Татар милләтенең нигезе нидән тора?

КатегорияӨлкә татарлары, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Камышлы районы Мәдәният сараенда “Җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый үсеше. Милли культураларны һәм телләрне саклау халәте һәм проблемалары” дип аталган фәнни-практик конференция булып үтте

Рух һәм әхлак. Бу ике сүз гел бергә бара. Тик менә илебездә үзгәртеп кору еллары башланганнан бирле җәмгыятьтә әхлаки нормаларның какшавы күзәтелә. Карагыз инде: баланың автобуска кергән әбигә урын бирмәвеннән башланган ваемсызлык газиз әти-әнисенә карата начар мөнәсәбәт формалашуга китерә. Күпчелек яшьләрнең эчүчелек һәм наркоманиягә бирелүе, андый гаиләләрдә туган балаларның урам балаларына әверелүе, халыкның күп проблемаларга битараф булып, гражданлык позицияләрен югалтуы, мәктәпләрнең белем бирү белән генә чикләнеп, тәрбия юнәлешен онытып баруы кебек җитешсезлекләр җәмгыятебезнең аска тәгәрәвен күрсәтә.

Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та, фәнни-практик конференцияне ачканда, үзенә еш кына тулы булмаган гаиләләр, эчүчелек, ятим балалар проблемаларын хәл итәргә туры килүе турында сөйләде. Шул ук үткән гасырның 90нчы елларында авыллар таралып, милли мәктәпләр ябылды, милли телләр укыту эшенә тиешле әһәмият бирелми башлады…

Бер гасыр элек эчүчелекнең нәрсә икәнен дә белмәгән татар халкы кыска вакыт эчендә христиан кардәшләрен басып җитте һәм кайбер позицияләр буенча хәтта узып та китте! “Бердәмлек” газетасында да эчүчелек проблемасы беренче тапкыр гына күтәрелми инде. Чаң кагучылар арасында беренче сафларда дин әһелләре бара. Рамазан аенда Похвистнево районының Гали авылында, аннан соң Камышлы районы авылларында исерткеч эчемлекләр сатмаска дигән тәкъдим белән чыккан дин әһелләре бүген инде менә фәнни-практик конференцияләр җыеп, татарны милләт буларак саклап калу проблемаларын күтәрәләр.

Бу конференцияне үткәрүне дә беренче булып Камышлы мәчете имамы Әхтәм хәзрәт Госамов тәкъдим иткән. Аны өлкә мәгариф министрлыгы, Камышлы районы администрациясе, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте хуплап, конференциягә әзерләнә башлаганнар. Һәм менә көтеп алынган көн килеп тә җитте.

Беренче сүз, әлбәттә, кунакларга бирелде. Самара өлкә мәгариф министрлыгының әйдәп баручы белгече, филология фәннәре докторы Дамир Гатин коточкыч саннар китереп сөйләде: “Россиядә ел саен ярты миллион кеше эчеп үлә. Элек Самара өлкәсендә зәгыйфь балалар өчен бер генә махсус мәктәп булса, хәзер аларның саны – 71. Мәскәүдән кала СПИД авыруы буенча икенче урында торабыз, үлүчеләр саны туучыларга караганда күбрәк… Массакүләм матбугат чаралары да тәрбия эше алып бару урынына газета битләрен тузга язмаган юк-бар белән тутыра, интернетка керсәң, телевизор кабызсаң – оятсызлык, көчләү, үтереш… Шундый мохитта үскән бала аңында сексуаль яктан тотрыксыз, әхлак нормаларын санга сукмый, атаны – ата, Аллаһыны Алла дип белми торган өлге барлыкка килә. Мондый халәттән чыгу юлы бер – мәктәпләрдә тәрбия эше алып бару һәм дингә якынлашу, чөнки ислам дин генә түгел, ул – тормыш рәвеше”.

Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да берничә буын татарларның эчүчелек һәм әфьюн ятмәсенә эләгеп, гомер буе нужа чигүләренә басым ясады. Әмма эзлекле рәвештә алып барылган эш нәтиҗә бирми калмый. Өлкәдә мәчетләр саны артуы һәм намазга яшьләрнең дә йөри башлавы өмет уята. “Шәригать кануннары буенча яшәү илебездә рухи яктан сәламәт гражданнар санын күпкә арттырачак”, - диде Талип хәзрәт.

Ә менә өлкә Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Светлана Жидкова, киресенчә, әхлак нормалары башка юл белән дә тәрбияләнергә мөмкин, дип саный. Ул үрнәк итеп милләттәшебез, өлкә “Туган тел” җәмгыяте аксакалы Азат Надыйровны китерде. Үзен атеист дип санаган Азат Камил улы бик тәртипле яши һәм татар милләте өчен бихисап эшләр башкарып килә. “Аңа исән чагында ук һәйкәл куярга була”, – диде Светлана Константиновна.

Ул шулай ук милли оешмалар эшенә тукталып үтте һәм ана телендә укыту кирәклегенә, китапханәләр әһәмиятенә басым ясады. “Әдәби телдә укый һәм яза белмәгән милләт теле ярлылана һәм ул тора-бара югала, – диде белгеч. - Бу җәһәттән, өлкә татар “Бердәмлек” газетасының әһәмиятен билгеләп үтәсем килә. Аны даими рәвештә укып баручыларның теле камилләшә баруында шигем юк”.

Камышлы мәчете имамы Әхтәм хәзрәт Госамовның чыгышы да бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Аңа чыгыш өчен бирелгән биш минут үткәч, җыелышны алып баручы сөйләүчене туктатмакчы иде, әмма залдагы халык “Сөйләсен!” – дип, Әхтәм хәзрәткә фикерләрен әйтеп бетерергә мөмкинлек бирде.

- Дин һәм хакимият вәкилләре бергәләшеп киләчәктә ничек яшәү кирәклеге турында уйлашыр дип кем уйлаган? 12 декабрьдә халык алдында чыгыш ясаган Президент Владимир Путин да рухи һәм әхлакый тәрбиягә игътибар арттыру кирәклеге турында әйткән иде бит. Димәк, безнең бүгенге конференция бик вакытлы һәм кирәкле чара.

Тормыш иң нык конструкцияләрдән – өчпочмаклардан тора. Ә өчпомакның бер ягын алсаң, калган ике ягы тотрыксыз булып, ишелеп төшә. Менә, мәсәлән, беренче өчпочмак – тән, җан һәм аң. Тән үсү белән аң үссә, аң үсү белән җан үссә, кеше камил булып җитешә. Тик менә бездә әле өчпочмакның өч ягы да аксый, шуңа күрә кешеләр дә еш кына йә аң, йә тән, йә тәрбия ягыннан зәгыйфь булалар. Җан бит ул сөрелгән иген кыры кебек. Аңа сыйфатлы орлык салмасаң, чүп үләне баса.

Икенче өчпочмак – укытучы – ата-ана – укучы. Җитте шундый заманалар – әниләре яңа туган балаларын чүплекләргә чыгарып ыргыталар. Ә сабыйны Аллаһы исеме белән кулына алып, туган телендә бишек җыры көйләп, күкрәк сөте имезеп үстергән ананың һәм мәктәптә намуслы укытучының тәрбия җимешләре, һичшиксез, күренерлек.

Шулай ук хөкүмәт – халык – дин, Коръән кушканча яшәү рәвеше – кеше – табигать өчпочмакларының да бер ягын да алып булмый. Бу дөньяда бар нәрсә дә бер-берсенә бәйле һәм без, кеше буларак, бөтен нәрсә өчен дә җаваплы.

Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгының төньяк-көнчыгыш идарәсенең Камышлы бүлеге җитәкчесе Илдар Рәхмәтуллин теманы үз күзлегеннән чыгып күрсәтте. “Гомумбелем бирү мәктәбе аша бөтен балалар да үтә. Шуңа күрә тәрбия, беренче чиратта, мәктәптә алып барылырга тиеш, – диде педагог. – Анда спорт, мәдәният чаралары, уку процессын бай рухи атмосферада үткәрергә тырышырга кирәк. Укытучы дин, мәдәният һәм фән арасында уртак урыннар табып, балаларга сеңдерә алса, нәтиҗә озак көттермәс”.

Яңа Усман авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Әлфия Усманованың, региональ “Дуслык” оешмасы президентының идеология буенча киңәшчесе Идеал Галәүтдиновның, Иске Ярмәк мәчете имамы Габдулла Мөхәммәткәримнең чыгышларында да шәхес тәрбияләүдә гаилә, мәктәп һәм дин роле күрсәтелде.

Конференция барышында залда утыручылар да тәкъдимнәрен язып, президиумга тапшыра тордылар. “Конференциядә яңгыраган бөтен чыгышлар һәм материаллар да брошюра итеп басылып чыгачак”, – дип хәбәр итте җыелышны алып баручы – Камышлы районы башлыгы урынбасары Минсәгыйть Шәйхетдинов. Аннары аларны губерна Думасына җибәреп, комитетларда тикшерәчәкләр.

Конференцияне оештыручыларның фикеренчә, күптән инде гаилә институтларын торгызу, милли телләр һәм культураларны саклау, дингә якынаю, балаларны аңлы рәвештә тәрбияләү кирәк. Моның өчен хөкүмәт органнары стратегия эшләп чыгарырга, программа төзергә һәм аны башкаручыларны билгеләргә тиеш. Шулай ук төрле методик әдәбият, дәреслекләр, укыту әсбаплары белән тәэмин итүдә дә ярдәм итәргә, ана теле дәресләрен мәҗбүри рәвештә укытуны кертергә, милли үзенчәлекләрне саклап калу өчен һәр мәктәптә музей булдыру кебек эшләрдә булышырга тиеш…

Уйламаганда да татар теле, татар рухы, дин әхлагы өчпочмагы гаилә, мәктәп, хөкүмәт нигезенә таяна, дигән нәтиҗә ясалган икән бит. Әхтәм хәзрәт Госамовның башка өчпочмакларын да шушы нигезгә утыртып куйсак, бик тә ныклы пирамида килеп чыгуын күрәбез. Ә пирамидалар алар гасырларда сакланырга сәләтле корылма. Безнең шушы пирамида да ишелмәс нигезгә корыла, дип ышанасы килә.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

“Бердәмлек”


Фотосурәтләрдә:

Президиумда (сулдан уңга) Дамир ГАТИН, Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН, Рафаэль БАҺАУТДИНОВ, Светлана ЖИДКОВА, Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ.

 Залда Әхтәм хәзрәт ГОСАМОВ.

 

Фикер калдыру