Татар радиосын тыңлагыз

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

Интернет челтәрендә “Татар радиосы – Самара” эшли башлады. Аны www.str63.ru сайтында тыңларга була.

Радионы Internet Explorer браузерында тыңлар өчен, башта сайтта өстәге менюда “Радио” бүлеген табарга, аннан соң “Слушать online” бүлекчәсенә кереп, “плей” кнопкасына басарга кирәк.

Радионы башка интернет браузерларында тыңлар өчен, сайтка кергәч, шулай ук өстәге менюда “Радио” бүлеген сайлап, аннан соң “Слушать online” бүлекчәсен табасың. Биредә флеш-плеерны көйләргә тәкъдим ителәчәк. Аннан соң “плей” кнопкасына басасың.

Радио программаларының бер өлеше архивта урнаштырылган. Яздырылган программаларны тыңлар өчен, “Радио” бүлегенә кереп, менюда “Архив программ” бүлекчәсен эзләп табасың. Аннан соң “Архив программ” дигән актив ссылкага баскач, кирәкле роликны сайлап аласың да, “плей” кнопкасына басасың.

Оnline режимында Самара программаларын 14.00, 16.00, 18.00, 20.00 сәгатьләрдә тыңларга мөмкин.

 

Фикер калдыру