Сугыш чоры балалары…

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Сугыш башланган көн ун яшьлек бала күңелендә бик яхшы уелып калган. Ул көнне без әнием Зәйнәп белән икәү Иске Ярмәктән Камышлы Сабан туена киттек. Бәйрәм мәйданында кеше күп иде: матур итеп киенгән яшьләр, апа-абыйлар төркем-төркем йө­риләр, көләләр, шаяралар, төрле яктан гармун тавышлары ишетелә. Без әни белән озак кына көрәш карап торганнан соң, чабыш атлары киләчәк урынга юнәлдек. Барып кына җиттек, багана башындагы радио-рупордан диктор үзәк өзгеч тавыш белән Герман илбасарларының Советлар Сою­зы чиген бозып керүләре, шәһәрләребезне бомбага тотулары турында хәбәр итте. Бер мизгелдә дөньяның асты-өскә әйләнде, ахырзаман җиттемени: халык кайсы-кая йөгерә, кычкыра, елый… Ирләр турыга  хәрби комиссариатка юнәлделәр. Без дә әни белән шунда киттек. Анда инде безнең күршеләребез – Рәхмәтулла, Кыям, Исмәгыйль, Галиулла абыйлар килгән иде. Ә безнең әти юк. Шулай булгач, өйгә кайтып киттек.

Әтиебез Гыйльметдин Нуриевка, комбайнчы булып эшләгәнлектән, ашлыкларны җыеп бетергәнче бронь биргәннәр икән. Ике айдан соң аңа да повестка килеп төште.  Кләүле станциясенә барып, поездга утырырга да туры фронтка китәргә, диелгән иде анда.

Әни иртән-иртүк бригада атын җикте дә әти белән мине арбага утыртып, Кләүлегә алып китте. Килеп кенә җиттек, ирләр белән тулы товар поезды кузгалырга дип селкенеп алды һәм гудок бирде. Әти арбадан сикереп төште дә вагонга таба йөгерде, поездга утырган кешеләр аны кулыннан тартып вагонга мендерделәр. Без әни белән елап, кул селкеп калырга гына өлгердек…

Берничә ай әтидән хәбәр булмады. Аннан бер-ике хат килде дә, тагын билгесезлек. Тик без барыбер аның исән кайтуына өметләнә идек. Шулай сугыш тәмамланды. 46нчы елның матур бер көнендә йортыбызга бер хатын йөгереп керде дә: “Сөенче, Зәйнәп апа! Гыйльметдин абый кайта!” - дип кычкырды. Мин атылып урамга чыктым. Карасам, колхоз рәисе Хәлил абый Мусин әтине Кләүледән арбасына утыртып алып кайта икән. Инде куанычны, инде шатлыкны күрсәгез иде!

Без бит әти сугышка киткәндә биш бала калган идек – Саҗит, Зөһрә, мин – Галибә, Нурсәхи, Роза. Әнине урман кисәргә җибәрәләр, ә безне абый белән апай карый. Мин инде зур кыз булып санала идем, каникул вакытларында  күрше Сәрвәр, Гөлфениса апайлар, үзем кебек яшүсмер балалар белән җәй башында бодай утыйбыз, урып-җыю эшләре башлангач, тырма тартып бодай башак­ларын җыеп, үзебездән 3 – 4 яшькә генә олырак апаларның көлтәләренә тыгып барабыз, лобогрейка артыннан көлтә бәйләүче апаларга көлтә бавы ясый-ясый ничәмә чакрым ара үтәбез.

Кайчакта кыр станында кунып кала идек, ә кайчакта, әниләрне сагынып, төнлә авылга кайтып китәбез. Олыракларга ияреп таудан төшәбез дә, озын болынны үтеп, урыны-урыны белән суы билдән булган Сок елгасы аша чыгабыз. Бер-ике сәгать әниләрне күреп сагынуыбыз басылгач, ашыйбыз-эчәбез дә, таң атканчы тагын шул ук юл белән станга юнәләбез… Нинди кечкенә булсак та, күпме колхоз эше эшләп, фронт өчен, Җиңү өчен дип тырыштык.

10нчы классны тәмамлагач, Куйбышевта укырга керә алмаячагымны аңлап, Төркмәнстанга киттем һәм читтән торып университетка укырга кердем. Укыган вакытта шундагы бер авылда балаларга рус теле һәм математика дәресләрен укыттым. Ашхабадка күчкәч, балалар бакчасында тәрбияче, аннан  соң инженер булып та эшләргә туры килде.

Мин 1956 елда Әсфән исемле акыллы гына татар егетенә кияүгә чыктым, һәм без бик тату яшәп, өч бала үстердек. 1957 елда туган улыбыз Азат Волгоградта хезмәт итеп кайтты һәм эшкә урнашты. Шуннан озак та үтмәде, аны Чернобыль катастрофасына ликвидатор итеп алдылар. Ул шунда 7 ай эшләп, көчле нурланыш алып кайтты, әле хәзер дә Камышлы хастаханәсендә учетта тора.

Кызларым да, мәктәпне тәмамлагач, Самара якларына кайтуны хуп күрделәр. Алар монда яши башлагач, без дә инде кайтырга булдык. Менә 2007 елдан бирле без Әсфән белән минем туган авылым Иске Ярмәктә яшибез.

Төркмәнстанда пенсиягә чы­гучыларның берсенә дә “Хез­мәт ветераны” исеме бирелми иде. Советлар Союзында эшләп алган пенсиябезне Россия хөкүмәте түләп торганга да, Аллага шөкер, дип куанабыз.

Чернобыль авариясеннән соң узган 25 ел уңаеннан, Камышлы районы администрация­се Азатка медаль һәм бүләк тапшырды. Күчтәнәч зур булмаса да, гомерен жәлләмичә радиация эченә кереп киткән кеше өчен бер юаныч булды шунда. Моның өчен Камышлы администрациясенә һәм шәхсән Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка бик зур рәхмәт.

Ә менә Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан шул чорда эшләгән балаларга котлау кәгазьләре, медальләр бирелгәндә, Әсфән белән мин читтән карап торучылар булдык. Авылдашларымны, Урта Азия якларыннан кайтып урнашкан башка чордашларымны шулай зурлаганда минем йөрәгем әрнеде: без соң шушы котлау сүзләренә һәм кечкенә генә бүләккә лаек түгелмени?  Әле быел Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына хөкүмәт тарафыннан акчалата бүләкләр дә бирелгән диләр. Безгә бу юлы да булмас инде ахры…

Галибә САППАРОВА.

Иске Ярмәк авылы,

Камышлы районы.

“Бердәмлек”.

РЕДАКЦИЯДӘН: Без бу мәсьәлә буенча Ярмәк авылы җирлегенең ветераннар оешмасы рәисе Мәҗит ЙОСЫПОВка мөрәҗәгать иттек. Ул болай дип җавап бирде: “Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан чыгарылган хөкүмәт фәрманы буенча 32нче елдан алдарак туган кешеләр барысы да сугыш ветераны булып санала. 2005 елда безнең авылдан 370 кеше шушы исемлеккә ничек кертелгән булса, шуның буенча һәр юбилей елында котлаулар һәм бүләкләр ала.

Ә Галибә һәм Әсфән Саппаровлар авылга 2007 елда гына кайтып урнашканлыктан, исемлеккә кертелми калдылар. Без бу мәсьәләне болай калдырмабыз, район һәм өлкә пенсия фондларына мөрәҗәгать итеп, Саппаровларны  да, башка онытылган ветераннарыбызны да исемлеккә кертергә тырышырбыз”.

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдыру