Татарстан мөфтие Әл-Мостафа халыкара университеты вәкилләре белән очрашкан

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

nKGkZbW13B0Дин әһелләре бер-берсенә китаплар бүләк итешкән. (Казан, 7 август, “Татар-информ”). Кичә, 6 нчы август, Татарстан Республикасы мөфтие Әл-Мостафа (Иран, Кум) халыкара университетының Россиядәге вәкилләре белән очрашкан. Бу хакта ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында хәбәр ителә. Университет вәкиле Хәмит Реза Сулки уку йорты хакында сөйләгән. Аерым алганда, ул университетның хәнәфи мәзхәбе буенча белгечләр әзерләү юнәлеше, төрле телләр курслары турында мәгълүмат биргән. Ул, шәхсән, мөфтине уку йортына килергә һәм уку-укыту программалары белән университетта якыннан танышырга чакырган. Хәмит Реза Сулки университет эмблемасы төшерелгән бүләк һәм университет турындагы китаплар бүләк иткән.

Татарстан мөфтие, үз чиратында, нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләп, кунакка “Хузур” нәшрият йорты чыгарган китаплар бүләк иткән.

Фикер калдыру