Болгарда узачак “II Мөселман яшьләре форумы”нда Сабан туе да булачак

Форум кысаларында әхлакый тәрбия, экологик, спорт юнәлешләре дә колачланачак(Казан, 12 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Болгарда узачак “II Мөселман яшьләре форумы” нда Сабан туе үткәреләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре буенча бүлек башлыгы Айгөл Биктимерова белдерде.

“Форумдагы яшьләр татар халкының милли көнкүреше, традицияләре белән якыннан таныша алачак. Әйтергә кирәк, чит төбәкләрдән килгән яшьләр татар халкы традицияләре белән бик тә кызыксына. Бу максаттан Сабан туе уздырачакбыз”, – диде Айгөл Биктимерова.

Спикер әйтүенчә, икенче форумны Болгарда чатыр лагере территориясендә уздыру яшьләрнең күңеленә бик хуш килгән. “Без моны оештыра алуыбызга бик шатбыз. Әлеге читкә чыгып оештырылган форум – саф һава сулау, изге җирдә рухи, дини азык алу өчен яхшы мөмкинлек. Анда ел дәвамында барлыкка килгән тыгыз элемтәләр көчәя”, – диде ул.

Айгөл Биктимерова башка төбәкләрдә дә мөселман яшьләре белән очрашулар мөһим булуын, аларның форумны ел буе көтеп алганын билгеләп узды. “Былтыр да бар кеше дә вакытында теркәлергә өлгермәгән. Кемнәрдер бу хакта соң ишеткән булып чыкты. Бу форум үзенә күрә тәҗрибә уртаклашу да, читтәгеләр безгә үзләре турында сөйли. Яше тулмаганнар инде киләсе форумны көтә, бу безне сөендерә”, – диде.

Айгөл Биктимерова яшьләрнең белемгә тартылуын билгеләп үтте. “Быел да күренекле дини тәгълиматчы Абдерәхим Лакримның киләчәгендә шик тумады. Яшьләр үзләре дә алдан ук форумга кемнәр килүе белән кызыксынды. Шуңа күрә форумның планын, программасын төзегәндә, моңа игътибарны юнәлттек. Көн саен лекция, әңгәмәләргә вакыт бүләчәкбез. Форумга кадәр кемнең ни белән кызыксынуы, кайсы өлкәдә белемен баетырга теләве турында сораштык. Яшьләргә кызыклы лекторларны чакырдык”, – диде ул.

Судан Татарстанның хәләл продукция җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итәргә тели

Казанда Судан Республикасы делегациясе белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре очрашты

Бүген Татарстанга эшлекле визит белән Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер җитәкчелегендәге делегация килде, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм ТР МДН аппараты җитәкчесе Рәфис Шаһвәлиев каршы алды.

Мөхтәрәм кунаклар белән очрашуда “Хәләл” стандарт комитеты, “Вакыф” Фонды җитәкчелеге, Икътисад министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе, мөселман табиблары берлеге, Партнерлык банкингы үзәге, Республика балалар клиник хастаханәсе һәм хәләл хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре катнашты.

Ике як үзара элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту максатыннан, очрашу барышында перспективалы юнәлешләрне барладылар.
Аерым алганда, Судан Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Надир Йосыф Әльтайеб Бабикер Татарстанда хәләл продукция җитештерү өлкәсе шактый алга киткән булуын билгеләде.

“Суданда күбесенчә мөселманнар яши һәм без сезнең белән барлык өлкәләрдә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Аеруча, хәләл-медицина өлкәсен үстерүдә нәтиҗәле эшли алабыз. Шулай ук вакыфлар системасы тәҗрибәсе белән дә бүлешә алабыз. Мәсәлән, безнең Мәккәдә һәм Мәдинәдә вакыфлы милкебез бар. Бу тәҗрибә белән без, һичшиксез, уртаклашачакбыз”, – дип белдерде илче.

Судан Республикасының РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесенең киңәшчесе Ахмед Халифа Мохамедали Идрис һәм Судан Илчелегенең РФ дәге хәрби атташе урынбасары Мохамед Рахма “Хәләл” стандарты буенча продукция чыгаручы Татарстан җитештерүчеләре белән элемтәләрне җайга салырга вәгъдә иттеләр.
Искәртеп үтик, бүген Судан Республикасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Якын арада Судан башкаласы Хартумга хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен җентекләп өйрәнү өчен эшче төркем җибәреләчәк.

“Алабуга” Европада иң яхшы махсус икътисади зона дип табылган

"Алабуга" Европада иң яхшы махсус икътисади зона дип табылган<br />
Бу хакта “Алабуга” МИЗның 10 еллыгына багышланган утырышта оешманың генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде/(Алабуга, 5 июль, «Татар-информ», Арсений Маврин, Гөлшат Ганиева). “Алабуга” МИЗ зур проектлар өчен Европаның иң яхшы махсус икътисади зонасы дип табылган. Бу хакта МИЗның 10 еллыгына багышланган утырышта “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде. Ул  алынган дипломның кечерәйтелгән күчермәсен истәлек өченРөстәм Миңнехановка  тапшырды.

Территорияне алга таба үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, Тимур Шаһивәлиев хәзерге вакытта глобаль икътисади вәзгыятьнең яхшылардан булмавын билгеләп үтте. Россия икътисадына көнбатыш инвестицияләре күләме 92 процентка кимегән. Кытай инвестицияләренә өметләр дә әлегә акланмаган.

“Мондый шартларда потенциаль партнерларга тәкъдимнәр мөмкин кадәр отышлы булырга тиеш”, – дип саный Тимур Шаһивәлиев. Инвесторлар бизнес белән шөгыльләнү өчен шартлар: территория, инфраструктура, комплектлаучылар, сервис, чимал һәм энергия чыганаклары булган җиргә килергә тели.

“Татастан дәүләт компаниясен булдыруга 70 млн сум акча салды. Нәтиҗәсе – 16 млрд сум инвестицияләр”, – дип белдерде МИЗ генераль директоры. “Кытай шундый ук тәкъдимнәр кертә. РФ Икътисади үсеш һәм Пекин дәрәҗәсендә уртак проектны тормышка ашыру турында карар кабул ителде”, – дип хәбәр итте Тимур Шаһивәлиев. Россия ягыннан аны тормышка ашыру бәясе – якынча 10 млрд сумга якын. Кытай әзер мәйданчык, структура, эшләүче бизнес, ә “Алабуга” 60 яңа резидент һәм күпмиллиардлы инвестицияләр ала.

Тагын бер перспективалы юнәлеш – “Алабуга-2″ мәйданчыгы. Нефть химиясе производстволарын эшләтеп җибәрү буенча чикләүләрне алу өчен индустриаль парк ачылачак. Ел азагына кадәр Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге резидентлары исемлеген төзәргә туры киләчәк.

Татар әдәбиятыннан имтиханны республикада нибары бер укучы гына тапшырган

Татар әдәбиятыннан имтиханны республикада нибары бер укучы гына тапшырганМөслим кызы үзенең китап яратуының сәбәбен 20 хуҗалыклы авылда тууы белән аңлата

 (Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Сәрвәр Хафизова). Быел Татарстанда 11 нче сыйныф укучылары арасында татар әдәбиятыннан имтиханны нибары бер генә укучы тапшырган. Бу хакта Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Шәрипова хәбәр итте.Бердәнбер укучы Флүзә Гиздуллина Мөслим районының 20 хуҗалыклы Сикия авылында яши. Татар теленнән – 92, рус теленнән – 91, әдәбияттан – 72 балл җыйган, ә математикадан база өлешеннән “5”ле алган. Тик кызганыч, шулкадәр тырышып укыса да, вузга үзе теләгән белгечлек буенча укырга керә алмаячак.

Флүзә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булырга хыялланган. Укытучысы, теория өлеше бик авыр бит, дип кисәтсә дә: “Миңа укырга керү өчен шул фән кирәк”, – дип җавап биргән. Ләкин Флүзә җәмгыять белеменнән БДИ бирмәгән. Шуңа күрә аны бу белгечлеккә кабул итмәгәннәр. Хәзер көллияттә башлагыч сыйныф укытучысына укырга җыена. “Татар әдәбиятыннан сынауны берүзем тынычлап бирдем. Әмма биремнәр катлаулы иде”, – ди ул.

“Флүзә безнең мәктәпкә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач килде. Мин дәрестә берәр зур романнардан өзек китерсәм, икенче көнгә ул инде аны укып та килә иде. Үзе дә башка китапларны сорап укыды. Мин аңа анализ ясарга өйрән дип күп итеп китаплар биреп җибәрә идем. Әле барысын җыеп, пакетларга тутырып китергән. Мин белмәгән нәрсәләрне дә белә иде хәтта. Мин аңа этәргеч кенә биргәнмендер дип уйлыйм. Ул үзе бик кызыксынучан, тырыш кыз. Сыйныфыбызда матур әдәбият белән кызыксынучы балалар шактый иде. Күбесенә әдәбияттан “5ле” куйдым”, – ди Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Даутова.

Флүзә әйтүенчә, ул китапны бер көндә дә укып чыга ала. Гадәттә көнгә 4 сәгать укырга тырыша. Үзенең ничә китап укыганын санамаган. Аларның саны бик күп, ди. Татар, рус, чит ил әдәбиятын – барысын да укый. Китапны исә интернеттан түгел, кулына тотып укырга ярата. Башкача аның тәмен тоймый. Бигрәк тә Әмирхан Еники, Һади Такташ, Фатыйх Кәрим, Хәсән Туфан иҗаты күңеленә якын.

2017 елда Криштиану Роналду Казанга килергә мөмкин

2017 елда Криштиану Роналду Казанга килергә мөмкин

“11 миллион халыкны бәхетле итү өчен, бер туп җитә…” – Римзил Вәли

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Радик Сабиров). Футбол буенча Франциядә узган Европа чемпионатының җиңүчесе булып Португалия җыелма командасы танылды. 2017 елда “Роналду һәм компания” инде Казанга килергә мөмкин.

Данлыклы Парижның атаклы “Стад де франс” стадионында узган финал очрашуында Франция һәм Португалия җыелмалары очрашты. Уен кайсыдыр якның өстенлеге белән үтте дип әйтеп булмый. Бәлки шуңадыр да игътибарны әлегәчә, уенның үзеннән бигрәк, Европа чемпионатында төп йолдыз булып саналган Криштиану Роналдуның матч башында ук җәрәхәт алу сәбәпле мәйданнан чыгып китүе җәлеп итәдер. Финал язмышын исә бердәнбер туп хәл итте: өстәмә вакытта Эдер керткән гол португалиялеләргә Европа чемпионы титулын китерде.

Әлеге җиңү ярдәмендә Португалия киләсе елга Казанга килергә мөмкин. Билгеле булганча, 2017 елда Татарстан башкаласы үзендә Конфедерация кубогы уеннарын кабул итәчәк. Әлеге ярышларда дөньяның алты кыйтгасында җиңү яулаган командалар көч сынашачак һәм ошбу турнир дөнья чемпионатын кабул итүче илдә һәм стадионнарда уздырыла. Россия (мәйдан хуҗасы буларак), Германия (гамәлдәге дөнья чемпионы буларак), Австралия, Чили, Мексика, Яңа Зеландия кебек командаларга Европада җиңүче булган Португалия дә кушылды. Африка зонасыннан җиңүче соңрак ачыклана. Җирәбә быел ноябрь аенда Казанда үтәчәк. Әлегә кайсы команданың кайсы шәһәрдә уйнаячагы билгеле түгел (Казаннан тыш, уеннар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочида уза), әмма Татарстан башкаласы Роналду һәм компаниянең “Казан-арена”да уйнаячагына өметләнә. Шунысы да бар: Криштиану берзаман татар кияве дә булып торган иде бит әле. Дөрес, Ирина Шәйхелисламова (Шейк) белән аерылуларына инде берничә ел вакыт үтте…

“Автостат”: Россиядә иң популяр тотылган автомобильләр – Lada белән Toyota

Икенчел базарда элеккечә Lada лидер булып кала, гомуми күләмнең 28% процентка якыны аның өлешенә туры килә

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Июньдә Россиядә кулланылышта булган автомобильләр базарында үсеш 12,4%ка арткан һәм 450 мең данә тәшкил иткән. Бу хакта “Автостат” аналитик агентлыгы үз тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә, дип яза ТАСС.

Шулай итеп, икенчел базарда элеккечә Lada лидер булып кала, гомуми күләмнең 28% процентка якыны аның өлешенә туры килә. Алар 125,6 мең данә тәшкил итә, бу узган елгы шушы ук вакыттагыдан 1,5 процентка күбрәк дигән сүз.

Чит ил машиналары арасында Toyota автомобиле лидерлык итә, алар 51,9 мең (+18%). Өченче урында – Япониянең Nissan автомобиле (23,6 мең данә), бу маркадагы тотылган автомобильләрне сату күләме 15% ка арткан.

Июньдә Россиянең икенчел базарында 13,6 мең күләмдә Lada Samara (+5,6%) лидерлыкта калган, икенче урында – 13,2 мең тотылган Lada 2107 (-6,7%), ә өченче – Ford Focus (11,3 мең данә, +20,3%), ул тотылган җиңел автомобильләр базарында иң күп сатыла торган чит машинасы титулын саклый.

2016 елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча Россиядә җиңел автомобильләрнең икенчел базарында үсеш 11 процентка арткан һәм 2,5 млн берәмлек тәшкил иткән.

Кубань хакимияте Сириядә һәлак булган очучы Рәфәгать Хәбибуллин гаиләсенә миллион сум түләячәк

Рәфәгать Хәбибуллин белән хушлашу чарасы 12 июль көнне Краснодар крае Кореновск шәһәрендә узачак

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Краснодар крае Сириядә һәлак булган 55нче аерым хәрби авиация полкы командиры, полковник Рәфәгать Хәбибуллинның гаиләсенә ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Интерфакс” агентлыгы яза.

“Губернатор йөкләмәсе буенча очучының туганнарына бер миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтеләчәк”, – дип белдергән агентлык әңгәмәдәше.

2016 елның 8 июлендә Россия хәрби очкыч-инструкторлары Ми-25 вертолетында хәрби биремне үтәгәндә “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россиядә тыелган) террорчылык төркеме тарафыннан бәреп төшерелгән һәм Сирия Хөкүмәте армиясе контролендәге территория тирәсенә төшкән. Экипаж әгъзалары – командир Рәфәгать Хәбибуллин һәм очучы-инструкторы Евгений Долгин һәлак була.

Рәфәгать Хәбибуллин белән хушлашу чарасы 12 июль көнне Краснодар крае Кореновск шәһәрендә узачак, шул ук көнне Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районының Вязовый Гай авылында җирләнәчәк.

“ИННОПРОМ-2016″ күргәзмәсендә “КАМАЗ” компаниясе “киләчәк кабинасы”н тәкъдим итә

Күргәзмәдә ике меңнән артык Россия һәм халыкара компанияләр җитәкчеләре, үсеш институтлары һәм хакимият органнары вәкилләре катнашачак “КАМАЗ” ГАҖ VII «ИННОПРОМ-2016» Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнаша. Ул 11-14 июль көннәрендә Екатеринбургта узачак. Чара кысаларында Россия Федерациясенең “Индустрия” Илкүләм сәнәгать премиясе тапшырылырга тиеш.

“КАМАЗ” ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, күргәзмәдә ике меңнән артык Россия һәм халыкара компанияләр җитәкчеләре, үсеш институтлары һәм хакимият органнары вәкилләре катнашуы көтелә. Шул исәптән, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Һиндстан дәүләт сәнәгать һәм сәүдә министры Нирмала Ситхараман, Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев.

Екатеринбургтагы халыкара күргәзмә мәйдачыгы белән “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин да танышачак. «ИННОПРОМ-2016»да компания үзләренең иң соңгы уникаль эшләнмәләре – “КАМАЗ-2020″ кабинасын тәкъдим итәргә ниятли.

Искәртеп узабыз: “киләчәк кабинасы” беренче тапкыр узган елның сентябрь аенда Мәскәүдә узган «КОМТРАНС-2015» халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителгән иде.

“Кол Шәриф” мәчете яңа кәгазь акчалар өчен символлар исемлегендә

Ил тарихында беренче тапкыр яңа акча билгеләрендә нәрсә сурәтләнәчәген россиялеләр үзләре тәкъдим итә ала

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). “Кол Шәриф” яңа банкноталар өчен символлар исемлегендә пәйда булды, дип хәбәр ителә твоя-россия.рф порталында. Мәчет Россиянең тугыз федераль округы символлары картасында билгеләнде, элегрәк аңа Казан Кремле дә кертелгән иде.

