Домой Жизнь татар Татары в России и в мире «Татарлар турында татарлар сөйләсен»

«Татарлар турында татарлар сөйләсен»

0
«Татарлар турында татарлар сөйләсен»

Линара НИКОЛАШКИНА – татар җирлегеннән гаять еракта, Таҗикстанның Пролетарск шәһәрендә туып-үскән милләттәшебез. Бүгенге көндә ул төзелеш оешмасы инженеры булып эшли. Моннан тыш, Линара Әнвәр кызы күпкырлы җәмәгать эшләрен дә алып барырга җитешә. Ул – Санкт-Петербургтагы Piter.tatar порталының яңалыклар редакторы һәм фотожурналисты да.

– Линара ханым, сез нинди белем алган идегез?

– Һөнәрем матбугат эше, журналистика белән бәйләнеп китәр дип һич тә уйламаган идем. Башта нәшрият-полиграфия техникумында «маркетинг» белгечлегенә укыдым. Техникумны уңышлы тәмамлагач, Самара дәүләт икътисад университетында белем алдым. Самарада автор бизәнгечләрен күпләп сатучы бер фирмада эшләдем. Төрле ювелир бизәнү әйберләре белән кызыксынып китүем дә – шул вакытлардан…

– Сез – Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары оешмаларының иң актив әгъзаларының берсе. Мондый җәмәгать эшләренә алынуыгызга күптәнме?

– Кызым тугач, башта фотосәнгать кануннарына төшенергә булдым. 2009 ел иде бу. Курслар тәмамлап, видеопроектлар иҗат итәргә алындым. 2011 елда Самара өлкәсе Нефтегорск районындыгы «Дуслык» татар милли үзәгенең вокаль ансамбленә кушылдым, һәм без Самарада узучы Сабантуйларда, төрле фестивальләрдә актив катнаштык. Шул чакта ук ансамблебезне дә, башка артистларны да фотоларга төшереп, аларны социаль челтәргә куеп, махсус архив туплап бара башладым. Иҗат кешеләрен фотосурәткә төшерү минем өчен зур куаныч иде. Уңышлы фотоларым белән «Самар татарлары» сайты һәм «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре дә кызыксынып китте: алар белән хезмәттәшлек итә башладым. Мине штаттан тыш корреспондент һәм үзәгебезнең социаль челтәрдәге администраторы дип йөрттеләр. Җәмәгать эшләрендә катнашуымның нәтиҗәсе булды: «Нефтяник» мәдәният йорты методика бүлеге мөдире булып эшли башладым, киләчәктә узачак бар мәдәни чараларны татарларга җиткереп бардым.

2018 елны гаиләбез белән Ленинград өлкәсенең Мурино шәһәренә күчендек. Ә мин барыбер шушы юлымда калдым: татарлар арасындагы җәмәгать эшләреннән һич кенә дә читләшмәдем! Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе даими вәкиллеге үткәргән барлык мәдәни чараларда, бәйрәмнәрдә бик теләп катнашам. Әлеге вәкиллекне нәкъ менә Ренат Вәлиуллин җитәкләве белән без бик канәгать, чөнки ул – чын милләтпәрвәр, барыбыз өчен үрнәк шәхес. Мәдәниятебез, туган телебез белән бәйле бихисап чаралар үткәрәбез. Быел Санкт-Петербургта татар үзәге ачылгач, шатлыктан башыбыз күккә тиде!

– Иҗтимагый эшләр белән актив шөгыльләнүче кеше иң әүвәл нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Иҗтимагый эшләрне генә түгел, теләсә нинди эшне яратып һәм мавыгып башкарырга кирәк, дип саныйм.

Равил Закиров җитәкләгән Piter.tatar порталы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыятьләрен бердәм платформага берләштерү максатын куйган фикердәшләр командасы булып санала. Әлеге портал безнең регион татарларының эшчәнлеген яктырта, яңалыкларны, татар чараларының афишаларын даими рәвештә урнаштыра. Анда шулай ук шәһәрнең һәм башка төбәкләрнең татар журналистлары язмалары да басыла. Без атна саен Zoom аша киңәшмәләр үткәрәбез, киләчәккә планнар корабыз һәм узган чаралар буенча фикер алышабыз.

Мондый төр эшчәнлеккә алынучы холкында кызыксыну сыйфаты да булырга тиеш. Мәсәлән, мин быел февральдә Мәскәүдә узган II «Үзенчәлекле Россия» сәнгать-сәнәгать күргәзмә-форумына махсус барып, анда Татарстан мәдәниятен тәкъдим иткән бар осталар белән дә кызыклы видеоәңгәмәләр үткәрдем.

Безне менә инде ике ел рәттән «Музейда төн» чарасы кысаларында Санкт-Петербургтагы Россия этнография музеена да чакыралар. Тамашачылар өчен татар киемендәге «җанлы экспонат» та булып басып тордым. «Файда» ансамбле белән җырладык та, биедек тә, тамашачыларыбыз белән фотоларга да төштек. Россия этнография музеендагы махсус саклагычларга кереп, гаять борынгы татар ювелир бизәнү әйберләрен фотосурәтләргә төшереп, сәхифәбезгә урнаштырдым.

– Линара ханым, сез вокалист та бит әле. Сәхнәдә беренче тапкыр кайчан чыгыш ясадыгыз? Кайсы татар җырын иң яраткан җырыгыз дип саныйсыз?

