Татарстан мәчетләрендә, Ураза гаете уңаеннан, бәйрәм намазы 4 сәгать 50 минутта башлана

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Быел Ид әл-Фитр (Ураза гаете) 28 июльгә туры килә. Бу көнне Татарстанның бөтен мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Татарстанда төп бәйрәм чарасы Кол Шәриф җәмигъ мәчетендә уздырыла. Гаетне 4 сәгать 50 минутта башлау һәм 5 сәгать 35 минутта тәмамлау ниятләнә.

Кол Шәрифтә бәйрәм намазына кадәр башта Коръән-хафизлар Коръән укыячак. 4 сәгать 50 минутта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт вәгазь сөйләячәк, 5.20дә гает намазы укыла, 5.30 да – хөтбә.

Ураза гаетеннән туры трансляция “Татарстан – яңа гасыр” телеканалы буенча  4 сәгать 40 минутта башлана.

Мөселманнарның күркәм бәйрәмен, иртән мәчеттә булу сәбәпле, туры эфирда карый алмаганнар да, илебезнең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче кардәшләр дә карасын һәм рухлансын өчен, Кол Шәриф мәчетендә үткәреләчәк бәйрәм намазы шул ук көнне сәгать көндезге 11дә (Мәскәү вакыты белән) “Татарстан – яңа гасыр” телеканалында кабатлап күрсәтеләчәк, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру