Сызранда – Мәүлид бәйрәме

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Сызран шәһәренең Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бирегә көндәлек намазларга гел картлар гына йөрсә, бу бәйрәмгә, шөкер, яшьләр дә, балалар да, хатын-кызлар да бик күп килгән иде. Шулар арасында татарлар гына түгел, шәһәребездә һәм районнарда яшәүче таҗиклар да, үзбәкләр дә, казахлар да, Дагыстаннан һәм Ульяннан да кунаклар бар иде.

Сызран мөхтәсибе Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев үзенең вәгазендә Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең (с.г.в.с.) мөселманнарга гаилә тормышы, динебезне саклау, дус, сабыр, мәрхәмәтле булып яшәү турында әйтеп калдырган сүзләрен җиткерде.

Ерак Дагыстаннан килгән кунагыбыз – баш мөфти урынбасары Мөхәммәд хәзрәт Магомедов безгә милләттәшләренең сәламнәрен тапшырды. Күрше Ульян шәһәреннән килгән имам-мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Ялүков та бәйрәмгә җыелган халыкка үзенең котлауларын җиткерде.

Габделхак ага Гусейнов азаны белән башланган намаздан соң Мәүлид догалары укылды. Аннан соң барлык кунаклар Эшон ага җитәкчелегендә таҗик егетләре әзерләгән сый-хөрмәт тулы өстәл тирәсенә җыелдылар.

Рәис БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

“Бердәмлек”.

 

Фикер калдыру