә аның гөнаһ­ларын гафу итә. Әле бит төрмәгә эләккән пәйгамбәрләр дә бар. Кайбер мөселман галимнәре төр­мәдә үлгән дә. Шуның өчен дә мәчеткә һәркем килә ала. Безнең бурыч – вәгазь, шәхси үрнәк бе­лән аларны тәрбияләү. Бүген белем, мәгълүмат күп, әмма гамәл аз. Күп беләбез, ләкин эшләмибез. Мөселманнар бердәм, башкаларга файда китерүчеләр икәнлеген эштә, гамәлдә күрсәтсәк иде.

– Төрмәдә ислам дине кабул ит­кәннәрнең радикаль дини төр­кемнәргә эләгү куркынычы зуррак, дип исәпли кайбе­рәү­ләр.

– Ни кызганыч, андый ихтималлык та бар. Төрмәдә алар бик­ләнеп, йомылып яши. Анда бик күп китап укырга мөмкин. Дө­рестән дә, анда булган кешенең холкы бераз катырак була. Шуңа күрә төрмәдән чыгучыларны без акрынлап бу тормышка җайлаш­тырырга, күнектерергә тиеш. Сер түгел, элегрәк төрмәләргә йөреп дин сабагы бирүчеләр арасында кискен фикерләүчеләр дә очраштыргалады. Хәзер андыйлар юк дип беләм. Әнә чит илдә озаклап белем алган, мөселманнар арасында гына яшәгән егетләрнең байтагы монда кайткач югалып кала. Кемдер аз гына радикаль­ләшә, кемдер бөтенләй бозылып китә. Шуның өчен әкрен генә бу мохиткә яраклашырга кирәк.

Галәмнән төшкәннәр дә тиз генә йөреп китә алмый бит. Без, имамнар, аларга акрын гына аңлатырга тиеш. Кискен юлга кереп кит­кәннәр гадәттә үзләрен кыерсытылган, мәхрүм ителгән кебек хис итә. Нәрсәгәдер дөньяга үпкәсе бар. Ата-аналар балаларына игътибарлы булсын, сабый чактан күңелләрдә ачу-нәфрәт җыелма­сын иде. Кеше үзен “таба алмыйча” йөдәп йөрергә, кыек юлга басарга мөмкин. Исламда бөтен кешегә без рәхимле, мәрхәмәтле булырга, динебезне башкаларга матур итеп күрсәтә белергә тиеш. Гомумән, кискен адымнар ясамасын өчен, кеше мәдрәсәләргә барып белем алырга, динне өйрә­нергә бурычлы. Югыйсә кайбе­рәү­ләр урамда малайлардан ишет­кән фикерләр белән йөри. Мәдрәсәләрдә дөрес укытмыйлар, анда дәүләткә бирелгәннәр, дигән имеш-мимешләргә ышанып, ялгышучылар бар. Һич тә алай түгел, уку йортында белем алырга кирәк. Сабак тыңлаган кеше үзгәрә.

– Зур җинаять кылганы өчен утырып чыгып та, дингә тирән кереп киттем дип уйлап, имам булып эшләргә теләү­че­ләр дә бар. Гадәттә андыйларда оештыру, башкаларны ияр­тә алу сәләте сизелеп, күренеп тора.

– Билгеле, без төрмәдән чыккан кешеләргә каршы түгел. Әм­ма имам дигән кеше бераз башка төрлерәк булырга тиештер. Аб­руйлы, белемле булу өстенә, ул тормышта үрнәк алырлык кеше дә булсын инде. Андый кешеләр, үзләре аңлап, имам булырга омтылмасын иде. Әйбәт мөселман булсын, тырышсын. Имам булу дәрәҗә генә түгел бит, җавап­лылыгы да зур. Элек шундый кеше иде, менә хәзер имам булды, дип әйтергә мөмкин бит әле башкалар. Билгеле, мин – югалып калган, беткән кеше, дип андыйлар кимсенергә, хурланмаска тиеш. Шул ук вакытта имам булган кешенең башкаларга өлге, үрнәк булырга тиешлеген дә онытмаска кирәк. Имам сайлаганда кан­ди­датларның белеме, тышкы кыя­фәте тигез тоелса, әхлагы, үткәне-бүгенгесе тел-теш тидерерлек булмаганына өстенлек бирелә.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 110 | 31.07.2015

Фикер калдыру