Татар балалары өчен татар телендә “Башваткыч” сканворды булдырылган

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Кызыклы мәгълүмат, Милләттәшләребез тормышы, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта


a826962b49fea21641bf0cca259172b4 Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясе укучылары яшүсмерләр өчен “Башваткыч” сканвордын чыгара башлаган.“Сорауларны туплаганда, һәр сканворд бер генә тематикага туры килерлек итеп төзибез. Мәсәлән, география, татар халык ашлары, татар киемнәренә кагылышлы сканвордлар бар”, – диде җитәкче.

Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә проектның җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева сөйләде.

“Башваткыч” сканворды октябрьдә барлыкка килгән. Проектның җитәкчесе сүзләренчә, сканвордны нәшер итү өчен оештыручылар үзләренең чыгымнарын түли.

“Проект өчен материалны балалар үзләре дә җыя, мәгълүматны төрле чыганаклардан туплыйлар, алар өчен бу мәктәп программасын да кабатлауның бер яхшы ягы. Икенчедән, проектны төзегәндә, балалар программалаштыру белән мөстәкыйль кызыксынды”, – диде Айгөл Әхмәтгалиева.

“Сорауларны туплаганда, һәр сканворд бер генә тематикага туры килерлек итеп төзибез. Мәсәлән, география, татар халык ашлары, татар киемнәренә кагылышлы сканвордлар бар”, – диде җитәкче.

Киләчәктә “Башваткыч” сканвордын электрон форматта онлайн рәвештә дә эшләп булырлык итеп планлаштыралар. “Төп хыялыбыз – проектыбызга сайт ачу. Бу әле башлангычы гына, киләчәктә татар сканвордларын онлайн да эшләп булыр дип өметләнәм”, – ди Айгөл Әхмәтгалиева.

 

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдыру