Татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы Денис авылы мәктәбендә үтәчәк

КатегорияТөп яңалыклар, Өлкә татарлары, Өлкәбездәге татар авыллары
Автор Администрация сайта

1-DSC_001517 декабрьдә Шенталы районының Денис авылы гомумбелем бирү мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы, 6-11 сыйныф укучылары арасында шигырьләрне сән­гать­ле уку конкурсы һәм  татар теле укытучылары арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уз­ды­рылачак. 

Бу чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, төбәгебезнең мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты, Денис авылы мәктәбе администрациясе оештыра. 

Бәйгеләрдә Камышлы, Шен­талы, Похвистнево рай­о­нын­дагы татар авылларында һәм Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә укучы балалар катнашачак.

samtatnews.ru

Фикер калдыру