Татар халкы мәшһүр улын югалтты

КатегорияСоболезнования
Автор Администрация сайта

Татарстан җәмәгатьчелеге авыр югалту кичерә. Бүген 77 нче яшендә күренекле татар драматургы, прозаик, публицист, ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәренең шәрәфле гражданы Туфан Миңнуллин вафат булды.

Самара татарлары исеменнән мәрхүмнең туганнарының, хезмәттәшләренең авыр кайгыларын уртаклашам…

Олы йөрәкле, милли җанлы шәхесебезнең урыны җәннәттә, рухы тыныч, туфрагы җиңел булсын! Аллаһы аның якыннарына сабырлык бирсен!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы,

Самара региональ «Дуслык»  иҗади иҗтимагый оешмасы

Президенты Ф.Б.КАНЮКАЕВ.

Фикер калдыру