“Сызран ярминкәсе” чакыра

КатегорияБелдерүләр, Ил һәм дөнья хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Сызран шәһәрендә инде унынчы тапкыр 23 августтан 26 августка кадәр “Сызран ярминкәсе” дип аталган регионара күргәзмә үткәреләчәк. Аның оештыручысы – өлкә сәүдә-промышленность палатасы. Бу чара шулай ук Сызран шәһәр администрациясе тарафыннан да яклау табачак.

Күргәзмәнең традицион “Идел буеның көмеш торбалары” фестивале һәм “Сызран помидоры” дип аталган шәһәр бәй­рәме үткәрелгән көннәргә туры килүен дә әйтергә ки­рәктер. Димәк, күргәзмә экс­­по­­зицияләрен карарга ки­лү­челәр тагын да күбрәк булачак, җирле халыкка, кунакка килгән туристлар да өстәләчәк. 24 августта күргәзмәгә килү­челәр өчен төрледән-төрле призлар уйнатылу да каралган.

“Сызран ярминкәсе”ндә кат­нашучылар үзләренең про­дукцияләрен күргәзмәдә күр­сәтеп, сатып алучыларны күп­ләп җәлеп итәрләр, дип өмет­ләнергә кирәк, дип хәбәр итә интернетта “Маленькая Сызрань” сайты.

Рәхим НӘКЫЙБОВ

 

Фикер калдыру