Искәртеп узыбыз: 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралар өчен символлар сайлауны Россия банкы игълан итте. Ил тарихында беренче тапкыр яңа акча билгеләрендә нәрсә сурәтләнәчәген россиялеләр үзләре тәкъдим итә ала. Сайлау өч этапта узып, 2016 елның 7 октябрендә тәмамланачак.

8 июльгә твоя-россия.рф сайтында яңа банкноталарга символлар өчен 450 мең кеше тавыш биргән. Кулланучылар 3,7 меңнән артык символ тәкъдим итсә дә, 5 мең тавыш чиген нибары 15е генә узган.

Яңа банкноталарга шәһәр символларын 28 июльгә кадәр тәкъдим итеп була.

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Актанышка юл тота

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы Актанышка юл тота

Биредә милли йолалар, авыл туризмы юнәлешендә бик күп чаралар үткәреләчәк

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Актанышта булачак. Әлеге оешманың Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты каршында барлыкка килгәнен искәртик. 13, 14, 15 июль көннәрендә Актанышта узачак чаралар турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә оешманың рәисе Кадрия Идрисова сөйләде.

Актанышка сәфәрдә Татарстанның 32 районыннан, Россиянең 22 төбәгеннән вәкилләр, Таҗикстан, Австралия, Беларусь, Польша, Казакъстан, Төркмәнстаннан 10 кунак катнашачак. Барлыгы 150 ләп делегатның авылларга 5 төркемгә бүленеп баруы ниятләнә.

“Безнең максат – бу җирлектәге йолаларны, татар халкының яшәешен өйрәнү, танылган шәхесләрен барлау һәм авыл туризмы өлкәсендә чаралар уздыру”, – дип белдерде Кадрия Идрисова.

Ураза гаетендә Казан җәмәгать транспорты 4.30 сәгатьтә йөри башлый

5 июльгә җәмәгать транспорты өчен махсус режим пассажирларны бәйрәм намазына алып бару өчен кертелә

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Быел 5 июльдә билгеләп үтелә торган Ураза гаете көнендә Казанның җәмәгать транспорты махсус режимда эшләячәк. Автобуслар һәм троллейбуслар пассажирларны бәйрәм намазына алып бару өчен 4.30 сәгатьтә маршрутка чыгачак, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 74а, 75, 91-нче номерлы автобус һәм 1, 2, 12-нче номерлы троллейбус маршрутлары шәһәрлеләрне Казан мәчетләрендәге бәйрәм чараларына илтеп җиткерәчәк.
5 июльдә Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы 6.30 сәгатьтә башланачак. 7.00 сәгатьтә гает намазы башлана, соңыннан хөтбә укылачак.
Татарстан башкаласында, Ураза гаете уңаеннан, төп чаралар республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә узачак.

Татарлыкны саклау өчен рус телендә дә мәкаләләр бастырабыз – “Татар дөньясы” газетасы редакторы

Татарлыкны саклау өчен рус телендә дә мәкаләләр бастырабыз  – “Татар дөньясы” газетасы редакторы

Фото:Рамис Латыпов

 Омскида чыгучы “Татар дөньясы” газетасы редакторы милли матбугатның иң зур проблемасын тел бетүдә күрә
 (Казан, 1 июль, “Татар-информ”). VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында катнашучы “Татар дөньясы” газетасы редакторы Гөлсинә Әхмерова фикеренчә, төбәкләрдә татар телен саклап калу юллары икәү генә – мәктәптә укыту һәм гаиләдә өйрәнү.

Омск өлкәсендә 2003 елдан бирле чыгып килүче “Татар дөньясы” газетасының тиражы бүгенге көндә 2500 данә тәшкил итә. Гөлсинә Әхмерова газетада татарча да, русча да материаллар бастыруларын әйтте. Рус телендә милли темаларга язмалар татар телен белмәүче милләттәшләрнең татарлыгын саклап калырга мөмкин, дигән фикердә ул.

“Төбәкләрдә татар теле юкка чыга, шуңа милли матбугатның хәле аяныч ”, – диде Гөлсинә Әхмерова. Аның фикеренчә, телне бары тик ике генә юл белән саклап була – аны мәктәптә укытып һәм гаиләдә өйрәтеп. Омск өлкәсендә татар теле факультатив буларак шәһәрдәге бер генә мәктәптә, төбәктә 15 мәктәптә керә. Хәтта электән үк милли укытуга көчле басым ясаган Үләнкүл авылы мәктәбендә дә татар теле предмет буларак берничә сыйныфта гына калган. Әмма, журналист сүзләренчә, татар теле дәресләре рус телен укытуга зыян салмый: Үләнкүл мәктәбе укычыларының халыкара рус теле олимпиадасында урыннар алуы – моңа дәлил.

Гөлсинә Әхмерова татар телен укыту проблемасын хәл итү юлын да билгеләде. “Мәктәпләрдә 4 базис планы тәкъдим ителә, ата-аналар, мәктәп берсен сайлап, шуның буенча балаларын укыта ала. Шул рәвешле татар телен дә укытып булыр иде”, – дигән фикер җиткерде ул.

Мөселманнар Кадер кичәсен көтә

Ул Рамазан аеның соңгы 10 көнендә була

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Мөселманнар өчен айлар арасында Рамазан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе Рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Мөселманнар аны бүген булыр дип өметләнә. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк.Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” МА корреспондентына белдергәнчә, Кадер кичәсе Рамазан аеның 27 нче көненә туры килә, әмма бу төгәл билгеле түгел. “Бу Ходайга гына мәгълүм, шулай да без өметләнеп көтәбез инде”, – диде хәзрәт.

“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, – диелә Коръән Кәримнең 97 нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3 нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелә.

Бу хакта Раббыбыз Кадер кичәсе турындагы аерым сүрәдә ачык аңлаткан: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр”. (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе – иминлек кичәсе – таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)».

Татарстанда коточкыч зур еланга тап булганнар (ФОТО)

Быел еланнар артык күп, дигән фикер дөреслеккә туры килә булып чыкты. Элегрәк тә Балтач районының «аскы ягы»ннан (халыкта Малмыж ягындагы авылларны шулай атыйлар) кайткан печәннән елан чыккан очраклар булган.

Әмма моның кадәрлесе тәүге тапкыр.

Павел Астахов Рөстәм Миңнеханов белән Әсгать Сәфәровка рәхмәт белдергән

Омбудсмен аларга Истанбулдан балалар бию коллективын эвакуацияләүдәге ярдәме өчен рәхмәт әйткән

(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). РФ Президенты карамагындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле Павел Астахов instagramдагы битендә: “БИСЕРИНКИ балалар бию ансамбле Истанбулдан Россиягә исән-имин кайтып җитте. Көтмәгәндә Истанбул аэропортындагы теракт “тоткыны” булган 15 кыз (11-12 яшь) иртә таңнан Казанга кайтып җитте. Татарстан җитәкчеләре, шәхсән Р.Н.Миңнехановка һәм Ә.А.Сәфәровка кызларны оператив төстә коткарган өчен бик зур рәхмәт! Балаларны саклагыз!” – дип язган.

Искәртәбез: Чаллы балалар бию коллективы Истанбул аша Болгариядә узган конкурстан кайта иде. 15 бала һәм аларны озата йөрүче җитәкчеләре “яшел коридор”ны узган вакытта, аэропортта шартлау яңгыраган. Рейсны кичектерделәр һәм балалар документларсыз һәм акчасыз чит илдә калырга мәҗбүр булды. Республика җитәкчелеге тиз арада балаларны Татарстанга кайтару мәсьәләсен хәл итте. Хәзерге вакытта “Бисеринки” кызлары өйләрендә инде.

Истанбул һава аланындагы шартлауларны оештыручылар билгеле

Шартлаулар чыгышлары белән Россия, Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан булган кешеләр тарафыннан оештырылган

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Истанбулның Ататөрек исемендәге һава аланындагы шартлауларны чыгышлары белән Россиядән, Кыргызстаннан һәм Үзбәкстаннан булган кешеләр оештырган. Бу хакта, Рейтер агентлыгына сылтама белән, “РИА новости” хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 28 июнь кичендә Истанбулның Ататөрек исемендәге халыкара һава аланында өч шартлау булды. Соңгы мәгълүмат буенча, теракт нәтиҗәсендә 42 кеше һәлак булган, шул исәптән 13 чит ил гражданы. 239 кеше яраланган.

Төркия Премьеры Бинали Йылдырым хәбәр иткәнчә, җыелган дәлилләр терактның “Ислам дәүләте” (ДАИШ, Россия Федерациясендә тыелган) тарафыннан оештырылганлыгын күрсәтә. 

Милли матбугат – туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы – Маргарита Лянге

Милли матбугат – туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы – Маргарита Лянге 30 июнь 2016,17:14

 Милли басмаларны саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк дигән фикердә ул
(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген журналистика матди һәм ышаныч кризисы кичерә. Былтыр илдә басма матбугат тиражы 12 процентка, реклама керемнәре 32 процентка кимегән. Бу хакта бүген Казандагы “Корстон” комплексында Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумы кысаларында уздырылган семинарда Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта редакцияләрдә штат кыскартыла. Кризис шартларында журналистика трансформация кичерә. Бу котылгысыз, чөнки бүген 1-2 кеше белән дә редакция оештырырга мөмкин. Бу, үз чиратында, журналистның берничә эшне берьюлы башкаруын күз уңында тота: ул яза да, фотога яки видеога да төшерә, кирәк икән, видеоязманы монтажлап, эфирга да бирә белергә тиеш. Юк икән, аның урынына башкалар килә, дип сөйләде Маргарита Лянге.

Шулай да, аның сүзләренчә, кризис шартларында күсәкнең иң авыр башы басма милли матбугат чараларына төшә: аларга катгый көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Укучылар саны көннән-көн кими. Моңа билгеле бер дәрәҗәдә “тел киртәсе” дә йогынты ясый, чөнки милли телләрдә укучылар гына түгел, сөйләшүчеләр дә азая. Әмма милли басмаларны саклап калу бик мөһим, чөнки алар туган телне һәм мәдәниятне саклап калу чарасы булудан тыш, еш кына беренчел мәгълүмат чыганагы булып та хезмәт итә. Милли матбугат аудиториягә тугрылыгы, һәркемгә якын, әһәмиятле, кызыклы булырдай темаларны яктыртуы белән аерыла.

Маргарита Лянге фикеренчә, милли матбугат чараларын саклап калу өчен журналистларга гражданлык институтлары белән актив эшчәнлек алып барырга кирәк. Ул басмаларның интернет-версиясен үстерү, штат санын кыскартып, булган хезмәткәрләрне “мультимедиалылык”ка өйрәтү, төрле акцияләр, бәйгеләр һәм башка кызыклы чаралар үткәреп, үз-үзеңне рекламалау, шул рәвешле, аудиториядә генә түгел, хакимияттә дә ММЧга карата лояль караш булдыру мөһимлеген ассызыклады. Киләсе 5-7 елда журналистика тармагының гаҗәеп үзгәрешләргә дучар булачагын билгеләп, алардан курыкмаска өндәде.

Искәртеп үтик: Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумында Россиянең 25 субъекты: Әстерхан, Киров, Мәскәү, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Самара, Сарытау, Свердловск, Пенза, Төмән, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чуашстан республикалары, Ханты-Манси автономияле округы һәм башка төбәкләрнең матбугат чараларының 230 вәкиле катнаша. Форумның пленар утырышы иртәгә, 1 июль көнне, “Корстон” комплексында була.

Буада яңа мәдрәсә салына

Хәзерге мәдрәсәдә урын җитми

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). Буада яңа мәдрәсә төзелә башлады. Бу хакта районның “Байрак” газетасы хәбәр итә.

Дөресен әйткәндә, тарихи урынына кайтарып салынган гамәлдәгесе дә чагыштырмача яңа ич әле. Тагын бер мәдрәсә төзү кирәкме, дигән сорау куя газета.

“Хәзер мәдрәсә урнашкан урында элек тулы комплекс булган. Күптән түгел мәдрәсә территориясендәге аннан алынган җирләрне кайтаруга ирештек. Анда май-сыр комбинаты биналары иде. Озак “эшсез” тордылар. Безгә территорияне анда мәдрәсә төзү шарты белән кайтардылар. Гамәлдәге гыйлем алу йорты гөрләп тора. Анда яшь шәкертләр дә, олылар да дин сабагы алалар. Мәдрәсәдә укучыларга кысан була башлады. Күз алдына китерегез, шунда тулай торак, ашханә, уку бүлмәсе, уңайлыклар чамалы гына. Яңа бинада, иншалла, барысы да әйбәт булыр иде. Территорияне дә төзекләндерергә уйлыйбыз”, – дип белдерә директор Рәшит хәзрәт Маликов җирле басмага.

Мәдрәсә тарихи урынына кайтарыла. Элеккеге мәдрәсә агачтан булган, хәзер таштан төзелә. Тәрәзәләрдә, кәрнизләрдә элеккеге мәдрәсәнең архитектура стиле кабатланачак. Гамәлдәге мәдрәсәдә дә тәрәзәләр элеккечә ясалган.

2015 елның 10 октябрендә булачак мәдрәсәнең истәлек ташы салынган. Төзелешкә халык, оешма-предприятиеләр хәлдән килгәнчә ярдәм итә. 500 мең сум акча хәйрия акчасы җыелган. Бу эшкә буалыларның өлеш кертүләренә ышаналар. Бу хакта “Байрак” газетасы хәбәр итә.

Татарстан “бердәмроссиялеләре” балаларның җәйге ялы турында закон кабул итү яклы

Закон проекты җәй дәвамында эшләнәчәк

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Максим Кирилов). “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге балаларның җәйге ялы турындагы республика һәм федераль закон кабул итү башлангычы белән чыгарга җыена. Бүген бу хакта “Заречье” лагерена матбугат туры барышында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев белдерде.

“Бердәмроссиялеләр”нең төп эш юнәлеше булып социаль яклау санала. Партиялеләр балаларның җәйге ялын оештыруны үз контрольләренә алган. “Әни киңәшләре” республика партия проекты кысаларында партия әгъзалары ата-аналар белән берлектә лагерьларга барып, анда куркынычсызлык таләпләренең үтәлешен тикшерә. Бу җәйдә Татарстан укучылары өчен 1300дән артык төрле ял базасы оештырылган. 119 шәһәр яны стационар лагере, 109 палаткалы лагерь, Кара диңгез ярында 5 лагерь, 969 мәктәп яны лагеры, 120 хезмәт һәм ял лагере һәм 18 шифаханә эшли.

Татарстан хакимияте балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә аерым игътибар бирә. Барлык лагерьлар катгый контроль узган, график буенча янгынга каршы укыту оештырыла, хезмәткәрләрнең барысы да беренче медицина ярдәме күрсәтә белә.

Казанның Киров районында урнашкан “Заречье” лагеренда журналистлар өчен таныштыру экскурсиясе оештырылды. ММЧ вәкилләре өчен аны “Ял” шәһәр балалар һәм яшьләрне сәламәтләндерүне, ялын, мәшгульлеген оештыру үзәге директоры Илсур Хисмәтуллин үткәрде.

Беренче эш итеп ул журналистларга лагерьда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар комплексы турында бәян итте. Бердәм куркынычсызлык системасына 16 видеокүзәтү камерасын урнаштыру, барлык биналарын автоматлаштырылган янгын куркынычсызлыгы системасы белән җиһазландыру, “Стрелец-мониторинг” автоматлаштырылган системасын үзләштерү, хосусый сакчылык предприятиесе тарафыннан сак тәэмин итү, заманча коймалар  тоту һәм үткәрү режимын оештыру һәм башкалар керә. Биредә “Заречье” лагеренда ял оешмасы буйсынган норматив-хокукый нормалар исемлеге зур кызыксыну уятты. Алар – барлыгы 15. Һәм боларның барысы да бер балалар лагерына кагыла. Республика дәрәҗәсендә андый норматив-хокукый актлар дистәләгән, ә федераль дәрәҗәдә тагын да күбрәк. Әмма бердәм федераль акт җитми, дип белдерде Андрей Кондратьев.

“Ярдәм”дә бүгенге ифтар Төркиянең Казандагы Генераль консуллыгы булышлыгында үткәрелә

Иртәгә исә рамазан чатырында – ”Журналистика һәм әдәбият” көне

 (Казан, 29 июнь, “Татар-информ”). Күрү сәләтен югалткан кешеләрне укыту-тернәкләндерү эшләре белән гомуммәгълүм “Ярдәм” үзәге һәм мәчете биләмәләрендә быел да рамазан ае дәвамында ифтар ашлары уздырыла. ТР Диния нәзарәте андагы рамазан чатырында бүгенге ифтарны Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы ярдәмендә үткәрә. Бу хакта Генераль консуллык хәбәр итә.

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов “Татар-информ” вәкиленә бүгенге ифтарның традицион дини мәҗлес булуын, бер яктан да үзгә түгеллеген әйтте. Казанда яшәүче төрекләр дә киләчәкме икәнлеге турында мәгълүматы булмавын әйтте. Сукырлар, начар күрүчеләр һәм мәчетебезгә даими йөрүчеләр булачагын әйтте. “Төркия консуллыгы былтыр да ифтар уздыруда катнашкан иде, бу шушы матур багланышның дәвамы”, – диде Илдар Баязитов.

Иртәгә исә рамазан чатырында – ”Журналистика һәм әдәбият” көне үткәрелә. Рамазан аенда “Ярдәм” мәчете чатырына ифтарга журналистларны, язучыларны, шагыйрьләрне бергә җыю традициягә әйләнде. Ул инде 3 нче ел рәттән шулай үткәрелә. Чираттагы ифтарда милли-мәдәни, шигъри программа тәкъдим ителәчәк. Шагыйрьләр яңа дини шигырьләрен укый, әдипләр хикмәтле сүз әйтәчәк, дип вәгъдә бирде аны оештыручы “Ярдәм” фонды.

Чаллының “Бисеринки” коллективы Истанбулдан Казанга очты

Татарстанда елан чагу очраклары тагын да арткан

Соңгысы очрак кичә теркәлгән

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казанда елан чагудан зыян күргән кешеләр саны 6 га җиткән. Мондый очракның соңгысы кичә теркәлгән, республика буенча — 27очрак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы корреспондентына Токсикология үзәге җитәкчесе вазифасын башкаручы Алия Насыйбуллина хәбәр итте.

Соңгы 5 ел эчендә елан чагып, Казандагы Токсикология үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр арасында үлү очраклары булмаган. “Елан чагудан кеше үлми. Моның өчен еланнар оясына эләгергә кирәк. Бит һәм муен тирәсен чакса гына кеше һәлак булырга мөмкин. Шулай ук елан агуы балаларны үтерергә мөмкин. Кара еланда кешең аңын җуйдырырлык яки комага китәрлек нейротроп агу юк”, – дип аңлатма бирде табибә. Аның сүзләренчә, кара еланның агуы канның оешучанлыгына тәэсир итә. Бу исә зыян күрүчедә тромбоза (кан тамырларында кан төерләре) китереп чыгарырга мөмкин.

“Кан тамырларыннан кан элеккечә аксын өчен, елан чакканнан соң жгут салырга ярамый. Чөнки, нәтиҗәдә, очлыкны саклап кала алмавыбыз бар. Әгәр дә барлык кагыйдәләр дә үтәлә икән, еланнан зыян күрүчеләр 3-4 көндә хастаханәдән чыга”, – диде Алия Насыйбуллина.

Фамилиясен әйтергә теләмәгән Әлфия ханым елан чакканнан соң 6 көн Кайбыч район хастаханәсендә ятып чыккан. “Елан җиләк җыйганда, тау башында чакты. Мин аны күрмәдем дә, кара башы гына чалынып китте. Башым әйләнә, йөрәгем каты тибә башлады. Беренче ярдәмне авылдагы шәфкать туташы күрсәтте. 2 сәгать үткәнче, район хастаханәсенә барып җиттем. Анда агуга каршы дарулар биреп, уколлар кададылар”, – диде зыян күрүче.

Сүз уңаеннан: Татарстанда ике төрле агулы елан бар – кара елан һәм бакыр елан. Табибларга мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеген кара елан чаккан булган.

“Рубин” тренеры: “Без Россия чемпионатының беренче турына көчле хәлдә керешергә тиеш”

"Рубин" тренеры: "Без Россия чемпионатының беренче турына көчле хәлдә керешергә тиеш"<br />

Фото:Михаил Захаров

Казан клубы быелгы ике сезон арасында икенче ачык күнегү үткәрде

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов, Гөлшат Ганиева). Бүген Казанның “Рубин” клубы үзенең “Крылья Советов” паркындагы базасында быелгы ике сезон арасында икенче ачык күнегүне үткәрде. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе күнегүләрнең беренче 20 минутын күзәтеп, команданың баш тренеры Хавьер Грасиянең чираттагы дипломатик чыгышын ишетте.

“Рубин” составында беренче яңа уенчы, Швейцария сакчысы Мориц Бауэрның пәйда булуын әйтеп узарга кирәк. Ә менә икенче яңа уенчы, Испания саксычы Серхио Санчес мәйданчыкта күренмәде. Владимир Дядюн белән Данияр Билалетдинов та яңа состав белән шөгыльләнмәде. Күптән түгел операция салган Олег Кузьмин уен кырына таякка таянып һәм Сергей Рыжиков ярдәмендә чыкты.

Грасия Кузьминның кайчан сафка басачагын әйтмәде, бары “Рубин” капитанының сезон башында уеннарда катнашмаячагын гына аныклап үтте.

Журналистлар белән аралашкан вакытта остаз авызыннан бернинди яңалык та ишетелмәде, әмма Казан клубы белән үткәргән беренче эш атнасыннан канәгать калуын таныды.

“Беренче атна бик яхшы узды. Алда иптәшләрчә матчлар, Австриядә узачак җыеннар вакытында тизлекне арттырачакбыз. Составны көчәйтү дәвам итә, эшләр тулы куәтенә бара, без Россия чемпионатының беренче турына көчле хәлдә керешергә тиеш”, – диде Грасия.

29 июнь көнне “Рубин” Австриягә җыенга китә, анда 1 июль көнне Венаның “Рапид” командасы, аннары кайбер Англия командалары белән уйнаячак. Җыен программасы  “Рубин”га Грасия килгәнче төзелгән булган. “Мин спарринг-партнерларны бик җентекләп сайлыйм, – дип шәрехләде уен челтәрен казанлыларның остазы. – Иң мөһим эш күнегүләр кырында бара дип саныйм”.

“Рубин”ның ике сакчы сатып алган трансфер кампаниясе турында сөйләгәндә, Грасия команда нәкъ менә сактан төзелергә тиешлеген белдерде. “Йорт нигездән башлап салына, ә соңыннан күп катлар төзергә була. Барысы да акрынлап эшләнелә. Без уенчыларны базар вазгыятенә карап сатып алдык, җиңелрәк алып булганнарны сайладык. Башкаларына караганда, нәкъ менә сакчы позицияләрен ябу җиңелрәк булды”, – диде ул.

Грасия беренче Австрия җыенында команданың составын атап тормады. “Хәзерге вакытта команда белән шөгыльләнүчеләр җыенга барачак. Бәлки без үзебез белән яшьләр составының берничә уенчысын да алырбыз. Мин үз карамагымда булган футболчыларны күзәтүне дәвам итәм. Бары шуннан соң гына көчәйтү турында әйтеп булачак”, – дип аныклап узды команда остазы.

Уен кырында булмаган Дядюн, Билалетдинов һәм башка футболчылар турында сөйләгән вакытта Грасия алар буенча карарлар “Рубин”га ул килгәнче үк кабул ителгән булуны әйтте. “Әлеге уенчылар дубльдә түгел. Мин Казанга килгәнче үк төп составта һәм яшьләр составында уйнаячак футболчылар исемлеге бар иде. Мин әлеге уенчылардан канәгать түгел дияргә ярамый”, – дип белдерде ул.

 

“Kazan-Arena” медиафасадында Евро-2016ның ярымфинал һәм финал матчлары күрсәтеләчәк

Футбол буенча Европа чемпионатының ярымфинал матчлары 6 һәм 7 июль, ә финалы 10 июль көнне узачак УЕФА “Kazan-Arena” стадионының медифасадында футбол буенча Европа чемпионатының ярымфинал һәм финал матчларын туры трансляцияләүне хуплаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә үз чыганакларыннан мәгълүм булды.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, Евро-2016ның хәлиткеч матчларының туры трансляциясен оештыру мәсьәләсе Европа чемпионаты башланганчы ук стадион җитәкчелеге тарафыннан уйланылган. Әмма башта УЕФАның җавабы тискәре булган. Тик озак дәвам иткән сөйләшүләрдән соң оешма медиафасадта турнирның ике ярымфинал һәм финал матчларын трансляцияләүгә ризалык биргән. Футбол буенча Европа чемпионатының ярымфинал матчлары 6 һәм 7 июль, ә финалы 10 июль көнне узачак

Җанатарлар матчларның трансляциясен  автокинотетар һәм кинотеатр форматларында карый алыр дип ниятләнә. Беренче вариантта тиешле сәгатьтә стадион янындагы парковкага килү дә җитә. Ә кинотеатр форматын оештыру өчен утыру урыннары мәсьәләсе хәл ителә. Медиафасад каршына стадионда республика ифтарыннан соң калган эскәмияләр куелырга мөмкин.

“Без аншлаг булыр дип көтәбез” , – дип белдерде агентлыкның әңгәмәдәше. Хәзер Евроның хәлиткеч матчларын “Kazan-Arena” медифасадында күрергә теләгән җанатарларның күпме булачагы санала.

 

Татарстан кызы – Бөтендөнья матурлык конкурсында җиңүче

Татарстан кызы - Бөтендөнья матурлык конкурсында җиңүче

 Таҗ иясе конкурсны үз илендә үткәрү хокукына ия була
 (Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Дөньяның матур һәм талантлы хатын-кызлары арасында үткәрелгән Mrs. Planet 2016 халыкара конкурсында беренче тапкыр татарстанлы җиңде. Финал Болгариядә Кара диңгез яры буенда узды. Ике конкурсант Россия данын яклады, аларның берсе Татарстаннан – Рада Кузьмина.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә әңгәмәсендә конкурсны оештыручыларның берсе Наталья Киселева гүзәллек ярышының икенче ел рәттән ни өчен Болгариядә үткәрелүе хакында сөйләде. «Mrs. Planet 2016 конкурсы Mrs. World, Mrs. Universe кебек рейтингка кергән матурлык конкурсларының берсе санала, 7 ел үткәрелә. Конкурста катнашучылар арасында кастинг дөньяның төрле почмакларында конкурсның лицензияле вәкилләре тарафыннан үткәрелде. Катнашучылар матурлык, талант һәм ниндидер өлкәдә уңышлары буенча сайлап алына”, – дип аңлаттты агентлык әңгәмәдәше.

“Таҗ иясе конкурсны үз илендә үткәрү хокукына ия була, киләсе елга Татарстан Mrs. Planet 2017 конкурсын кабул итәр дип ышанабыз. Узган ел конкурста Украина вәкиле җиңде, әмма ,анда тотрыксыз сәяси вазгыять булу сәбәпле, оештыручылар аны икенче ел рәттән Болгариядә үткәрергә карар итте”, – диде Киселева.

Жюри әгъзалары Бразилия, Сербия, Болгария, Грузия, Эстония, Украина, Албания, Франция һәм Россиядән булган.

Финалда Татарстан гүзәле Украина, Македония, Сербия, Эстония, Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Австралия, Малайзия, Болгария һәм Сингапур вәкилләре белән гүзәллектә үзен сынаган.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

Татарстанда татарлар өчен “Дуслык” төбәкара балалар сменасы ачылды

Сменада Россиянең 23 төбәге һәм өч чит илдән 300ләп укучы катнаша (Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Кичә “Костер” Республика балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә татар балалары өчен “Дуслык” төбәкара сменасы ачылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Төбәкара смена 8 июльгә кадәр гамәлдә була. Сменада Россиянең 23 төбәгеннән һәм 3 чит илдән – Казакъстан, Төркмәнстан һәм Кыргызстаннан – барлыгы 300ләп укучы катнаша. Алар арасында – олимпиада, конкурсларда җиңүчеләр, балалар иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмалары активистлары.

“Дуслык” сменасында катнашучылар өчен галимнәр, вуз укытучылары, язучылар, республиканың сәләтле яшьләре белән очрашулар була. Алар шулай ук Кырлайда, Казанның истәлекле урыннарында экскурсияләрдә булачак, татар телендәге спектакльләр караячак.

Казан Кремле “Хәзинә”сендә – Башкортстанның заманча сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе

Казан Кремле “Хәзинә”сендә – Башкортстанның заманча сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе

 6 залда барлыгы 99 картина һәм 4 сын тәкъдим ителә
(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген Казан Кремлендәге “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Башкортстан Республикасының заманча рәсем һәм сынлы сәнгать үрнәкләреннән торган күргәзмә ачылды.

Бу көннәрдә Татарстан рәссамнары хезмәтләренең Уфада тәкъдим ителүен билгеләп узыйк. “Хәзинә”дәге күргәзмә исә шуңа җавап рәвешендә оештырылган. Аны ачу тантанасында Башкорстаннан килгән тулы бер делегация катнашты.

ТР Мәдәният министрлыгы хезмәткәре Гүзәл Минһаҗева кунакларны министр Айрат Сибагатуллин исеменнән сәламләп, без сезнең килүне күптән көттек, иҗатыгызны күрүгә бик шатбыз, диде.

Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Виктор Аршинов Башкортстан рәссамнары хезмәтләрен берләштергән шундый күләмле күргәзмәнең Татарстанда моннан 30 ел элек оештырылганын билгеләп үтте.

Россия Рәссамнар берлегенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе Хатыйп Фазылов татар һәм башкорт халыкларының рухи якынлыгын, тугандашлыгын искәртеп, без һәрвакыт бергә булырга тиеш, диде. Ул үзара хезмәттәшлекнең дәвамлы, кызыклы, ике як өчен дә файдалы булачагына өмет баглады.

Тантанада Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да катнашты. УлмТатарстан белән Башкортстан арасындагы дуслык, туганлыкның, хезмәттәшлекнең күптәннән килүен, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр, музыкантлар, җырчылар арасында тыгыз элемтә барлыгын билгеләп үтте. “Әмма, ни үкенеч, рәссамнар арасында андый иҗади бәйләнешләр, ни өчендер, моңа кадәр булмады. Бу очракта гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Гаеп атта да, тәртәдә дә бардыр. Әмма бу хезмәттәшлек ике халык өчен дә бик кирәк”, – дип сөйләде анда Роберт Миңнуллин. Аның фикеренчә, Башкортстан рәссамнары хезмәтләре күпкә миллирәк булуы, төркилекне, борынгылыкны, халык авыз иҗаты төсмерләрен чагылдыруы белән аерылып тора.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республика ифтары уңышлы узды”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Республика ифтары уңышлы узды”

Быел ифтарны уздыруга 100ләп эшкуар үзеннән өлеш керткән

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). IV Республика ифтары уңышлы узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чара төгәлләнгәннән соң журналистларга әнә шул хакта әйтте.

“Минемчә, ифтар бик әйбәт, уңышлы узды. Шулай да, нәтиҗәләр соңрак ясалачак, әлегә берни әйтеп булмый”, – дип билгеләп үтте ул.

Искәртеп үтик: чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Республика күләмендә дүртенче мәртәбә үткәрелгән мәҗлестә 10 меңләп кеше катнашуы көтелгән иде. Камил хәзрәт Сәмигуллин шул сандагы кешегә исәпләнгән чакыру билетларының кичә тулысынча таратылып бетүен әйтте. Бүген иртән килеп тә, билет таләп итүчеләр булган.

“Кеше шул рәвешле билет таләп итә икән, ул, һичшиксез, килергә тиеш иде. Без аларның килгәнлегенә ышанабыз” – диде мөфти. Шул ук вакытта ифтарда күпме кеше катнашуын төгәл генә санау мөмкин түгеллеген искәртте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, ифтарда катнашучыларның составын исәпкә алганда, чараны халыкара дип атарга да була. Республикакүләм мәҗлестә Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге вәкиллеге хезмәткәрләре, Бахрейн Корольлегенең РФдагы вәкиле Әхмәд Абдулрахман әс-Саати катнашты. Мөфти сүзләренчә, соңгысы шундый күләмле ифтарны Бахрейнда уздырып карау нияте барлыгы, ислам илләрендә стадионнарның футбол уйнау өчен генә түгел, намаз уку өчен дә файдалану кирәклеге турында әйткән.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, республика ифтарын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, уздырды, анда 800ләп волонтер эшләде. Соңгылары арасында респбулика районнарыннан килүчеләр дә бар иде.

РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов билгеләп үткәнчә, быел ифтарны уздыруга 100ләп эшкуар үзеннән өлеш керткән. Кемдер акчалата, азык-төлекләтә ярдәмен күрсәтсә, икенче берәүләр төзелеш материаллары, казаннар белән тәэмин иткән, волонтерлар җыярга булышучылар да булган

Татар дөньясындагы беренче Коръән сүзлеге – Казанда тәкъдим ителде

Татар  дөньясындагы беренче Коръән сүзлеге - Казанда тәкъдим ителде

Фото:Михаил Захаров

 Каюм Насыйриның иң олы фәнни хезмәтен галимнәр революцион ачыш дип бәяли
(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Татарстан Милли китапханәсендә Каюм Насыйриның кулъязмалары буенча төзелгән басмаларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы булды. Анда китапны төзүчеләр, төрле китапханәләрдә эшләүче хезмәткәрләр, Каюм Насыйри иҗатын өйрәнүчеләр, Россия ислам институты студентлары һ.б. лар килгән иде.

Каюм Насыйриның Казандагы музей йорты директоры Рушания Шәфигуллина сүзләренчә, моңа кадәр КФУда һәм Россия ислам институтында китап белән таныштырганнар.

Басма үзе 2 томнан тора. Беренче том Казанда 1861 елда “Кәлам  Шәриф” исеме белән бастырылган Коръәннең факсимиль нөсхәсеннән гыйбарәт. Икенче том Каюм Насыйриның “Казан Шәриф” басмасына нигезләнеп төзелгән сүзлекне тәшкил итә. Ул “Мифтах әл-Коръән” дип атала. Әлифба тәртибендә төзелгән сүзлектә 46,2 мең сүз теркәлгән. Аларның югарыда телгә алынган “Кәлам Шәриф”тә нинди сүрәдә һәм кайсы сәхифәләрдә урын алганлыгы да күрсәтелгән. Татар галиме төзегән әлеге хезмәт ислам дөньясында Коръәннең беренче конкорданс сүзлеге  булып тора.  (Конкарданс сүзлек – сүзләрнең мәгънәсен һәм конкрет текстта ничек кулланылганын күрсәтүче сүзлек). К.Насыйрига кадәр “Кәлам Шәриф” бүлекләргә бүленмәгән һәм бит саннары да куелмаган булган. Галим исә изге китап битләренә саннар куйган. Шулай ук сүзлек аерым бүлекләргә (бабларга) бүленгән. Аларның саны — 28. Баблар, үз чиратында 160 бүлекчәләргә бүлеп күрсәтелә.

“Әлеге хезмәтләр ислам дөньясында, исламны өйрәнүдә искиткеч зур мәртәбәгә ия. Ул  Коръәннең татар дөньясында язылган беренче сүзлеге. Бу хезмәткә без зур игътибар бирдек, зур көч куйдык. Бу кулъязма 130 ел дәвамында якты дөнья күрмәгән дияргә мөмкин. Язылып бетеп, бер гасырдан артык вакыт узгач кына ул бастырып чыгарылды”, – диде Рушания Шәфигуллина. Аның сүзләренчә, Каюм Насыйри әлеге хезмәтен 70 дән артык фәнни эшләре арасында, иң олысы дип билгели. Ул аны 4 ел язган.

Россия ислам институты өлкән укытучысы Резеда Сафиуллина бу хезмәтнең табылуын искиткеч уңыш, аның әһәмияте, һичшиксез, зур диде. “Үзебезнең нинди байлыкка ия булуыбызны һәм кем булуыбызны аңлар өчен читтән карарга кирәк. Бу китапны беренче тапкыр тәкъдим итү чараларыннан соң күпме вакыт үтте, тик без әле һаман да аның кыйммәтен аңлап бетерә алмыйбыз. Бу — революцион ачыш”, – диде ул.

Китап татарларга хас яшел төсле тышлыкта эшләнгән. Анда ярты агач рәсеме сурәтләнгән. Әгәр дә ике басманы бергә янәшә куеп карасаң, алар бербөтен агачны тәшкил итә.

Басмалар 100 данә тираж белән, фермер Марат Бәхтияровның матди ярдәмендә басылган. Китаплар белән республиканың зур китапханәләрендә танышырга мөмкин.

Казан мэры “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” акциясенә кушылды

Казан мэры "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды<br />

Татарстанда яшәүчеләрнең республикада басыла торган газета-журналларга язылу өчен нибары ике көн вакыты калган

(Казан, 23 июня, «Татар-информ»). Казан шәһәр Думасы депутатлары да “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” республика акциясендә катнашкан. Дума сессиясендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хезмәттәшләрен балалар һәм картлар йортлары өчен газета-журналларга язылып, әлеге чарада катнашырга чакырды. Илсур Метшин үзе республикадагы өч интернат-йорт һәм Казанның ун социаль учреждениесен “Казанские ведомости” газетасына яздырган.

Искәртәбез: “Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр” проекты “Татмедиа” АҖ җитәкчелеге башлангычы белән оештырылган. Аңа ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка хакимият вәкилләре һәм республиканың танылган шәхесләре кушылды.

Татарстанда хәләл продукция җитештерү күләме ел саен 10-15 процентка арта бара

Татарстандагы хәләл продукция базары 100 млрд сум тәшкил итә(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Татарстанда хәләл индустрия искиткеч зур тизлек белән үсә һәм азык-төлек сәнәгатен генә түгел, тормышның медицина, туризм, көнкүреш хезмәтләре һәм башка өлкәләрен дә колачлый. Бу хакта бүген “Татар-информ” оештырган матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов хәбәр итте.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, Татарстанда хәләл базар күләме 100 млрд сумлап тәшкил итә, дип билгеләп үтте комитет рәисе.

Марат Низамов Татарстан җирлегендә хәләлнең, ислам дине кебек үк, мең елдан артык гамәлдә булуын ассызыклады. Ислам яңарыш кичергән чорда – узган гасырның 90нчы елларыннан хәләл төшенчәсенә күбрәк игътибар бирелә башлый, кешеләрдә аңа карата кызыксыну арта. Ул чакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте эре предприятиеләргә мөрәҗәгать итә. Бу тема технологлар, инженерлар белән берлектә җентекләп өйрәнелә башлый. Шул рәвешле, узган гасырның 90нчы еллары ахыры – 2000 еллар башында хәләл продукция кулланучылар һзм җитештерүчеләр өчен шактый актуаль мәсьәләгә әверелә.

“Хәләл индустриясе мәчетләр каршында эшләп килгән кечкенә генә кибетләрдән башланды. Бүген исә зурдан-зур агрохолдинглар, сәнәгать компанияләре меңәрләгән тонна хәләл продукция җитештерә. Әйтик, 2004 елда республикадагы предприятиеләрнең берсе 40 тонна хәләл продукция җитештергән булса, бүген бу сан елына 12 мең тоннага кадәр җитә”, – дип билгеләп үтте ул.

Республикада “Хәләл” стандарты буенча комитет дистә елдан артык эшли. Бу вакыт эчендә йөздән артык предприятие сертификацияләнгән. Хәләл ризыклар, ислам кануннарына җавап бирүдән тыш, сыйфатлы һәм файдалы булуы белән аерылып тора. Шуңа хәләл продукцияне мөселманнар гына түгел, башка конфессия вәкилләре дә сатып ала, диде әлеге комитет рәисе. Шул ук вакытта хәләл дигәндә ризыкны гына күз алдында тоту дөрес түгел, бу – яшәү рәвеше икәнен дә билгеләп үтте.

“Хәзерге вакытта без Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә хәләл медицина стандартларын әзерлибез. Республиканың Икътисад министрлыгы, Туризм буенча дәүләт комитеты белән дә уртак эшчәнлек алып барабыз”, – дип сөйләде Марат Низамов. Аның сүзләренчә, Россиядә хәләл индустриягә карата кызыксыну елдан-ел арта.

Арчада Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл куелды

Арчада Габдулла Тукайга тагын бер һәйкәл куелды

 Бөек татар шагыйренә бюстны ачу тантанасында министр Энгель Фәттахов катнашты.
 (Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Розалия Зиннәтова, Ләйсән Исхакова). Бүген Арча педагогия көллияте территориясендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачылды. Аны ачу тантанасында ТР премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Бюст Арча районы иганәчеләре ярдәме белән куелган.

Министр Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге статусына ия булуын искәртеп, аның республика балалар бакчалары, мәктәпләре өчен милли кадрлар әзерли торган төп уку йорты булырга тиешлеген һәм бу юнәлештә эшнең инде алып барылуын әйтте.

“Бездәге милли рух белем бирү процессында да, тәрбия чараларында да чагылыш таба. 50 ел элек оешып, бүген дә сәхнә тоткан ансамбльләребез, “Тылсым” яшьләр театры, миллилекне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән сәнгать кичәләре студентларның милли рухын баета”, – дип билгеләп үтте Арча педагогия көллияте директоры Гөлнара Гарипова.

Педагогия көллиятенә (ул чакта училище) узган гасырның 60 нчы елларында ук Габдулла Тукай исеме бирелгән була. Тик, ниндидер сәбәпләр белән, бу хактагы документлар кайтып җитмәгән. Архивларда эзләнә торгач, 5 ел элек бу документлар табыла.

Бүген шулай ук Энгель Фәттахов катнашында Арча районы Наласа мәктәбен капиталь төзекләндерүдән соң ачу тантанасы булды.

Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битенә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсем куйган

Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битенә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсем куйган

Фото:instagram.com/rusminnikhanov

 Татарстан Президенты “Якты хәтер!” дип язып куйган
 (Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендәге битенә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган рәсем куйган.

Республика лидеры урнаштырган рәсемдә Мәңгелек ут, Җиңү ордены сурәтләнгән һәм “22 июня”, “День памяти и скорби” дип язылган.

Рөстәм Миңнеханов анда: “Светлая память!” – дип язып куйган.

Республикакүләм IV ифтар 10 меңгә якын кешене җыйды

Республикакүләм IV ифтар 10 меңгә якын кешене җыйды<br />

Кунакларга 800ләп волонтер хезмәт күрсәтте

(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Kazan-Arena” стадионында IV республика ифтары уздырылды. Чара 10 меңгә якын кешене җыйды. Кунакларга 800 ләп волонтер хезмәт күрсәтте.

Россиядәге иң киң күләмле ифтарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук Татарстанның һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Чарага Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да килгән иде. Мәҗлескә чакырылганнар арасында мохтаҗлар, ятим сабыйлар, күп балалы, аз керемле гаиләләр, сәламәтлекләре буенча чикле кешеләр шактый булды. Татарстан районнары мөхтәсибәтләренән аерым автобуслар белән килүчеләр дә күп иде.

Кунакларны кичке 6дан кертә башладылар. 7дә ифтар программасында каралган чаралар башлады. Иң элек Яшел үзән районы имам-мөхтәсибе Абдулхәмит хәзрәт Зиннәтуллин изге Коръән аятьләре укыды. Аннары кунакларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Ул чарага җыелганнарны Рамазан ае белән котлады, берничә истәлекле вакыйганың бер көнгә туры килүен билгеләп үтте.

“Бүген илебездә Хәтер һәм кайгы көне. Моннан тыш, Рамазан аеның 17 көненә ислам тарихындагы хәлиткеч вакыйга туры килә. Бу – Бәдер сугышы башланган көн. 22 июньдә бөтен дөньяда Хәләл көне дә билгеләп үтелә. Ифтар – ата-бабаларыбыз рухына дога кылу һәм изге гамәлләр кылуда берләшү өчен менә дигән мөмкинлек. Тоткан уразаларыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын”, – дип мөрәҗәгать итте ул мөселманнарга.

Алга таба ифтар кунаклары республиканың күренекле дин әһелләре вәгазьләрен тыңлады.

ТРның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең вәгазендә Аллаһы Тәгаләгә ихластан ышанган кешеләрнең генә ураза тота алуын искәртте.

“Кешедә даими рәвештә акыл белән нәфес көрәше бара. Шушы көрәштә акыл җиңә икән, кеше Аллаһы Тәгалә каршында фрештәләрдән дә өстен була. Раббыбыз акылыбызны 5 вакыт намаз белән, нәфесебезне ураза ярдәмендә тәрбия кылу мөмкинлеге биргән”, – дип сөйләде ул. Җәлил хәзрәт сүзләренчә, бүген күпләр балаларының БДИ тапшырып, югары уку йортына керүе, кеше булуы турында хыяллана. Әмма динсез, имансыз гына кеше булу мөмкин түгел. Иманнан мәхрүм кеше корган агачка тиң, дип саный ул.

“Бүген ничек кенә зарлансак та, кибетләрдә ризык күп, көн саен ни телсәк, шуны ашый алабыз. Эш артык күп булмагач, өстәлләр тулып торгач, нәфес котыра, шуңа күрә зарланабыз, шөкер итә белмибез, – диде ТР баш казые һәм бу мәсьәләдә балалардан үрнәк алырга киңәш итте. – Кечкенә баланың тамагы тук булса, бер җире дә авыртмаса, ул шат күңелле була”.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бүген ифтарда мөселманнарның гына түгел, республикада гомер итүче башка конфессия вәкилләренең дә катнашуын әйтте.

“Аллаһы Тәгалә Рамазан аенда изге Коръәнне иңдергән һәм үзенең рәхмәт ишекләрен ачкан. Бу айда без кешеләр күңелен җылытырлык изге гамәлләрне мөмкин кадәр күбрәк эшләргә омтылабыз. Бүгенге ифтар – изге Рамазан ае рәхмәтенең бер чагылышы. Берничә ел элек без шундый күләмле чара турында хыяллана да алмый идек”, – дип сөйләде ул. Рөстәм хәзрәт Батров бүген илебездә ислам динен тотучыларга барлык мөмкинлекләр булдырылуын, мәчетләр ачылуын, ил башлыгы карары белән Болгар ислам академиясенә нигез салынуын искәртте, мөмкинлекләрдән тулысынча файдаланырга өндәде.

Чарада шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казандагы Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев вәгазь сөйләде. Филүс Каһиров, Илгиз Шәйхразиев, Мөхәммәд Шәфи һәм Абу Яхья, Ильяс Халиков мөнәҗәтләр башкарды.

Р.Миңнеханов “Монголия – Татарстан” эшлекле форумында катнаша

ТР Президенты Монголия җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрергә ниятли

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Улан-Баторда “Монголия – Татарстан” эшлекле форумы ачылды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Кичә Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре белән Монголиягә килүен искәртик. Шушы дәүләт башкаласында ТР Президенты ил җитәкчелеге һәм эшлекле даирәләр вәкилләре белән хезмәттәшлекне ныгыту һәм ике яклы товар әйләнешен арттыру буенча кайбер сөйләшүләр үткәрергә ниятли.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Монголия Президенты Цахиагийн Элбэгдорж белән очрашачак.  Моннан тыш, Монголия Премьер-министры Чимэдийн Сайханбилэг, Монголия тышкы эшләр министры, Россия-Монголия Хөкүмәтара сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек комиссиясе рәистәше Лундэгийн Пурэвсурэн, Монголия Сәнәгать министрлыгы дәүләт секретаре Даваагийн Нямхуу белән очрашулар көтелә.

Татарстан Президенты программасында “Гоби” кәшемир эшләнмәләр фабрикасында булу, «Монголия – Татарстан» икътисади форумында катнашу һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертында булу каралган.

Тольяттида Татарстан җитештерүчеләренең күчмә ярминкәсе ачылды

Тольяттида Татарстан җитештерүчеләренең күчмә ярминкәсе ачылды

 Анда Яр Чаллының 8 җитештерүчесе үз продукциясен тәкъдим итә
 (Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Бүген Тольяттиның үзәк мәйданында Татарстан җитештерүчеләренең беренче күчмә ярминкәсе ачылды. Бу хакта Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы шәһәрнең башкарма комитеты белән бергә Татарстан Республикасы предприятиеләре продукцияләрен этәрү буенча “Алга, Татарстан” яңа проектын ачтылар.

23 майда Чаллы һәм Тольятти шәһәрләре җитәкчелеге парнерлык турында килешү имзалау сәбәпле, беренче ярминкәне дә тугандаш шәһәрдә оештырырга булганнар. Анда автошәһәрнең 8 предприятиесе үз продукциясен тәкъдим итә. Алар – икмәк, ит продукцияләре, туңдырма, алкогольсез эчемлекләр, шулай ук кием-салым, сумкалар, тун һәм пәлтәләр.

Проектның төп максаты Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләренең продукциясен Россия Федерациясе төбәкләренә этәрү дип белдерде Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Иван Шигин . Аның сүзләренчә, бу төрле продукция җитештерүчеләрнең Татарстаннан читтә беренче тапкыр уртак ярминкә уздырулары. “Безнең максат – Татарстан продукциясен республикадан читтә тәкъдим итү. Безнең җитештерүчеләр ярминкәгә бара. Без аларны урын, палатка, сак хезмәте, реклама белән тәэмин итәбез. Алар бары тик саталар гына. Бу аларга хәзерге катлаулы вакытта өстәмә акча эшләү чыганагы”, – дип аңлатты Иван Шигин.

Төбәк сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе сүзләренчә, эшмәкәрләр ярминкәдән канәгать калган. Беренче көнне үк 8 предприятиенең 2се бөтен продукциясен диярлек сатып бетергән. Оештыручылар фикеренчә, беренче ярминкәләрдә катнашучыларның тәҗрибәсе ярминкәләр уздыру юнәлешен үстерүгә этәргеч булырга тиеш. Ел ахырына кадәр Сәүдә-сәнәгать палатасы Башкортстан, Пермь крае шәһәрләрендә 40 тан артык компания катнашында 10 күчмә ярминкә планлаштыра, ә киләчәктә чит илләргә бару да күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов Улан-Баторда Татарстанның сәнгать осталары концертында булды

Рөстәм Миңнеханов Улан-Баторда Татарстанның сәнгать осталары концертында булды

Фото:prav.tatarstan.ru

 Концерт Татарстан-Монголия элемтәләрен оптимальләштерүгә һәм үстерүгә этәргеч бирәчәк, дип ышана ТР Президенты
 (Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Монголия башкаласы Улан-Баторга эш сәфәре кысаларында бүген Монголия дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстанның сәнгать осталары концерты узды.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, концертка кадәр Рөстәм Миңнеханов музей комплексында Богдо-гэгэн резиденциясендә булды, шулай ук Монголия милли музее экспозициясе белән танышты.

Театр холлында фотокүргәзмә һәм халык-сәнгать кәсепчелеге осталары эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылган иде.

ТР Президенты чара кунакларына сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Аның белән Монголия башкаласына министрлыклар җитәкчеләре, Россиянең әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре һәм бизнес-структура вәкилләре килүен билгеләп үтте. Бу Татарстанның Монголияне перспективалы сәүдә партнеры буларак каравы турында сөйли, диде республика лидеры. Әмма, икътисадтан тыш, мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлекне үстерү зарур.

“Концерт Татарстан-Монголия элемтәләрен оптимальләштерүгә һәм үстерүгә этәргеч бирәчәгенә ышанам, – диде ул. Бүген җирле музейда булдык, Монголиянең тарихы һәм мәдәнияте турында күп нәрсә белдек. Без сезнең белән бик якын”.

Монголия Мәгариф, мәдәният һәм фән министрлыгының Дәүләт секретаре Шагдарсурэнгийн Булга-Эрдэнэ билгеләп узганча, бу концерт Россия белән Монголия арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 95 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында уза. «Татарстан Республикасының күп гасырлык традицияләре, бай тарихы һәм уникаль мәдәнияте бар. Бүгенге кичтә искиткеч музыка дөньясына чума аласыз. Рөстәм Миңнехановка татар мәдәниятенең бер өлеше белән танышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм”, – диде ул.

Аннары тамашачылар алдында Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» оркестры, Айгөл Хәйри, Рөстәм Насыйбуллин, Ригина Вәлиева, «Болгар кызлары» чыгыш ясады.

«Рубин» яңа уенчы белән килешү төзеде

Мориц Бауэр Казан командасында 23 номер астында уйначак

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ»). «Рубин» футбол клубы Швейцариянең 24 яшьлек сакчысы белән килешү төзеде. Мориц Бауэр Казан командасында 23 номер астында уйначак, дип хәбәр итә “рубинлы”лар матбугат хезмәте.

Мориц Бауэр 1992 елның 25 гыйнварында Швейцаринең Винтертур шәһәрендә туган. Аның төп позициясе – уң сакчы. Шулай ук сул сакчы һәм кырый ярымсакчы позицияләрендә дә уйнарга сәләтле. «Винтертур» клубы футбол мәктәбендә тәрбияләнгән. 2010-2016 елларда «Грассхопперс» командасы өчен уйнаган. 2015/16 сезонда үз клубының уң сакчысы буларак 35 матч уйнаган. 2012/13 сезонда Швейцария кубогы иясе. Швейцария үсмерләр һәм яшьләр клублары өчен чыгыш ясау тәҗрибәсе бар.

Мәскәүдәге татар дизайнерлары Тукай әкиятләре буенча комикслар әзерләгән

Мәскәүдәге татар дизайнерлары Тукай әкиятләре буенча комикслар әзерләгән

 Комиксларны беренчеләрдән булып ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Мәскәүдә яшәп иҗат итүче татар дизайнерлары Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның “Су анасы” һәм “Шүрәле” әкиятләре буенча комикслар проектын тәкъдим итте.

Бу хакта “Татар-информ” вәкиленә Ләйсән Мәрданшина үзе хәбәр итте. Аның сүзләренчә, комикслар татар һәм рус телләрендәге аерым җыентыклар рәвешендә дөнья күргән. Сүз уңаеннан, беренчеләрдән булып татарча комиксларны Халыкара балаларны яклау көнендә Казанда ачылган “Бала-сити” балалар бакчасында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр. Дизайнерлар җыентыкларны күптән түгел Мәскәүнең Бөтенроссия күргәзмәләр үзәгендә (ВДНХ) үткәрелгән “Күпмилләтле Россия” фестивалендә дә тәкъдим итәргә өлгергән.

“Татар телендәге комикслар юк дәрәҗәсендә, ә балалар, яшьләр арасында бу жанрга ихтыяҗ бар. Хәзер, әйтик, Американың “Marvel Comics” оешмасы комикслары буенча төшерелгән фильмнар бик популяр. Боларның барысын исәпкә алдык та, бу эшкә алынырга булдык. Комикслар Габдулла Тукай иҗатын популяштыруга да хезмәт итә”, – дип сөйләде Ләйсән Мәрданшина. Аның әйтүенчә, татар телен аңламаучы яки аны начар белгән кеше дә комикс рәсемнәренә карап, әсәрнең нәрсә турында икәнен аңлый ала. 12 битлек җыентыклар чикләнгән тираж белән дөнья күргән. Киләчәктә аларны күпләп бастыру планлаштырыла.

Айдар һәм Ләйсән Мәрданшиннар традицион татар бизәкләрен һәм орнаментларын заманчалаштыра һәм шуларны файдаланып, свитшотлар, футболар, телефон тышлыклары, постерлар, открыткалар, календарьләр әзерли. Төп теләкләре – татар дизайнын дөнья күләмендә таныту. Башкортстанның Октябрьск шәһәре егете Айдар белән Казан кызы Ләйсән Санкт-Петербургта укыганда танышып кавышканнар. Татар дизайны белән дә шул чакта кызыксына башлаганнар. Бу юнәлештә эшләүләренә дә быел 10 ел була. Хәзерге вакытта татар гаиләсе Мәскәүдә яши.

“Милли стиль чагылыш тапкан продукциягә ихтыяҗ шактый зур. Аеруча яшьләр арасында”, – дип билгеләп үтте Ләйсән Мәрданшина.

Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә

  Июль аенда Татарстанда яшәүчеләрне өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Президентының “2016 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрен билгеләү турында”гы указы белән 5 июль көнне Ураза гаете билгеләп үтеләчәк.

Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе буенча бәйрәм алды көнне яки 4 июльдә эш көне яки смена 1 сәгатькә кыскартыла. Шулай итеп, 2016 елның 5 июле – эш көне булмаган бәйрәм көне.

“Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында “Тукай форумы” да була

“Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында “Тукай форумы” да була

 Чара илнең төбәкләреннән 750 үсмерне җыйган, Казахстаннан төркем белән килгәннәр
(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумы башлана. “Сәләт” фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлшат Гыймадиева “Татар-информ” хәбәрчесенә әзерлек эшләре хакында сөйләде.

Татарстанның Болгар музей-тыюлыгында 23 июньгә кадәр дәвам итәчәк әлеге форум ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, ТРның Спас муниципаль районы һәм “Сәләт” фонды тарафыннан оештырылган.

Гөлшат Гыймадиева хәзерге вакытта делегатларны Казаннан автобусларда озату эшләре баруы хакында сөйләде. Болгарга якын районнарда яшәүчеләр үзләре киләчәк. Катнашучылар географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстанның барлык районнарыннан диярлек, Россиянең 13 төбәгеннән, шул исәптән Башкортстан, Удмуртия, Чувашия республикаларыннан, Пенза, Оренбург, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Пермь краеннан, Казахстаннан 14-17 яшьлек 750 яшүсмер катнаша. Былтыр чарада 600 делегат катнашкан. Казахстан Республикасыннан быел 17 кеше килә.

“Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды башкарма директоры Тимур Сөләйманов сүзләренчә, әйдаман булып эшләячәк студентларны да кертеп, “Болгар-Туган тел” III төбәкара форумында барлыгы 800 кеше катнаша.

Форум бүген эшли башласа да, аны ачу тантанасы 18енә сәгать кичке 5кә билгеләнгән. Тантанада ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов, язучы Рабит Батулла, Спас районы хакимияте җитәкчелеге катнашуы көтелә. Шулай ук КФУның Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та чакырулы.

Форумның программасы татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу киңлеге булдыруга, анда катнашучыларны татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен өйрәтүгә, шулай ук тормышның төрле өлкәләрендә туган телне гамәли файдалану күнекмәләрен үзләштерүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр, республиканың мәдәният, сәнгать, фән өлкәләре вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар уздыру, Болгар буенча сәяхәт кылу күздә тотыла.

Рөстәм Миңнеханов: “Һөнәри осталык буенча чемпионат бөтен ил өчен мөһим”

Рөстәм Миңнеханов: "Һөнәри осталык буенча чемпионат бөтен ил өчен мөһим"

“Стратегик инициативалар агентлыгы” һәм “Ворлдскиллс Россия” Татарстан белән килешү төзеде

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында “Стратегик инициативалар агентлыгы” автоном коммерцияле булмаган оешма, “Ворлдскиллс Россия” һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы” берлеге һәм Россия Федерациясе субъектлары арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шул хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документка Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин, “Ворлдскиллс Россия” һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имза куйдылар.

Документ сәнәгый үсешне тәэмин итү өчен төбәк кадрлар стандартын кертүне күз алдында тота.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, һөнәри осталык буенча чемпионатны үткәрү бөтен ил өчен мөһим. Аның сүзләренчә,  кызганычка каршы, соңгы вакытта эшче һөнәрләр әһәмияте кимеде. Россиянең “Ворлдскиллс”ка керүе һәм әлеге хәрәкәтне хуплавы аның кирәклеген раслый. Ул яшьләргә – киләчәк эшче кадрларга һәм эшкуарларга да  - киләчәктә эш белән тәэмин итүчеләргә кирәк.

“Без спортчыларыбыз, Олимпия чемпионнарыбызны беләбез һәм горурланабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, – ләкин эшче һөнәрләр чемпионнарының дәрәҗәсе кимрәк түгел – алар илгә хезмәт итә, аның иминлеге өчен тырыша, аларның хезмәте ил икътисадына файда китерә.

Имзалау ахырында барысы да Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышына юнәлде, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын “Яңарыш” фонды проектларын тормышка ашыруга юллаган

Илсур Метшин республика министрлыкларын, ведомстволарын, предприятиеләрен һәм муниципалитетларын мэрия башлангычына кушылырга чакырды

(Казан, 17 июнь, “Татар-информ”). Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын “Яңарыш” фондына Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын төзекләндерү өчен күчерде, дип хәбәр итә Казан порталы.

Шәһәр башлыгы республика министрлыкларын, ведомстволарын, предприятиеләрен һәм муниципалитетларын Казан мэриясе башлангычына кушылырга  чакырды.  “Бу изге эш республика халкын берләштерәчәк, ә мирасыбыз оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга калачак”, – дип саный мэр.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган “Яңарыш” фонды 6 елдан артык эшләп килә. Фондның 2 төп проекты – Зөя һәм Болгар – Татарстанның яңа энҗе бөртегенә әйләнде, алар йөз меңләгән туристны җәлеп итә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аларны яңарту эше үз акчаларын әлеге изге эшкә керткән Татарстан халкы, эре компанияләр һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәме һәм булышлыгында гына тормышка ашырыла.

Бу елда “Яңарыш” фонды республиканың рухи үзәген яңарту белән бәйле булган яңа проектлар эшләде. Халык бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы указны имзалады. Илсур Метшин фикеренчә, бу – республика халкы өчен зур вакыйга булып тора.

“Традиция буенча мондый проектлар безнең илдә бөтен Җир шары белән тормышка ашырыла. Биредә шәһәрнең һәм республиканың һәр кешесенең катнашуы мөһим. Кеченә елгалардан зур диңгез барлыкка килгән кебек, әлеге изге урыннарны торгызу теләге дә рухи үзәкләребезне яңартуга таба бер адым булып тора”, – дип билгеләп уза мэр үзенең мөрәҗәгатендә.

Кытай журналистлары Татарстанның туристлык мөмкинлеге белән танышты

Тәкъдим итүдә төп игътибар Казан, Зөя, Болгар һәм Алабугага бирелде

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Бүген  ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында кунакта Кытай ММЧ вәкилләре булды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Әлеге очрашу Татарстан буенча матбугат турын тәмамлый, ул 12-16 июнь көннәрендә узды.

ТР Туристлык буенча дәүләт комитетында Кытай кунакларына республика турында презентация тәкъдим ителде, анда аның туристлык мөмкинлекләре турында сөйләнде. Тәкъдим итүдә төп игътибар Казан, Зөя, Болгар һәм Алабугага бирелде. Моннан тыш, кунакларның Татарстанда күрелгәннәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә булды.

Әйтергә кирәк, республикага сәфәрләре барышында Кытай журналистлары Казанның истәлекле урыннарны белән танышты, Бауман җәяүлеләр урамы буенча узды, В.И.Ленин исемендәге музей-йортында булды, Болгар белән Зөягә барды, елга трамваенда Идел буйлап кичке сәяхәткә чыкты, җирле продукция белән танышты.

Моннан тыш, аларның КХР халкы арасында бик популяр саналган шоппинг өчен дә вакытлары җитте.

Казанда “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында макулатура җыю эше оештырылган

Кәгазь тапшырганнан кергән акча хәйрия максатларына тотылачак. Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә макулатура җыю эше оештырылды. Аннан кергән акчаны хәйриягә тоту күздә тотылган иде. Нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова “Татар-информ”га хәбәр итүенчә, алар “Зәкят” фонды белән берлектә, “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында шушы эшне оештырырга булган.

“Дөресен генә әйткәндә, башта үз оешмабыздагы артык кәгазьләрне генә тапшырырга булган идек, социаль челтәрләрдә, нәзарәт сайтында игълан язгач, хәйран гына кеше макулатура китерде. Инде акцияне рамазан ахырынарак тагын уздыру ниятләнә”, – дип сөйләде Айгөл. “Зәкят” фонды мохтаҗ гаиләләргә дип бүләк каплары әзерли, макулатура тапшырганнан кергән акчага кирәк-ярак алып, шушы капларга өстәргә иде исәп, дип ачыклык кертте әңгәмәдәш.

Бүген нәзарәт бинасында акция активистларын бүләкләү тантанасы булган. Нәзарәттән хәбәр итүләренчә, анда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге вәкилләре катнашкан. Шундый акция оештыру макулатура җыю чималның янә файдаланылышка керүенә һәм яшь буында табигатькә карата сакчыл караш булдыруга этәргеч булса иде, ди Рөстәм хәзрәт. Ул бу эшнең, хәйрия чарасы булудан тыш, шушы уңай ягы да булуын әйтте.

Рөстәм Миңнеханов: “Туризм Россия Федерациясе төбәкләре үсешендә яңа драйвер булырга тиеш”

Рөстәм Миңнеханов: “Туризм Россия Федерациясе төбәкләре үсешендә яңа драйвер булырга тиеш”Казанда “Киләчәк ориентирлары” III Халыкара туристик форум ачылды

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Киләчәк ориентирлары” III Халыкара туристик форум ачылды. Әйтергә кирәк, ике елга бер мәртәбә уза торган бу форум Россиянең туризм бизнесы вәкилләре өчен әһәмиятле чара. Быел форумның темасы – “Яңа коммуникацион киңлектә глобаль туризм индустриясе”. Форум РФ Мәдәният министрлыгы, Туризм буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган.

Форумда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. “Әлеге форум өченче мәртәбә Казанда үткәрелә, туризм бизнесында һаман да күбрәк белгечләрне җыя. Темасы бик актуаль – бүген туристлар белән коммуникацияләр булдыру, сәяхәтләрне яңа технологияләр белән тәэмин итү, социаль челтәрләр белән эшләү бик мөһим. Бу җәһәттән, партнер сыйфатында, коммуникацияләр өлкәсендә нәтиҗәле карарлар эзләү өчен глобаль мәйданчык булган Давос коммуникацион форумы чакырылды”, – дип белдерде республика башлыгы. Ул форум кысаларында төп юнәлешләрнең берсе туризм тармагына алдынгы IT-технологияләрне кертү булуын билгеләп узды. Татарстанда Иннополис шәһәре, “Иннополис” махсус икътисади зонасының мондый проект өчен нәтиҗәле мәйданчык була алуын шәрехләде.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә быел Дәүләт Советы президиумының беренче тапкыр туризм темасына багышланганын искәртеп узып, аның барышында төбәкләргә йөкләмәләр бирелүе турында белдерде. Р. Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясендә туризм өлкәсендә вәзгыятьнең яхшы якка үзгәрүен, эш дөрес алып барылган очракта, аның Россия икътисадында төп юнәлешкә әверелүенә бөтен мөмкинлекләр булуын ассызыклап үтүен искәртте. “Туризм Россия Федерациясе төбәкләре үсешендә яңа драйвер булырга тиеш. Бу максат белән Татарстан Республикасында аерым ведомство булдырылды”, – дип, ТР Президенты 2014 нче елда оешкан Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Ивановның Хөкүмәт әгъзасы булуын шәрехләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов, узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның 2,5 млн турист кабул итүе турында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, бу сан тотрыклы тизлек белән арта бара. “Моңа Казан Кремленең, Болгар музей-тыюлыгының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелүе теләктәшлек итте, шулай ук әһәмиятле спорт вакыйгалары да республикага туристлар агымының артуына этәргеч ясый”, – дип белдерде ТР Президенты. Республика җитәкчесе Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казанның 120 меңнән артык кеше кабул итүен билгеләп узды. Ул алда күптөрле чаралар көтеләчәген, 2017 нче елда Конфедерация Кубогы, 2018 нче елда футбол буенча ДЧ, 2019 нчы елда һөнәри осталык буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионаты узачагын искәртте. “Безнең бурыч – шушы чараларны иң югары дәрәҗәдә уздыру. Кунакларда республика турында иң якты кичерешләр калуы һәм аларның бирегә әйләнеп кайтырга теләве мөһим”, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Президент чыгышын тәмамлап, форумда катнашучыларга нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

ТР Президенты һәм Росавтодор җитәкчесе реконструкциядән соң М7 автоюлының участогын ачты

ТР Президенты һәм Росавтодор җитәкчесе реконструкциядән соң М7 автоюлының участогын ачты<br />
Реконструкция үткәрелгәч юл участогының үткәрү мөмкинлеге ике тапкыр арткан

(Мамадыш районы, 22 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң М7 “Идел” автомобиль юлының 957 км – 970 км участогын тантаналы ачуда катнашты. Чарада шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев, подряд оешма җитәкчеләре дә бар иде.

М7 “Идел” автоюлының Нократ елгасыннан алып Алабугага кадәр участогы узган гасырның 70нче елларында II техник категория параметры буенча ике хәрәкәт полосасы белән төзелгән. Әлеге участок буенча шактый йөк һәм пассажирлар уза, хәрәкәтнең интенсивлыгы даими рәвештә арта бара. Шуңа бәйле рәвештә, әлеге автоюлның 957 км – 970 км участогын дүрт хәрәкәт полосасы белән I-б техник категориясенә күчереп, зур күләмле реконсрукция башлау карарын кабул иткән.

Участокның озынлыгы – 13 чакрымга якын. Аны реконструкцияләү 2013 елда башланган. Эшләрнең бәясе 2,3 млрд сум тәшкил иткән, финанслау федераль бюджеттан башкарылган. Подряд төзелеш оешмасы итеп “Каздорстрой” ААҖ сайланган.

Реконструкция үткәрелгәч юл участогының үткәрү мөмкинлеге ике тапкыр арткан. Хәрәкәтнең исәпләнгән перспективалы интенсивлыгы тәүлегенә 20 меңнән артык автомобиль тәшкил итә. Реконструкция нәтиҗәсендә әлеге участокта транспорт куркынычсызлыгы артыр һәм юл-транспорт һәлакәтләре саны кимер дип көтелә.

Татарстан Президенты автоюл участогын ачу тантанасында чыгыш ясап, федераль М7 трассасы республика өчен зур әһәмияткә ия икәнен билгеләп үтте. “Бу трасса һәм аның торышы республиканың икътисади потенциалы үсешенә йогынты ясый. Бездә Кама кластерын үстерү буенча планнар зурдан. Алдагы 6-7 елда биредә җитештерелгән продукция күләме өч тапкыр артырга – 2 трлн сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу, әлбәттә, транспорт инфраструктурасын җитди әзерләүне таләп итә, шул исәптән автомобиль транспорты өчен дә. Алда безне футбол буенча дөнья чемпионаты, 2019 елда WorldSkills көтә. Дөнья чемпионатына кадәр М7 трассасын беренче категорияле юл итәргә теләр идек”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Инвестицион советы эшен яңа нигезгә кую зарур”

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Инвестицион советы эшен яңа нигезгә кую зарур"<br />
Республика Президенты ТР Инвестицион советы утырышын үткәрде

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион советының чираттагы утырышын үткәрде.

Чара ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләрен катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, ТР Президентының 2015 елның 13 октябрендәге Указы белән  бу органның эшчәнлеген камилләштерү максатларында «Татарстан Республикасы Инвестицион советын төзү турында» ТР Президенты Указына үзгәрешләр кертелгән.

“ТР Инвестицион совет эшен яңа нигезгә кую зарур”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Әйтик, Инвестицион совет президиумы оештырыла, аның утырышлары айга бер тапкырдан да кимрәк үткәрелмәячәк һәм аның карарлары гамәли рәвештә булырга тиеш. Шул ук вакытта ТР Инвестицион советның үз утырышлары ихтыяҗ туган очракта уздырылачак, әмма елга бер тапкырдан да кимрәк түгел.

“Безгә республикада инвесторлар өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудырырга кирәк, – дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Бу хәзерге катлаулы икътисади һәм сәяси вәзгыятькә бәйле рәвештә, инвестицияләр җәлеп итү авырайган заманда аеруча актуаль”.

Инвестицияләрне җитәрлек күләмдә җәлеп итү икътисад үсешенә китерәчәк, яңа эш урыннары булдыруны, бюджетка салымнар рәвешендә яңа керемнәр килүне тәэмин итәчәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, аның фикеренчә, барлык кирәкле инфраструктураны булдыруга игътибарны арттыру аеруча мөһим – бу потенциаль инвесторларга үз бизнесын оператив үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

“Безгә, үзебезнең эре инвестицион мәйданчыкларыбыз – «Алабуга» МИЗ, «Мастер»  КИП белән бергә, башка территорияләргә дә игътибар бирергә кирәк”, – диде ТР Президенты.

Төп доклад белән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, тулаем инвестицион проектлар базасында 764 млрд сумлык 152 проект бар. Инвестицияләрнең иң зур күләме сәнәгатькә һәм авыл хуҗалыгына, шулай ук төзелешкә, медицинага һәм башкаларга туры килә.  Киләчәк инвестицион климатны яхшыртуны таләп итә торган мәсьәләләр арасында Талия Минуллина районнар һәм дәүләт органнары арасында инвестицион проектлар өлкәсендәге карарларның килештерелмәвен, проект документациясен эшләүгә акчалар, шулай ук инженер инфраструктурасы булмауны атады.

ТР Инвестицион совет утырышында шулай ук ТР икътисад министры Артем Здунов, Эшкуарлар хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Тимур Ногманов, «Татарстан-2030» проекты төбәк офисы җитәкчесе Владимир Грицких чыгыш ясады.  

2016 елда Казанда туризм үсеше 10-15 процент тәшкил итәр дип фаразлана – Е.Лодвигова

2016 елда Казанда туризм үсеше 10-15 процент тәшкил итәр дип фаразлана – Е.ЛодвиговаКазан туристлар җәлеп итүчәнлек буенча вәгъдәсен үтәде, дип саный шәһәр җитәкчелеге

(Казан, 19 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Казанга быел 8 айда 2014 тулы елдагы кадәр турист булырга өлгергән.

Туризмга игътибар бирелә башлаган 2005 елда Казан 0,5 млн турист килсә, 2014 елда 1,7 млн, агымдагы ел ахырына кадәр алар саны 2-2,1 млн булуы көтелә. Быел туристлар артуга су спорты буенча ФИНАның XVI дөнья чемпионаты йогынты ясавына карамастан, 2016 елда Казанда туризм үсеше 10-15 процент тәшкил итәр дип фаразлана. Казан брендын таныту, башкалада туризм маршрутларының яңалары ачылу, кунакханә, транспорт һ.б. хезмәтләр күрсәтү сыйфатын арттыру юнәлешендә максатчан эш алып барыла.

Бүген бу хакта Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә барган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә шәһәр башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова шундый саннар китерде. Татарстан башкаласында быел 8 айда туризм үсеше турындагы хисабында ул экскурсияләрдә 1,5 млн, акфапарклы кунакханә-күңел ачу комплексында 632 мең кеше булуын хәбәр итте. “Казан” халыкара аэропорты хезмәтләреннән 1,2 млн кеше файдаланган, Казанга килгән 87 мең 109 чит ил гражданы, нигездә, – Төркия, Украина, Кытай, Германия, Беларусь, Франция, АКШтан.

Е.Лодвигова билгеләп үткәнчә, hotels.com сервисы тикшеренүләре буенча, Мәскәү һәм Санкт-Петербург артыннан Казан да чит ил кешеләре арасында Россиянең популяр шәһәрләре шорт-битенә керә. TripAdvisor рейтингы белешмәсе буенча, Татарстан башкаласы – туристлар арасында популярлыгы тиз арада үсештә булган дөнья шәһәрләре арасында Россиянең бердәнбер каласы.

Бу мәсьәләдә мэр Илсур Метшин фикеренчә, Казан туристлар җәлеп итүчәнлек буенча вәгъдәсен үтәде. Моннан 5 ел элек 1 млн турист кабул итә идек, Казанда туризм үсеше турында тел тибрәткәндә, безгә ышанмаучылар булды, инде елына 2 млн турист киләсе турында ышаныч белән әйтәбез, диде шәһәр башлыгы. “Казанны кыйммәтле таш дип карасак, аның бөтен кырлары да әлегә ялтырап күрсәтелмәде… Казанга килгән кешеләр күргәннәрен кайтып дусларына, якыннарына сөйли, үзләренең янә киләсе килә – бу безнең өчен мөһим”, – дип, И.Метшин Казанда гаилә ланчлары, гаилә белән кичке ашка ресторан, кафеларга йөрү гадәткә керә баруын ямьле күренеш буларак билгеләп үтте.

ТР Президенты: “Коҗаэли провинциясе белән дә күп санлы уңышлы проектлар гамәлгә ашырылыр”

ТР Президенты: "Коҗаэли провинциясе белән дә күп санлы уңышлы проектлар гамәлгә ашырылыр"Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Коҗаэли провинциясе губернаторы белән очрашты

 (Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Төркия Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Коҗаэли провинциясе җирендә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Россия белән Төркия арасында актив һәм күп еллар дәвам итүче хезмәттәшлекне ассызыклады.

«Без төбәкара хезмәттәшлеккә аеруча игътибар итәбез, – дип таный Рөстәм Миңнеханов. – Безнең республикалар арасында яхшы эшлекле элемтәләр – шуңа уңай мисал».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда бүген «Колуман», «Плентмак», «Кастамону Энтегре», «Джошкуноз» һәм тагын күп кенә башка Төркия компанияләре уңышлы эшләп киләләр. «Ышанам ки, Коҗаэли провинциясе белән дә күп санлы уңышлы проектлар гамәлгә ашырылыр», – диде ул.

Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу шулай ук төбәкара элемтәләр ныгу һәм киңәйтүгә ышануын белдерде. Ул билгеләгәнчә, Коҗаэли провинциясе бүген – Төркиянең иң тиз үсеп килүче сәнәгать төбәкләренең берсе. Тулаем эчке продуктның 70 процентын сәнәгать производствосы тәшкил итә. Провинциядә 300гә якын сәнәгать предприятиесе эшли, шуларның 18е Төркиянең иң эре 100 предприятиесе арасына керә. Алар химия, металлургия, машина төзелеше сәнәгатьләре өлкәсендәге предприятиеләр. Биредә «Түпраш» эре нефть эшкәртү комплексы, «Форд Отосан» автомобиль производствосы, «Хёнде», «Хонда», «Гудиер» һәм «Пирелли»предприятиеләре, «Хәят Кимья» заводы урнашкан. Провинциядә 13 сәнәгать зонасы, 3 технопарк һәм 2 ирекле сәүдә итү зонасы бар.

Очрашудан соң ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Коҗаэли провинциясе губернаторы Хәсән Басри Гүзәлоглу Төркия эшлекле даирәләре белән иртәнге ашта катнаштылар. Әлеге чара барышында Татарстанның Теләче муниципаль районы һәм Коҗаэли провинциясенең Гебзе муниципалитеты арасында тугандашлык турында килешү, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Коҗаэли сәнәгать палатасы арасында килешү имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик: Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасында эш визиты белән кичә килгән иде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстан Төркия компанияләре белән медицина өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләсендә кызыксына”

Рөстәм Миңнеханов: "Татарстан Төркия компанияләре белән медицина өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләсендә кызыксына"<br />
“Айдын” холдингына керүче “Мемориал” компаниясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән уртак проектлар тормышка ашыру буенча сөйләшүләр алып бара

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә Коҗаэли провинциясенә эш сәфәре кысаларында AYDIN ORME компанияләр төркеменә нигез салучы Тургут Айдын белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Тургут Айдын Холдинг (ТА Холдинг)» супермаркетлары челтәрен, текстиль фабрикасы һәм “Мемориал” компаниясе – 11 медицина үзәген үз эченә ала. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан әлеге компанияләр белән хезмәттәшлек мәсьәләсендә кызыксына, шул исәптән медицина  һәм җиңел сәнәгать өлкәсендә.

“Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә иң төп секторларның берсе булган медицина һәрчак игътибар үзәгендә. Халык сәламәтрәк булган саен, икътисад үсешенә мөмкинлекләр зуррак. Сез безнең республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә модернизацияләү өлкәсендә проектны тормышка ашыруга үз өлешегезне кертсәгез шат булыр идек”, – дип белдерде ТР Президенты.

“Айдын” холдингына керүче “Мемориал” компаниясе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән уртак проектлар тормышка ашыру буенча инде сөйләшүләр алып бара . Текстиль сәнәгатенә килгәндә исә, бүгенгә AYDIN ORME продукциясе Lila һәм Perfiore брендлары астында җитештерлә һәм сатыла. Компаниянең Бельгиядә (Lila Deco), Голландия (Lila BV), Россиидә (Мәскәү һәм Санкт-Петербургта) һәм Украинада вәкиллекләре ачылган, анда  Lila маркасы продукциясе сыйфаты белән мәгълүм һәм зур ихтыяҗ белән файдаланыла.

Бер елга барлыгы 3500 тонна җеп, 28,5 млн кв метр челтәр, 18 млн кв метр бер төсле һәм жаккард пәрдә, 15 млн кв метр эластик челтәр һәм 3,2 млн кв метр джерси җитештерелә. 2006 елдан башлап җитештерелгән продукциянең уртача 75 проценты эспортка китә. Истанбул сәнәгать палатасы AYDIN ORME компаниясен Төркиядәге иң зур сәнәгый компанияләр рәтенә кертә.

Татарстан Президенты икътисадның әлеге секторын торгызуга аерым ышаныч белдерде.

“Ни кызганыч, соңгы елларда без үзебезнең кием-салым тегү һәм тукыма җитештерү предприятиеләрен югалттык. Без сезне инвесторлар сыйфатында күрергә шат булачакбыз”, – диде Рөстәм Миңнеханов AYDIN ORME компанияләре төркеме вәкилләренә.    

Казанда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты була

Казанда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты булаАнда илнең 30лап төбәгеннән 275 спортчы катнашуы көтелә

 (Казан, 15 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 15-18 октябрь көннәрендә Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда билбаулы көрәш буенча Россия чемпионаты уздырылачак. Анда илнең 30лап төбәгеннән 275 спортчы катнашуы көтелә. Татарстан данын Россия чемпионатында 60 лап спортчы яклаячак. Ярышлар ирекле һәм классик стильдә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында үтә. Ир-атлар 7, хатын-кызлар исә 5 авырлык үлчәмендә көч сынашачак.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә ТРның билбаулы көрәш федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин хәбәр итте. Журналистлар белән очрашуда ТРның билбаулы көрәш буенча баш тренеры Минхәлит Гыйльманов һәм әлеге спорт төре буенча Россия һәм дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин катнашты.

Хәбир Хәбибуллин сүзләренчә, 16 сы көнне көрәшчеләр ирекле стильдә ярыша, 17 се исә − классик стильдә.

Минхәлит Гыйльманов хәбәр иткәнчә, Россия чемпионаты Казанда беренче тапкыр уздырыла. “Без моңа бик ныклап әзерләндек, 3 җыен узарга туры килде. Үзебезне кабат сынап карар өчен, Дөнья кубогы ярышларында катнаштык һәм Татарстаннан анда 5 кеше көч сынашты”, – диде ул һәм Ренас Кәлимуллин белән Ирек Шәяхмәтовның әлеге ярышта җиңү яулауларын билгеләп үтте. Шулай ук башка катнашучыларның да призлы урыннар яулавын хәбәр итте.

Татарстан егетләренең төп көндәшләре буларак Минхәлит Гыйльманов Төньяк Кавказдан килгән спортчыларны атады.

Ренас Кәлимуллин исә, үз өеңдә диварлар да булыша, дигән гыйбарәгә тугры калып: “Без “Ак Барс” Көрәш сараенда инде күп тапкырлар ярышларда катнаштык һәм күнектек. Әмма бу ярышта республика каршында җаваплылык күбрәк. Без үзебезне бары яхшы яктан гына күрсәтергә тырышачакбыз”, – диде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа ай һәм яңа ел белән котлый

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа ай һәм яңа ел белән котлыйИзге-шәрәф ай – мөхәррәм аена һәм һиҗри буенча яңа 1437 елга керәбез

 (Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөхәррәм ае һәм һиҗри буенча яңа 1437 ел башлану уңаеннан, мөселманнарга мөрәҗәгать итте.

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!
Мөхтәрәм мөселманнар!

14 октябрь көнне изге-шәрәф ай – мөхәррәм ае белән яңа 1437нче һиҗри елга керәбез.

Хиҗри ел исәбе 622 елдан, Аллаһның әмере буенча, Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәдинәгә күчкән вакытыннан башлап алып барыла. Мәдинә-әл-Мөнәввәрәдән иман, ислам һәм Коръән нуры бөтен дөньяга тарала. Яңа елның тәүге көнендә дөнья мөселманнары мәчетләргә җыелалар, гыйбадәт кылып Коръән укыйлар, вәгазьләр сөйлиләр.

Мөхәррәм – изге ай. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә 4 айда (рәҗәб, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) төрле бәхәсләрне, сугышларны, явызлык кылуларны тыйган. Коръәни-Кәримдә һәм хәдис-шәрифләрдә әлеге изге айның фазыйләтләренә зур урын бирелә.

Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: “Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яралткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз” (“Тәүбә” сүрәсе, 36 аят). Шулай ук Коръәндә язылган: “Аллаһ Кояшны яктылык чыганагы итеп кабызды, айны нурлы итеп яралтты, елларның санын вә хисабын белер өчен аңа (айга) фасыллар тәгаенләде. Аллаһ боларны хакыйкать өчен яралтты” (Юныс сүрәсе, 5 нче аять).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең “Рамазан аеннан соң ураза өчен иң хәерле ай – ул мөхәррәм ае”, дигән хәдисе бар. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, ди.

Аллаһы Тәгалә яңа елда күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезне, максатларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итсә иде! Бар дөньяга тынычлык, иминлек язсын! Раббыбыз Татарстанга бәрәкәт бирсен, туган җиребездә традицион рухи кыйммәтләрне саклап, дин юлында зур уңышларга ирешергә язсын.

Аллаһы Тәгалә бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде!” – диелә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгатендә.

Фотосурәт http://dumrt.ru сайтыннан алынды.

Казан – Мәскәү видеокүперендә милләтара мөнәсәбәтләр хакында сөйләштеләр

Казан - Мәскәү видеокүперендә милләтара мөнәсәбәтләр хакында сөйләштеләр“Татар-информ” МА һәм Мәскәүнең “Новости” РМА арасында видеокүпер урнаштырылды

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Новости” Россия мәгълүмат агентлыгы арасында видеокүпер урнаштырылды. Ул “Төбәкләр тәҗрибәсенә таянып милләтара мөнәсәбәтләр идеясен тормышка ашыру” темасына багышланган иде.

Сөйләшүдә республика ягыннан Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, ТР халыклары яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров, Татарстанда милли оешмалардан төрек-месхитинчылар берләшмәсе вәкиле Равшан Турманидзе, әзербайҗаннар берләшмәсе вәкиле Рашин Горчуев, беларуслар берләшмәсе вәкиле Людмила Кочнева катнашты.

Мәскәүдән исә элемтәгә Россия славяннары фонды президенты, РФ Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы әгъзасы Галина Боголюбова, милләтара мөнәсәбәтләр буенча эксперт Айгөл Ниязалиева, Мәскәүдә кырым татарлары вәкиле Тимур Булгаков, Краснодар крае әзербайҗаннары берлеге рәисе Заур Ханифзаде, Яһүд федераль милли-мәдәни автономиясе генераль директоры Евгения Михалеева чыкты.

Беренче булып сүз алган Галина Боголюбова: “Мәскәүдә милләтара мөнәсәбәтләр һәм эмиграция мәсьәләләре кайнап торганда, Казан безгә үзенең Кремле мисалында үрнәк күрсәтте. Анда чиркәү янәшәсендә чын сәнгать әсәре булган мәчет төзелде. Ул чакта да милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә кыенлыклар булды, әмма без аерымлыклар турында түгел, ә безне берләштерүче әйберләр — сәясәт, икътисад, социаль мәсьәләләр хакында сөйләштек. Без бер-беребездән бары мәдәни мирасыбыз белән генә аерылабыз”, – диде видеокүпер вакытында. – Төрле мәдәниятләр Россиянең тулы бер мәдәни кодын хасил итә һәм безне башка илләрдән аерып тора”, – диде Галина Боголюбовага.

Шул уңайдан, Ирек Шәрипов Татарстан тәҗрибәсе белән бүлеште. “Татармы ул, русмы, украинмы, беларусмы — кешеләр тигез һәм Татарстанның милли сәясәте нигезендә дә шул ята, – диде ул һәм Татарстан территориясендә 173 милләт вәкиле яшәвен, Халыклар дуслыгы йортларының эшләп торуын белдерде. Ул шулай ук 3 эре дәүләт программасының әлеге юнәлештә гамәлдә булуын ассызыклады. – Татарстан Халыклары ассамблеясына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә. Бу үзе үк халыклар арасында килеп туган мәсьәләләрнең шунда ук дәүләт органнарында чагылыш табуына ишарә ясый. Татарстанда яшәүче 35 төрле милләт берләшмәсе бар һәм аларның һәркайсын хөрмәтле, билгеле кешеләр җитәкли”, – диде ул һәм Казан мәктәпләрендә толерантлык дәресләре уздырылуын, аларда Татарстан Халыклар дуслыгы да актив катнашуын ассызыклады.

Г.Камал исемендәге театрда кыска метражлы татар фильмнары күрсәтелде

Г.Камал исемендәге театрда кыска метражлы татар фильмнары күрсәтелдеТеатрның кече залы тулы иде, кайбер тамашачылар идәндә утырды

  (Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Руслан Дәүләтшин). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында бүген “Татар халык комедияләре” проектының кыска метражлы фильмнары күрсәтелде. Аны “Инновация” студиясе “Татармультфильм” берләшмәсе белән бергә гамәлгә куйды. Театрның кече залы тулы иде, кайбер тамашачылар хәтта идәндә утырды.

Бүген “Пилмәннәр”, “Дүрт хатын” һәм “Пациент” кинокартиналары тәкъдим ителде. Сценарийлар һәм идея авторлары Салават Юзеев һәм драматург Ркаил Зәйдулла. Искәртеп үтик: “Дүрт хатын” фильмы “Иң яхшы кыска метражлы фильм” һәм “Кыска метражлы фильмда иң яхшы ир-ат роле” номинацияләрендә ике тапкыр XI Казан халыкара мөселман киносы фестивале призеры булды.

“Шулай килеп чыкты ки, мин театрда эшлим, пьесалар язам. Драма язсам да көлкеле килеп чыга. Нишләп әле киноада да шуны ук эшләмәскә дип уйладым. Кино рейтингында комедияләр һәрвакыт югары позициядә. Халык комедия карарга тели. Шулай да, комедия – ул җиңел жанр түгел”, – дип билгеләп үтте Салават Юзеев.
Фильмнар исә гади кешеләр тормышыннан алынган вакыйгаларга нигезләнгән.

Салават Юзеев сөйләгәнчә, аның һәм иҗади төркемнең кыска метражлы татар фильмнары төшерүне дәвам итәсе килә. Режиссер тагын берничә фильм төшерергә планлаштыра. Әлегә кино төшерү вакыты төгәл билгеле түгел, чөнки процесс төрле проблемаларга, аерым алганда, финанслауга бәйле. Күрсәтелгән кыска метражлы татар фильмнары өстендә эшләү, идея барлыкка килгәннән алып Казан мөселман киносы фестивалендә күрсәтелгәнгә кадәр 7 ай дәвам иткән.

Шулай ук бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якуповны һәм ТР Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Г.Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевне Татарстан кинематографиясен үстерүгә өлеш кертүләре һәм “Татар халык комедияләре” проекты кысаларында кыска метражлы кино төшерүдә ярдәм итүләре өчен “Инновация” фонды дипломнары белән бүләкләделәр.

ТР Президенты Хэйлунцзян провинциясе компанияләренә Татарстанда производстволарын локальләштерергә тәкъдим итте

rustam-minnihanov-pozdravil-zhiteley-tatarstana-s-nastupayuschim-dnem-znaniy_1Татарстан Президенты ике төбәк арасында алга таба хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләү өчен Килешү имзаларга тәкъдим итте

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”).  Хэйлунцзян провинциясе компанияләре Татарстанда производстволарын локальләштерсәләр, республикада шат булачаклар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хэйлунцзян провинциясе (КХР) губернаторы Лу Хао белән очрашуда белдерде.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Харбин шәһәренә (КХР) эш визиты кысаларында узды. Визитның төп максаты – Икенче Россия-Кытай ЭКСПОда катнашу.

Яклар сәүдә-икътисадый, мәгариф, туризм, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Губернатор Татарстан делегациясен сәламләп ассызыклаганча, ул республиканың үсеш дәрәҗәсе белән яхшы таныш. “Кытайда Татарстан Республикасы турында Россиянең алдынгы регионы буларак беләләр. Безгә сезне бүген шәһәребездә каршы алу шатлыклы. Ышанам ки, бу очрашу регионнарыбыз арасында дәвамлы хезмәттәшлек итүгә этәргеч бирәчәк”, – дип ассызыклады Лу Хао.

Ул хәбәр иткәнчә, Хэйлунцзян провинциясе күптәннән Россия белән чиктә хезмәттәшлек үстерә, ләкин әлегә Кытай регионы Ерак Көнчыгышта гына билгеле. Без Россия базарында киңрәк тәкъдим ителергә телибез, аерым алганда, Татарстан белән багланышлар аша, диде губернатор.

Ул ассызыклаганча, Хэйлунцзян – авыр сәнәгатьнең мөһим үзәге: биредә 600ләп эре һәм урта предприятие исәпләнә. Бу провинциягә Кытайның оборона сәнәгате үзәкләренең берсе булырга мөмкинлек бирә. Лу Хао сүзләренчә, күпчелек заводлар күп еллар элек совет белгечләре катнашында төзелгән.

“Безнең провинция территориясендә 80нән артык вуз һәм берничә тикшеренү үзәге бар. Хэйлунцзян университетында 2 меңләп Россия студенты белем ала”, – диде ул.

Рөстәм Миңнеханов, Әнкарадагы терактка бәйле рәвештә, Төркия Президентына кайгыларын уртаклашу телеграммасын юллады

Рөстәм Миңнеханов, Әнкарадагы терактка бәйле рәвештә, Төркия Президентына кайгыларын уртаклашу телеграммасын юллады<br />
“Без Төркия халкы белән бергә кайгырабыз”, – диелгән, аерым алганда, телеграммада

(Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Әнкарадагы террорчылык актына бәйле рәвештә, Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасын юллады.

«Хөрмәтле галиҗәнаб!

Татарстан халкы исеменнән, шәхсән үз исемемнән, Әнкарадагы фаҗигага бәйле рәвештә, тирән кайгыларыгызны уртаклашам. Гаять рәхимсез террорчылык акты аркасында күпләгән кеше һәлак булды, бу – ил өчен бик зур югалту, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары өчен бетмәс-төкәнмәс хәсрәт. Төркия халкы белән бергә кайгырабыз, каза килгәннәрнең барысының да хәсрәтләрен уртаклашуыбызны җиткерүегезне үтенәбез», – дип китерә ТР Президенты телеграммасы текстын ТР Президенты матбугат хезмәте.

Мәликә “Главная сцена” сәхнәсендә чыгыш ясады (ВИДЕО)

Җырчы Мәликә Разакова “Главная сцена” телевизион проектында Игорь Сарухановның “Скрип колеса” җырын башкарып жюрины да, тамашачыны да таң калдырды.

Михаил Боярский, Валерий Леонтьев, Диана Арбенина һәм Владимир Пресняков составындагы жюри Мәликәнең осталыгын һәм тавышын югары бәяләде. Пресняков хәтта шаярып җырчыны сихерчегә тиңләде һәм җыр тыңлаган вакытта зур хисләр кичереп, елап алуын да яшермәде. Әлеге видеоны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез.

Игорь Баринов: “Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә проблемалар юк диярлек”

Игорь Баринов: "Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә проблемалар юк диярлек"<br />
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе “Татар-информ” агентлыгына эксклюзив интервью бирде

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстанда милләтара һәм конфессияара мөнсәбәтләр өлкәсендә проблемалар юк диярлек.

Бүген бу хакта Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов “Татар-информ”га биргән эксклюзив интервью барышында белдерде. Әңгәмәне агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.

Игорь Баринов Татарстанны татар һәм рус милләтләре язмышлары үрелеп киткән уникаль республика дип атады. Аның сүзләренчә, Татарстан җитәкчелеге һәрчак милләтара һәм конфессияара мәсьәләләрне хәл итүгә җитди караган, бу 1990нчы – 2000нче елларда проблемалар булдырмаска мөмкинлек биргән. Социологик тикшеренүләр дә шул хакта сөйли.

“Татарстанда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә проблемалар юк диярлек, туган очракта да шактый тиз арада һәм уйлап хәл ителә, гомумән, республикада дәүләт милли сәясәтен тормышка ашырган кебек, – дип таный Игорь Баринов. – Россия милләтләре бердәмлеген ныгыту, Россия халыклары этномәдәни үсеше буенча төбәк программалары, чынлыкта, – илдә иң яхшысы, һәм бу сирәк искәрмә булып тора. Кагыйдә буларак, төбәкләрдә этномәдәни үсешне милли бердәмлекне ныгытудан аера алмыйлар. Сездә моның белән бар да тәртиптә”, – дип дәвам итте ул.

“Татар-информ” кунагы дөньядагы вакыйгаларга бәйле рәвештә ихтимал радикализм чагылышлары фаразларына карата сорауларга да җавап бирде. “Безнең фаразлар буенча, андый чагылышлар булмаячак. Без вазгыятьне күзәтеп торырга, туарга мөмкин андый хәлгә әзер булырга тиеш, – диде И.Баринов. Бу юнәлештә көч һәм дәүләт органнарының уртак эше, аның сүзләренчә, вазгыятьне контрольда тоту мөмкинлеген бирә. – Без Татарстанда да, тулаем Россиядә дә, андый куркынычлар көтмибез”, – дип ассызыклады ул.  

Болгар Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә мөселманнарны тартып тору урынына әйләнергә тиеш – Игорь Баринов

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына эксклюзив интервью бирде

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Игорь Баринов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында биргән эксклюзив әңгәмәсендә Болгар шәһәрлегендә күргәннәре буенча хис-кичерешләре, фикерләре белән уртаклашты.

Искәртеп үтик: бүген Татартан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә ул “Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы” дигән халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чара Татар дин галимнәре елы кысаларында, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан, оештырылды.

Игорь Баринов үзенең Болгарда әле беренче генә тапкыр булуын һәм шушы борынгы шәһәрдә булган соңгы үзгәрешләргә, шулай ук Казандагы уңай үзгәрешләргә таң калуын яшермәде. “Болгар – ул битараф калып булмый торган урын. Һәм без аның чынлыкта Россиядән генә түгел, башка илләрдән дә мөселманнарны тартып тору урынына әйләнүенә булдыра алган барлык көчне куярга тиеш”, – дип белдерде ул.

