Таисә Мөбин кызы Галәветдиновага!

КатегорияКотлаулар
Автор Администрация сайта

Хөрмәтле Таисә апа!

Ялгышкандыр, ялгышкандыр

Ялгышкандыр бу гомер.

Бу ханымга һич кенә дә

…..  тулырлык түгел.

Зифа буй-сыны сакланган

Каеннар сылулыгын.

Күзләрендәге очкыннар-

Гүя мәхәббәт угы.

Челтерәп аккан чишмә кебек

Ихластан көлә белә.

Тулган ай кебек йөзләре,

Ягымлы, йомшак теле.

Һәр ир-атның күңелендә

Буй җитмәслек ул хыял.

Бу бәхеткә лаек кеше

Бер генә, ул – Идеал!

Гайрәтле, лачын йөрәкне

Мәңгегә әсир иткән.

Шатлык-кайгысын бүлешеп

Гомер юлыннан үткән.

Мондый хисләр, мондый парлар,

Мондый ярлар сирәктер.

Полковник белән яшәргә

Генерал йөрәге типкән

Солдат булу кирәктер!

Ихтирам белән, яратып-Флюра, туганнары, дуслары.

Фикер калдыру