Татарстан Президенты Италия компаниясе белән хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләде

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Татарстан хәбәрләре
Автор Администрация сайта

Татарстан Президенты Италия компаниясе белән хезмәттәшлек итү юнәлешләрен билгеләде Фото:prav.tatarstan.ru

 «Сайпем С.п.А.» компаниясенең төбәк директоры “Түбән Кама Нефтехим” гавами акционерлык җәмгыяте өчен корылмалар төзү буенча тәкъдимнәр белдерде
 (Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Италиянең «Сайпем С.п.А.» компаниясенең Берләшкән Дәүләтләр бердәмлеге һәм Балтия илләре буенча төбәк директоры Джанлука Алиотта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында республикада тормышка ашырыла торган нефть, газ, химия комплексында эре проектлар буенча хезмәттәшлек итү буенча фикерләштеләр. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марат Бохараев, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, Татарстан Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һ.б. катнашты.

Джанлука Алиотта «Аммоний-2» проекты белән кызыксынуын белдерде. Аның сүзләренчә, «Аммоний» комплексының беренче чиратын төзегәндә «Сайпем С.п.А.» фирмасы карбамид синтезы технологияләре лицензиары функциясен үтәгән. Корылма проекты ясалган, төзелгән һәм узган елның өченче кварталында Япониянең «Мицубиси Хэви Индастриз, Лтд.» компаниясе идарәсендәге консорциум тарафыннан файдалануга тапшырылган.

Очрашу барышында италиялеләр шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ ихтыяҗлары өчен пиролиз җайланмасын, полиэтилен һәм полипропилен җитештерү җайланмаларын төзү буенча тәкъдимнәр белдерде.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

 

 

Фикер калдыру