Игорь Баринов белән булган әңгәмәне тулысынча тиздән биредә карап-тыңлап була.

Рөстәм Миңнеханов Казанның Кабан күле яр буен заманча һәм уңайлы итү буенча Россия-Кытай консорциумы проектын раслады

Рөстәм Миңнеханов Казанның Кабан күле яр буен заманча һәм уңайлы итү буенча Россия-Кытай консорциумы проектын расладыТатарстан Президенты “Turenscape” архитектура бюросы президенты, доктор Конгжан Ю белән очрашты

 (Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Люция Камалова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытайның “Turenscape” архитектура бюросы президенты, доктор Конгжан Ю белән очрашуда Казанның Кабан күле яр буйларын уңайлы итү концепциясен раслады.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, “Turenscape” бюросы вәкиле Стенли Лунг, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Искәртеп үтик: 18 июньдә Казанда Кабан күле яр буен заманча һәм уңайлы итү концепциясен эшләүгә ачык конкурс игълан ителгән иде. Барлыгы 18 илдән 164 заявка бирелде. Шулай итеп, Turenscape+МАП architects белән «Эластичная лента: Бессмертное сокровище Казани» Кытай-Россия консорциумы җиңде.

Конгжан Ю Кабан күле яр буйларын заман таләпләренә туры китерү концепциясен презентацияләде һәм, компания бөтен дөнья буенча шундый проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсенә ия, дип билгеләп үтте.

Конкурста җиңүченең концепциясен 2016 елда гамәлгә ашыра башлау планлаштырыла.

Проект конкурс жюри әгъзалары тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынды, анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, шулай ук Россия һәм Мәскәүнең әйдәп баручы архитекторлары, ландшафт һәм мәдәният өлкәсе белгечләре катнашты.

“Безнең идея мәдәни мирасны саклап калудан гыйбарәт. Без бу шәһәр тарихын һәм истәлеген сакларга тиеш”, – дип ассызыклады Конгжан Ю. Проектны табигатькә зыян китермичә һәм аз күләмдә инвестицияләр белән чынга ашыру ниятләнә.

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда сакчыл җитештерү буенча халыкара конференцияне ачты

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда сакчыл җитештерү буенча халыкара конференцияне ачтыЧарада Россиянең 18 төбәге, шулай ук Германия һәм Япониядән 440тан артык делегат катнаша

(Чаллы, 6 октябрь, «Татар-информ», Евгений Сироткин). Бүген Чаллыда “Сакчыл җитештерү. Җитештерүчәнлекне арттыру һәм чыгымнарны киметү” II Халыкара фәнни-гамәли конференция үз эшен башлады. Аның эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Транспорт һәм махсус машина төзү департаменты директоры урынбасары Вячеслав Бурмистров, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “КАМАЗ” ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнаша.

Конференция кысаларында кунаклар сакчыл предприятиеләр, сакчыл җитештерү буенча басма продукция һәм “КАМАЗ” ГАҖның яңа техника күргәзмәсен карады, ул предприятиенең двигательләр заводында оештырылган иде.

Конференцияне ачып, Рөстәм Миңнеханов республикада “КАМАЗ” җәмгыяте тарафыннан сакчыл җитештерүне үзләштерүнең аерым ролен ассызыклады. “Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Россиянең Лин-технологияләрне уңышлы үзләштерүче лидер төбәкләренең берсе санала. Татарстан Россия Федерациясендә “Сакчыл җитештерү” системасы һәм принципларын кертү буенча махсус программа кабул ителгән һәм тормышка ашырган беренче субъект булды, – дип билгеләп үтте ул. – Бүген лин-технологияләрне безнең 160тан артык предприятие һәм оешма кертә. Алар арасында лидерлар да бар: “КАМАЗ”, “Татнефть”, “ЕлАЗ”, “КМПО”, “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”, “ПОЗиС”, “Казан электр техникасы заводы” һәм башкалар”, –  диде ТР Президенты.

“Сакчыл җитештерү. Җитештерүчәнлекне арттыру һәм чыгымнарны киметү” II Халыкара фәнни-гамәли конференциядә сакчыл җитештерү инструментлары нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проблемалары, шулай ук Россия предприятиеләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда дәүләт, җәмәгать һәм коммерция структуралары хезмәттәшлеге роле хакында фикер алышыначак. Чарада Россиянең 18 төбәге, шулай ук Германия һәм Япониядән 440тан артык делегат катнаша.

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә”

Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә”ТР мөфтие Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясендә чыгыш ясады

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Аның эшчәнлегендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм дөньяның 13 ислам иленнән килгән вәкилләр катнаша. Конференция радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максаты белән оештырылды, дип хәбәр итәләр ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән.

Аерым алганда, кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында төрле ислам кыйммәтләренә каршы килгән секталар белән көрәшне дини наданлыкны бетерүдән башларга кирәклеген ассызыклады. “Мөселманнар псевдоислам секталардан аеруча зур зыян күрә. Без барыбыз да әлеге авыруның киң колач җәйгәнен таныйбыз, әмма хәзер дәва турында уйларга вакыт. Беренче чиратта, дини гыйлемне ныгытырга кирәк”, – дип саный ТР МДН рәисе.

Камил хәзрәт фикеренчә, Россиядә бердәм фәтвәләр һәм замана таләпләренә туры килгән югары белемле дин белгечләрен туплаган мөселман галимнәре берлеген булдыру кирәк. Дини секталарга тиешле җавап кайтару өчен, шулай ук, аларның эш мотивларын, дәлилләрен өйрәнү тиешле.

Мөфти хәзрәтләре федераль каналларда традицион исламны аңлатучы дин белгечләренең аз күренүен һәм ил эчендә дини уку үзәкләренең эшчәнлеген көчәйтү, аны халыкара дәрәҗәгә күтәрү мөһимлеге турында әйтте.

Чаллы театры Самарага, Мәскәүнеке Чаллыга гастрольга җыена

Чаллы театры Самарага, Мәскәүнеке Чаллыга гастрольга җыенаЧаллылылар Смарада һәм Камышлыда комедия тәкъдим итмәкче
(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”). 24 октябрь көнне 18 сәгатьтә Чаллы татар дәүләт драма театры Самара шәһәренең «Чайка» мәдәният йортында Карло Гольдониның «Ике хужаның хезмәтчесе» комедиясен (фотосурәттә шуннан бер күренеш) уйныячак. Бу спектакль шулай ук 25 октябрь көнне 18 сәгатьтә Самара өлкәсе Камышлы район үзәге мәдәният йортында да карарга мөмкин булачак. Билет бәяләре Самарада 300-500 сум тәшкил итә, Камышлыда — 300 сум.

Бу соңгы араларада иҗат ителгән иң яхшы спектакльләрнең берсе санала. Аның премьерасы 2014 елның 23 декабрендә узды һәм шул көннән башлап ул гел тамашачылар белән тулы залда уйнала, дип хәбәр итәләр әлеге театрдан.

Труппа гастрольда булган арада Чаллы сәхнәсе дә буш тормаячак. 24 октябрь көнне 18 сәгатьтә Мәскәүнең «Арт-Вояж» театраль үзәге «Шухер!» комедиясен алып килә.

Рөстәм Миңнеханов Токиода Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты

Рөстәм Миңнеханов Токиода Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очраштыТатарстан Президенты киләсе елда «Фән һәм җәмгыятьтә югары технологияләр» форумында Татарстан предприятиеләрен чагылдыру ниятен белдерде.

 (Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасэгава белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртеп үтәбез: Татарстан Республикасы Президенты 4,5 октябрьдә Япониягә эш сәфәре кыла.

Эйити Хасэгава әфәндене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аңа очрашу мөмкинлеге һәм Татарстан Республикасына күрсәтелгән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Киотода уздырылган «Фән һәм җәмгыятьтә югары технологияләр» (Science and Technology in Society) форумының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте һәм киләсе елда бу форумда Татарстан предприятиеләрен чагылдыру ниятен белдерде.

Рөстәм Миңнеханов «Тошиба корпорейшн» компаниясе җитәкчелеге белән кичәге очрашу турында һәм энергетика өлкәсендә уртак проектларда катнашу өчен эш төркеме булдыру буенча ирешелгән килешү турында сөйләде. «Шулай ук без «Тошиба»ның Татарстанны кайбер компонентлар җитештерү өчен мәйданчык итеп алуын да карадык», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты «Иокогава» компаниясе белән хезмәттәшлекне киңәйтү ниятләре турында хәбәр итте.  «Сез «АйСиЭл – КПО ВС» Фуджицага китерелә торган IТ-хезмәт күрсәтүләр күләмнәрен арттыру буенча уртак эшне активлаштыруда ярдәм күрсәтсәгез, без бик шат булыр идек», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Эйити Хасэгава, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка Казанга Япония делегациясе визитын (2015 елның маенда) оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан базарына чыгу мөмкинлеген өйрәнүче компанияләр бар. Мин бу эштә ярдәм күрсәтергә тырышачакмын», – диде ул.

Рөстәм Миңнехановка Токиода “Амоний” ААҖ комплексының гарантия сынаулары тәмамлану турында акт тапшырылды

Рөстәм Миңнехановка Токиода "Амоний" ААҖ комплексының гарантия сынаулары тәмамлану турында акт тапшырылды<br /><br />
Акт ТР Президентының төзелеш-монтаж эшләре башкаручы компанияләр җитәкчеләре белән очрашу кысаларында тапшырылды.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Токиода Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка  “Амоний” ААҖ комплексы гарантия сынаулары тәмамлану турындагы актны төзелешнең генераль подрядчылары тапшырды. Акт ТР Президентының төзелеш-монтаж эшләре башкаручы компанияләр җитәкчеләре белән очрашу кысаларында бирелде.

Япониянең «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» компанияләре, 2010 елда имзаланган контракт нигезендә, ТРның Менделеевск районында аммиак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча “Аммоний” комплексын төзүдә катнаша.

Рөстәм Миңнеханов компания вәкилләренә сыйфатлы эш өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» үз бурычларын вакытында үтәгән. “Әлеге проектны уникаль дип санарга була. Россиядә моңа охшаш объектлар берничә дистә ел төзелмәде. Бу башкалар өчен үрнәк булырга тиеш”, – дип ассызыклады Татарстан Президенты.

«Мицубиси Хэви Индастриз»ның Директорлар советы рәисе Хидеаки Омия, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка һәм ТР Хөкүмәтенә проектны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, Менделеевскига барып эшләр барышыны белән үзе танышырга әзер булган. Әмма аның катнашуын таләп итәрлек бернинди проблема да тумаган.

«Мицубиси Хэви Индастриз»ның штаб-фатирында узган очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов «Соджиц Корпорейшн» компаниясенең сәнәгый проектлар идарәсенең Россия һәм БДБ илләре буенча генераль менеджеры ярдәмчесе Дзюн Мориямага Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Илдар Халиков: “Бер фаразлар ясар өчен авыр чорда яшибез, әмма без күп мәсьәләләрне чишү юлларын таптык һәм табабыз”

Илдар Халиков: “Бер фаразлар ясар өчен авыр чорда яшибез, әмма без күп мәсьәләләрне чишү юлларын таптык һәм табабыз”ТР Дәүләт Советында парламент тыңлаулары уздырылды

 (Казан, 2 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2016 елда Татарстан бюджетын арттыручы иң мөһим юнәлеш булып керемгә салым булачак. Алар консолидацияләнгән  бюджетның 74 процентын һәм республика бюджетының 80 процентын тәшкил итәчәк. Физик затлардан алынган салымның күләме генә дә 59,3 млрд сум булыр дип фаразлана.

Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында уздырылган парламент тыңлаулары вакытында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. “Татарстан Республикасының 2016 елга бюджеты” темасына багышланган әлеге чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР парламенты рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты. Утырыш ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты җитәкчесе Леонид Якунин рәислегендә узды.

ТР икътисад министры урынбасары Олег Плевин чыгышында 2016 елда төбәк тулаем продукт 102, 2 процентны, 2017 елда 103,2 процентны, 2018 елда 103,4 процентны тәшкил итәр дигән фараз җиткерде. Аның сүзләренчә, ТТПның кимүе сәнәгать, төзелеш һәм сәүдә өлкәсендә үсеш темпының акрынаюына бәйле.

ТР икътисад министры урынбасары сүзләренчә, 2016 елда сәнәгать җитештерүе 1991 млрд сум, 2017 елда 2203 млрд сум, 2018 елда 2367,7 млрд сумны тәшкил итәр дип көтелә. Сәнәгать җитештерү индексы исә киләсе елга 102 процент, 2017 елга 105,2 процент, 2018 елга 103 процент булыр дип фаразлана.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитештерү 233,8 млрд сумны, 2017 елда 246,4 млрд сумны, 2018 елда 255,8 млрд сумны тәшкил итәр дигән өмет бар.

ТР бюджеты белән бер яссылыкта Медицина иминиятләштерү территориаль фонды бюджет проекты буенча да фаразлар җиткерелде. Республиканың әлеге фонды җитәкчесе Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, 2016 елда фондка 39,8 млрд сум күләмендә акча керер дип көтелә. Чыгымнар исә якынча 40,5 млрд сумны тәшкил итәчәк, 2015 ел белән чагыштырганда бу 4 процентка күбрәк.

“Бу мәсьәлә буенча алдан да зур һәм җентекле эш алып барылды

ТР мөфтие мөселман дин әһелләренең халыкара конференциясендә катнаша

ТР мөфтие мөселман дин әһелләренең халыкара конференциясендә катнаша<br />
Чара, радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максатыннан, уздырыла.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Мәскәүдә «Ислам дине экстремизмга каршы» халыкара конференциясе үткәрелә. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнаша.

Конференциядә мөселман дин әһелләрен һәм дин белгечләрен Россия чит илләр эшләре министры Сергей Лавров сәламләде. “Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган мәрхәмәтлелек, гаделлек идеяләрен үзгәртеп, дингә ышанучылар белән уйнау бара. Шуңа күрә дә идеяләр өлкәсендә экстремизмга каршы көрәш әһәмияте зур”,- диде ул.

Конференция, радикализмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклау һәм экстремизмга каршы чараларны билгеләү максатыннан, уздырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Казан кызы Сабина Фәттахова “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды

Казан кызы Сабина Фәттахова “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды Фестивальнең финал өлеше Төркиянең Анталия шәһәрендә уздырылды

 (Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”). 9 яшьлек Казан кызы Сабина Фәттахова “Little Miss World-2015” балалар мәдәният һәм сәнгать фестивалендә гран-при һәм “Европа кечкенә гүзәле-2015” титулына ия булды.

Конкурста Сабина Татарстан өчен хәйрия проектын презентацияләгән. Аңа халыкара жюри бәя биргән. Кыз Россия, Бразилия, АКШ, Малайзия, Кытай, Непал, Италия, Бөекбритания, Монголия һ.б. илләрдән килгән 45 кыз белән ярышкан. Бәйгегә 20 илдән 5-14 яшьлек гүзәлләр җыелган булган.

“Little Miss World”ның җиңүчесе итеп Казакъстан вәкиле Акмир Али танылган. Аңа һәм ватандашыбыз Сабинага үз илләренең экологик һәм хәйрия проектларын тормышка ашыру, талантлар үсеше өчен акчалата бүләк тапшырыла. Моннан тыш, “Little Miss Europe” титулы иясе “Татарстанның кечкенә принцессалары” иҗтимагый оешмасы уздыра торган социаль һәм хәйрия проектларын җитәкләячәк.

Искәртеп узабыз: “Little Miss World” фестиваленең финал өлеше Төркиянең Анталия шәһәрендә 27 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр уздырылды, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фотосурәт http://www.kzn.ru сайтыннан алынды.

Нефть бәясе арту һәм базар капиталында уңай динамика күзәтелү сәбәпле, рубль курсы күтәрелгән

Доллар гамәлдәге рәсми курстан 14 тиенгә арзанрак, евро – 19 тиенгә югары

 (Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген иртән сәүдә ачылышында доллар һәм евро бәясе кимеде. Рубль курсы, нефть бәясе арту һәм базар капиталында уңай динамика булу сәбәпле, күтәрелгән.

Дүшәмбе доллар сәүдәсе 65,62-65,97 сумнан башланды, уртача минут ярымда курс 65,8 сум тәшкил иткән, бу элеккеге сәүдәдәгедән 21 тиенгә түбәнрәк. Евро курсы 73,84 сум тәшкил итте. Бивалюта кәрзине 21,5 тиенгә төшкән һәм 69,42 сум тәшкил иткән.

Доллар гамәлдәге рәсми курстан 14 тиенгә арзанрак, евро – 19 тиенгә югары, дип белдерә «Интерфакс».