Сугыш калдырган яралар

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 70 еллыгын билгеләп үттек. Безнең буын кешеләре сугыш михнәтләрен, ачы югалтуларны күрмәде. Ләкин рәхәт һәм тыныч тормышыбыз өчен ата-бабаларыбызның бик зур бәя белән түләүләрен, күбесенең сугыш кырларында ятып калуларын, ә яраланып кайтканнарының гомер буе сыкранып яшәүләрен без беркайчан да онытырга тиеш түгел.
Мин бу сүзләрне белеп сөйлим, чөнки үземнең бабаларым да сугыш уты белән өтелгән кешеләр. Әтиемнең әтисен, Кәшиф бабам Кәли-муллинны, күрергә насыйп булмады миңа. Ул сугышның беренче көнендә үк фронтка алына. Туганнарым сөйләве буенча, Кәшиф бабай яшь чагында ук оста гармунчы булган. Сугышка киткән көнне дә авыл башына кадәр гармунда уйнап, җырлап барган, дип сөйлиләр. Аларны җигүле атларга утыртып алып киткәндә ике яшьлек улы Мәҗит (минем әти) өзелеп елый башлаган. Әти кешенең йөрәге түзмәгән инде, ул арбасыннан сикереп төшкән дә, баланы алып, берара итәгенә утыртып барган. Шул мизгел сабый бала күңеленә гомерлеккә уелып калган. Мәктәптә укыган елларымда сугыш турында язма эшләр эшләргә туры килә иде. Мин әтидән: “Бабайны хәтерлисеңме?” – дип сораганда ул: “Итәгенә утырып барганымны гына беләм”, – дип җавап бирә иде.
Сугыштан кайткан бер авылдашыбыз сөйләвенә караганда, ул безнең Кәшиф бабайның үлемен күргән. Бу кеше (әти аның исемен әйтеп сөйли иде) сугышчыларга ботка таратып йөргәндә, минем бабайны һәм аның белән бергә сугышка киткән Фәиз Йосып улы Галимуллинны очрата. Кочаклашып, хәл-әхвәл сорашканнан соң, аш таратучы аларга ботканы да, ипине дә тиешлесеннән күбрәк бирә. Шул арада снарядлар шартлый башлый. Кыр ашханәсен таккан атны агачлар арасына яшергәч, бу абый авылдашлары утырган окопка әйләнеп карый һәм нәкъ шул урында снаряд шартлавын күрә. “Йөрәгем әрнеде, тик снаряд шартлаган урынга барып, авылдашларымны өстерәп чыгара алмадым, каты сугыш бара иде”, – дип сөйләгән ул авылга кайткач.
Ә Хәтер китабында басылган белешмәләргә караганда, сержант Фәиз Галимуллин 1943 елның декабрендә Витебск өлкәсе Городокский районының Лаптевка авылы янында һәлак булган. Күптән түгел авылдашым Мәхмүт Хәбиров ярдәме белән бабам Кәшиф Кәрим улы Кәлимуллин турында да белешмәләр таптык. Ул 200нче танк бригадасында подносчик, ягъни боеприпас биреп торучы булып хезмәт иткән икән. Шунда ук аның 1942 елның 11 августында Калинин өлкәсе, Зубцовский районы, Гредянино авылы тирәсендә һәлак булуы турында язылган. Димәк, авылдашы күргән снаряд шартлавы аларның окопыннан ераграк булган, күрәсең.
Кәшиф бабабыз фронтта төшкән бер фотосын гына җибәреп өлгерә алган. Озак та үтми хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә. Шул фотога карап минем әти еш кына елый иде. Әтисез үскән балалар аны аңларлар, дип уйлыйм. Ир балага ата киңәше, терәге, ярдәме гомер буе кирәк бит. Әтиләре сугыштан кайткан балалар башкачарак яшәгәннәр шул. Аларның сүзләре дә үтә төшкән, икмәкне дә туйганчы ашаганнар. Соңрак әби икенче тапкыр кияүгә чыккан. Сәхаб бабай бик яхшы кеше булып, минем әтигә тел-теш тидермичә тәрбияләп үстергән. Әти дә аны соңгы көненә кадәр үз атасы урынына хөрмәт итә иде.
