Тарихыбызны ныклап өйрәнергә теләсәгез

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Казан (Идел буе) федераль университетының Тарих институтына укырга чакыра
Казан университеты федераль статуска ия булганнан соң бу уку йортында тирән үзгәрешләр башланып китте – яңа юнәлешләр, яңа институтлар, кафедралар ачылды. Димәк, укырга керергә теләүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килде.
Университетның Тарих институты да шактый кызыклы үзгәреш чорында яши. Бу институтта ачылган яңа бүлекләр арасында Татарны өйрәнү һәм тюркология (Отделение татароведения и тюркологии) бүлеге татар тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынган һәр кешенең игътибарын җәлеп итә. Бүгенге көндә бүлек составында ике кафедра эш алып бара – татар халкы тарихы кафедрасы (җитәкчесе – профессор И.А.Гыйләҗев) һәм төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте кафедрасы (җитәкчесе доцент К.Г. Әхсанов). Бүлек гомумән алганда Казан университетында татар телен, әдәбиятын, тарихын, мәдәниятен өйрәнү традициясен дәвам итә һәм, әлбәттә, яңа шартларда ул традицияләргә яңа төс, яңа эчтәлек бирә. Бу ике кафедра юнәлеше буенча Тарих институтында ике бакалавриат юнәлеше (профиле) ачылды: “Идел-Урал төбәге татарлары тарихы” һәм “Төрки халыклар тарихы һәм мәдәнияте”. Аталган юнәлешләр буенча укучы студентлар дүрт ел дәвамында татар һәм башка төрки халыклар, Русия һәм дөнья тарихыннан тирән белем алып киләчәктә мәгариф, мәдәният өлкәләрендә, фәнни эзләнүләр яки административ хезмәттә һичшиксез үзләренә тиешле урын таба алачаклар. Югары квалификация алу өчен төп нигез – Казан университетының укыту сыйфаты, университет укытучыларының тәҗрибәсе, университет уку яки фән белән мавыгучы яшьләргә ачкан бар мөмкинлекләре, бай китапханә. Бүлектә укытуның тагын бер үзенчәлеге – чит телләр өйрәтүгә зур игътибар: студентлар дүрт ел дәвамында Европа һәм Көнчыгыш телләреннән тирән белем алачак. Университетка кергән һәрбер студент Универсиада авылында заман таләпләренә җавап бирә торган торак белән тәэмин ителә. Институтта спорт һәм сәнгать белән шөгыльләнергә дә барлык уңайлыклар тудырылган.
Быел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән чит төбәкләрдә яшәүчеләр Татарстан хөкүмәте исәбенә югарыда аталган ике бакалавриат профильләренә укырга керә алалар. Укырга керү өчен бары тик тарих, җәмгыять белеме һәм рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханнары (ЕГЭ) нәтиҗәләре яхшы булуы шарт. Бу очракта абитуриентлар Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Конгресс ул мәгълүматларны туплаганнан соң, Казан университеты белән берлектә кабул ителгән абитуриентларның исемлеген төзи һәм аларның һәрберсенә хәбәр итә. Конкурс булган очракта (ягъни бер урынга берничә кеше дәгъва итсә), әлбәттә, яхшырак билгеләр күрсәткән абитуриентлар университетка кабул ителәчәк.
Элемтәгә керү өчен телефоннар: (843) 236-59-16; факс 264-63-37.
e-mail: irek_maydan@mail.ru

Бөтендөнья татар конгрессы  
башкарма комитеты рәисе Ринат ЗАКИРОВ.

Фикер калдыру