– «Бас, кызым, әпипә» җыры иде ул! Аны әбием Сөембикә еш җырлый иде. Бабам Хәбибулла Шәйдуллин Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылында мәшһүр гармунчы иде. Әнием ягы нәсел тамырларым – шул яклардан. 1921 – 1922 елларда Идел буенда коточкыч ачлык башлангач, аларга Урта Азиягә күченеп китәргә туры килгән. Әти-әнием шул җирләрдә туган. Мин дә. Тик 1990 еллар башында, Таҗикстанда гражданнар сугышы башлангач, гаиләбез Урта Азияне бөтенләйгә үк ташлап кайтып китте. Шулай итеп, Самара өлкәсенең Нефтегорск каласында качаклар булып теркәлдек. Безгә барысын да яңабаштан башларга туры килде. Әбием Сөембикә абыстай иде, догалар укыды, шәһәрдә аны бик хөрмәт иттеләр. Һәм Нефтегорскидагы «Дуслык» ансамбле дә гаилә ансамбле кебек иде. Чөнки әлеге ансамбльгә минем үземнән кала, әнием Нурия Шәйдуллина, кызым Ксения, Нурхәтим абыемның хәләл җефете Галимә апа да йөрде, ә аның кыз туганы Зөлфия Исәнчурина шушы ансамбльне җитәкләде. Зөлфия ханым мине дә җырларга чакырды, шулай итеп беренче тапкыр сәхнәдә чыгыш ясый башладым. Миңа «Күбәләк», «Ай, былбылым», «Җомга» һәм башка җырлар бик тә ошый!

Питерда да Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты карамагындагы «Файда» эстрада-фольклор ансамбленә кушылып, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе сәхнәләрендә, Сабантуйларда, этник фестивальләрдә, Санкт-Петербургта узган татар мәдәнияте көннәрендә, төрле концертларда катнаштым инде. Хәзерге көндә әлеге коллективны Венера Думцева җитәкли. Солист буларак та җырлыйм, билгеле. Халык алдында чыгыш ясавы бик күңелле!

– Ә менә сәнгати фотосурәтләр төшерү буенча нинди уңышларыгыз бар?

– Сәнгати фотога төшерү белән күптән шөгыльләнәм. 2009 елны «Хатын-кыз эшмәкәрлегендәге иң яхшы проект» номинациясендә җиңеп, грантка лаек булган идем, әлеге җиңү фотоларым санын тагын да арттырды.

2015 елны Татарстанның «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсында фотоәсәрем I дәрәҗә лауреат дип табылды. 2019 елны «Сабантуй буяулары» сериясе, «Европага тәрәзә» фотоэшем белән шушы бәйгене оештыручылар тарафыннан махсус призлар белән бүләкләндем.

2021 елдагы уңышларымның берсе: «Хатын-кызларның интернациональ берлеге» президенты Әлфия Әмирова җитәкчелегендә уздырылып килүче зур проект – «Милли киемле ана һәм балалар» Халыкара фотокүргәзмәсендәге җиңүебез! Милли киемнәр киеп, шушындый үзенчәлекле фотоларга төшү өчен кызым Ксения белән Казанга махсус килдек.

– Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар яшьләре арасында үз мәдәниятебез белән кызыксынучылар саны арта барамы?

– Иң кызыклысы шул: яшьләрнең татар мәдәнияте белән кызыксына башлавы татар телен өйрәнүдән башлана. Мин моны ачык күрәм, үзем дә моннан өч ел элек бирегә күчеп килгәч, иң беренче чиратта, Каюм Насыйри исемендәге институтның һәм Татарстан Республикасының биредәге даими вәкиллеге каршындагы татар телен өйрәнү курсларына язылдым. Хәзер бу курслар яңа татар үзәге бинасында уза, анда халык күпләп килә. Социаль челтәрләребездә дә үз бәяләмәләрен язалар, безнең белән дә әңгәмәләр коралар. Шундый чакларда үзебезнең эшчәнлегебезнең бик мөһим һәм кирәкле икәнен тагын да яхшырак аңлыйм.

– Линара ханым, кызыгыз да милли җанлы булып үсә: ул да җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтә. Әңгәмәбез ахырында балаларына милли тәрбия бирүче хәзерге ата-аналарга нинди киңәшләр бирер идегез?

– Кызым Ксения дүрт яшеннән алып минем чыгышларымны карап куана. Ул минем бар башлангычларыма да шат. Хәзер инде яшүсмер, кызыксынулары да үзгәреп тора. Соңгы вакытларда безгә фотолар белән булышлык итә: «Файда» ансамбленең чыгышларын фотоларга төшереп бара. Әйтик, Энколово авылындагы быелгы Сабантуй бәйрәме күренешләренең күбесен Ксения төшерде. Гаиләбез тату, ирем Сергей да бар кызыксынуларымны аңлый, кабул итә. Гаиләмә һәм эшемә кирәк вакытны дөрес итеп бүлергә тырышам. Миннән: «Җәмәгать эшләрен башкарыр өчен кайдан илһам, көч аласыз?» – дип еш сорыйлар. «Татарлар турында татарлар сөйләмәсә, тагын кем сөйләр соң?!» – дип җавап бирәм.

Киләчәктә үз кием линиямне булдырырга, үз стилемне табарга ниятлим. Бу миңа шушы юнәлештә үсәргә, ана телемне камилләштерергә, милли мәдәниятебезне тирәнрәк төшенергә көч бирә. Кызымның да минем эздән китүен телим, шуңа өмет итәм. Башкаларга киңәшләр бирү авыр, әлбәттә. Миңа шушы гыйбарә ошый: «Балаларыгызны тәрбияләмәгез, алар барыбер сезгә охшаячаклар – үзегезне тәрбияләгез». Аннары… «Балаларыгызның татарча сөйләшүләрен теләсәгез, алар белән үзегез үк татарча сөйләшегез, татар көйләрен тыңлагыз, үзегезне татар мәдәнияте белән чолгагыз!» – дип өндәр идем.

Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

(“Татарлар”)