Икенче бабам, ягъни әниемнең әтисе Гайзулла Әглиулла улы Хәйруллинның язмышы тагын да авыррак. Ул сугышта яралангач, әсирлеккә эләгә. Беренче мәртәбә берүзе качып карый ул. Ләкин тотып алалар һәм бик каты кыйныйлар. Яз җиткәч, ачлыкка, җәберләүләргә түзәргә теләмичә, берничә иптәше белән тагын кача. Этләр эзәрлекли алмасын өчен, бозлы елганы йөзеп чыгарга туры килә. Бу качу уңышлы була, һәм алар Совет Армиясенә килеп кушылалар һәм сугыш тәмамланганчы намус белән хезмәт итәләр.
Ләкин сугыш тәмамлангач, бабабызны өенә кайтарып җибәрмиләр, әсирлектә булганы өчен тикшерү үткәрә башлыйлар. Әсирлеккә ничек эләккән, сатлык җан булмаганмы? 1946 ел ахырында гына ул авылга кайта. Көтүче, яшелчә бакчасында сакчы булып эшли, кышын үгез җиккән чана белән Кләүле станциясенә ашлык ташый. Үгезләр ач булганлыктан, ул аларга бер чиләк ашлык алып кала булган. Моны күрәләр һәм органнарга хәбәр итәләр. Шулай Гайзулла бабайны биш елга төрмәгә утырталар. Әби аны күрергә барганда әниемне дә ияртеп йөргән. Юлда күргән нужаларын сөйләгәндә икесе дә елыйлар иде.
Сугышта һәм сугыштан соң күргән михнәтләр нәтиҗәсендә Гайзулла бабамны паралич суга. Ул 25 ел буе хәрәкәтсез урын өстендә ятты. Рәшидә әбием бабайны аркасына күтәреп мунчага алып бара, юындыргач, алып кайта иде. Бабай бит хәтта су да йота алмый иде, чөнки аның аяк-кулларына гына түгел, йоткылыгына да паралич суккан икән. Әбием аңа ризыкны чәйнәп каптыра иде.
Берзаман бабайның теш-ләре сызлый башлады. Авылда теш табибы булмагач, бик җәфаланды ул, тавышсыз гына елап ята иде. Теш кенә түгел, сөякләре дә сызлап, еш кына көзән җыера иде аны. Ә без әбигә аның аяк – кулларын сыларга булыша идек.
Шулай авыр яшәгән әбекәем биш вакыт намазын беркайчан да калдырмады, өйдәге һәм йорттагы бөтен эшләрне эшләп тора иде. Кайдан шул хәтле көч алды икән ул? Аларның авыр тормышын искә алганда күзләремнән яшьләр ага.
Әбием бабайны 76 яшенә кадәр карады. Ул үлгәч, 9 ай гына яшәде дә бабай артыннан китеп барды. Ирен күтәреп йөри-йөри тәмам бетеренгән иде шул, бахыр. Алтмышынчы-җитмешенче елларда авылда хәзерге кебек уңайлыклар юк иде бит. Гайзулла бабайга әсирлектә булганы өчен пенсия дә, инвалид группасы да бирмәделәр, ә әби аны караган өчен өстәмә 4 сум гына пенсия алып тора иде. Җиңү бәйрәме көннәрендә бабайны котлаган кеше дә булмады, бүләк тә бирелмәде. Ә заманалар үзгәреп, аның гаепсез булуы турында язу килгәндә соң иде инде. Коры сөяккә калган Гайзулла бабамның күңел яралары да, тән авырулары да төзәлерлек түгел иде.
Сугыш яралары әле дә кешеләрнең бәгырен телеп тора. Һәрбер гаиләдә сугышта вафат булган әти-бабайлар, колхоз эшенә җигелеп эшләгән әби-апалар, ятим балалар бардыр. Быел аларның һәрберсен яхшы сүз белән искә алыйк, рухларына дога кылыйк, беркайчан да сугышлар була күрмәсен, дип телик.

Фәния Кәримова.
Камышлы авылы.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру