«Татар-дуслык» сайты укучылары белән хушлаша

КатегорияӨлкә татарлары, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

Күп телле «Татар-дуслык» сайты ике ел дәвамында татар халкына хезмәт итте. Самара татарларының иҗтимагый, милли, мәдәни тормышында зур роль уйнады, аны киң аудиториягә танытты. Укучылар белән теге яки бу темаларга актив фикер алышты. Шушы көннәрдә сайтның җитәкчелеге, башка эш форматына күчү сәбәпле, сайтны ябу турында карар кабул итте.

Шулай ук, сайтның баш редакторы да яңа проектка эшкә җибәрелә.

Баш редактор тырышлыгы белән «Татар-дуслык» сайты зур уңышларга иреште. Самара өлкәсендәге татар сайтлары арасында иң югары рейтингка ия булды,  иҗтимагый порталларның дүртлегенә керде. Табадан гына төшкән яңалыклар һәрвакыт басылып барды. Сайтта икътисад, сәясәт, татарлар тормышы, дин – һәрдаим яктыртылды.

Мин, сайтның оештыручысы буларак, укучыларыбызга игътибарлары өчен рәхмәтемне белдерәм. Якташларыбызның, милләттәшләребезнең, кардәшләребезнең сайтта актив фикер алышулары, битараф булмаулары сөендерә. Барысы өчен дә рәхмәт сезгә .

Бөтендөнья Татар Конгрессының Бюро әгъзасы,

Самара региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый
оешмасы Президенты

Ф.Б. КАНЮКАЕВ

Фикерләр

  1. Гадилә

    Нигә ябылы? Яңа форматка күчүе, сөендерә, әлбәттә. Ә параллель алып барып булмыймы эшне?! Шулкадәр матур эчтәлекле, кызыклы сайт бит. Татар теле бетү ягына барганда, ни өчен милләт тормышын чагылдырга татар сайтын саклап калып булмый??? “Бердәмлек” газетасы кебек тагын бер татар бите югала. Кызганыч…

  2. Гадилэ

    сайт бик кызыклы хэм файдалы иде, бик кызганыч ябылуы.

  3. Бабай

    Кызганыч. Хороший сайт. Вроде и читателей много…

  4. Мин

    Материалларыгызны бастырыр алдыннан корректор укып чыгарга тиештер бит? Алайса хата өстенә хата

  5. Мин

    сайт шулай ук талашу өчен яхшы кыр иде. шунысы ошый идеме сезгэ, хөрмәтле укучылар?)))

  6. Аноним

    талашу өчен, чыннан да, яхшы кыр иде. Аеруча татарларның бер-берсен кимсетүләре. Ләкин миллионлаган урыс сайтлары арасында үз урынын булдырган татар сайты ябылуы кызганыч.

  7. Сания

    Хаталарыгыз байтак шул. Ярар оператив эшлэгэндэ – простительно. Э менэ татар газеталарындагы, журналдагы корректорлар кайда карый икэн? Сез бит кэн дэ хэбэр бастырмыйсыз, вакытыгыз куп. Укыгыз инде рэтлэп

  8. Айсылу

    хаталарны тикшерэлэр, димэк, укучылар чыннан да битараф тугел.

  9. Укучы

    Сания-молодец! Фикерегез белян килешэм.

  10. опс!

    Римма кая китэ?

  11. Гүзәл Яр Чаллы

    Бу сайт Татарстан халкы өчен дә кызыклы һәм файдалы иде. Ябылуы бик кызганыч.

  12. Исламия

    Намаз вакытларын да куймыйсызмы инде?..

Фикер калдыру