Танылган татар абыстаена 90 яшь тулды

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

Танылган татар абыстае Рәшидә Ихсакова юбилеен билгеләп үтте.
Рәшидә абыстай 1924 елның 20 июлендә Татарстан Арча районы Күпербаш авылында күп балалы гаиләдә туган. Гаиләдәге 10 нчы бала туып туган кыз балачактан сугыш һәм сугыш елларыннан соңгы барлык авырлыкларны үз җилкәсендә татыган. Ул балачактан дини рухта тәрбияләнгән һәм башкалар белән  белемен уртаклаша башлаган. Рәшидә абыстай 40 елдан артык күпсанлы хатын-кызларга ислам нигезләрен өйрәткән. Социализм чорында бу эшне яшерен рәвештә, Тынычлык бистәсендә үз өендә эшләргә туры килгән. Үзгәртеп корудан башлап дәресләр Казан мәчетләрендә дәвам иткән.

Рәшидә абыстай алты бала – биш кыз һәм улы Госман Исхаковны тәрбияләгән. Аның улы үз чиратында, Татарстанда ислам үсеше өчен күп эш башкарды, күп еллар дәвамында ТР мөселманнары Диния нәзарәтен җитәкләде. Татарстанның тагын бер мөфтие Габдулла Галиуллин – Рәшидә абыстайның кияве.

Фәрит ШАҺИДУЛЛИН

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру