“Татарым” дип яши…

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Ил һәм дөнья хәбәрләре, Төп яңалыклар, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

канюкаев и меркушкин 22Без аның белән моннан егерме еллар элек Саратовта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма коми­теты бюросының күчмә утырышы вакытында очрашкан идек. «Самара шәһәреннән, милли тормышта иң ак­тив катнашучы ир-егетебез. Җаны-тәне белән татар дип яши», – дип таныштырганнар иде Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев белән. Ул вакыттан бирле шактый сулар акты. Самара өлкәсендә дә татар тормышында шактый матур эшләр башкарылды. Милли мәгарифкә, дини тормышка кагылышлы “түгәрәк өстәл”ләр, конференцияләр, җыр һәм шигърият бәйрәмнәре, Бөтенроссия күләмендә «Боз озату» тамаша­сы, сабантуйлар… Тагын бик күп чаралар! Аларны оештыручы һәм матди ярдәм күрсәтүче төп кеше исә һәрвакыт бер – Самара өлкәсенең «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма коми­теты бюросы әгъзасы Фәхретдин КАНЮКАЕВ.
Фәхретдин табигатьнең иң гүзәл чорында — 1966 елның ма­енда, Самара өлкәсенең Мәчәләй авылында Галимә апа белән Бәдретдин абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Хезмәтне сөйгән, тырыш, булдыклы гаиләдә тәрбияләнгән Фәхретдин бер­кай­чан да әти-әнисе йөзенә кызыллык китерми. Мәктәптә тырышып, яра­тып укый, белем тупларга омтыла. Үзенең укытучылары, белем һәм тәрбия биргән Бибинур Газизова, Рамилә Булатова, Наҗия Мамышева, Җәүһәр Субеева, Рәисә Искәндәроваларны ул әле бүген дә хөрмәтли. Кешеләргә карата иман­лы, шәфкатьле, мәрхәмәтле; булу кебек күркәм сыйфатларны да Фәхретдин гаиләсендә, туган авы­лында ала. һәм ул кешелеклелек аны гомер буе озата килә.
Мәктәпне тәмамлагач, егет Са­марага юл ала — техникумга укыр­га керә. Аннан — Совет Армиясе сафлары. Соңыннан — Ульяновск шәһәрендәге фар­мацевтика училище­сы. Бу 1989-1992 еллар була. Кабат Самарага әйләнеп кайтып, сайлаган һөнәре буенча хез­мәт юлын башлап җибәрә Фәхретдин.
Тик татар авылында, татар мохитендә тәрбия алган, үз хал­кын хөрмәт иткән егетнең күңеленә нидер җитми… Татар иҗтимагый хәрәкәтенә ул 80 нче еллар ахы­рында килеп кушыла. Татар милли үзаңы яңарыш чоры кичергән чор бу. Фәхретдин тиз арада милли хәрәкәт лидерларының берсенә әверелә. Татар тарихына һәм мәдәниятенә бирелгәнлек, мил­ләтнең үткәнен һәм бүген­гесен күзаллау сәләтенә ия булу, аның киләчәге өчен зур җаваплылык хисе тоеп яшәү Фәхретдинне милли хәрәкәт эшчәнлегенең алгы сызыгына чыга­ра да.
90 нчы елларда Фәхретдин Канюкаев Самара өлкәсендә барлык­ка килгән татар өлкә «Туган тел» оешмасына керә. Соңрак ул аның советы әгъзасы да, вице-президенты да, пре­зиденты да була. Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне җайга салырга, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы буларак, Татарстан һәм Россия, чит илдәге татарлар белән күп очрашырга туры килә. Аның тырышлыгы белән Самара тамаша­чысы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Казан» бию ансамбле, Татарстан Рес­публикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Казан консервато­риясе каршында эш­ләүче симфоник оркестр чы­гышларын карау бәхетенә ирешә.
Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев һәрвакыт хәрәкәттә. Ул гел камилләшү юлында. «РЕАВИЗ» Самара медицина институтын, Саратовның Сто­лыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академия­сен тәмамлый, кандидатлык диссер­тациясе яклап, «икътисад фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗәгә ия була. Хезмәт юлын дару белән тәэмин итү фирмаларының берсендә бүлек белән идарә итүдән баш­лаган Фәхретдин коммерция директоры, аннан соң генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу өлкәдә шактый гына тәҗрибә туплагач, ул үз эшен башлап җибәрергә тәвәккәлли. Бүгенге көндә ул җитәкләгән «Алия-фарм» даруханәләр челтәре федераль биеклектә: аның бизнесы Татарстан­да, Саратов, Ульяновск, Оренбург өлкәләрендә дә җәелгән.
Мәшәкатьләре бихисап, эш графигы тыгыз булса да, иҗтимагый тормыштан да аерылганы юк аның. 2011 елны Региональ татар «Дус­лык» иҗади-иҗтимагый һәм шәһәр татар «Ак бәхет» иҗади-иҗтимагый оешмалары теркәлеп, Фәхретдин Канюкаев аларның президенты була. Аның бөтен теләге — туган телне, динне, мәдәниятне, тарихны, милли мирасны барлап, сак­лап яшь буынга тапшыру. Боларның берсе дә уйда-телдә генә түгел, һәркайсы эшләгән эшләр белән исбатлана. Са­мара өлкәсендә нинди дә булса зур чара уза икән, әйткәнемчә, монда төп иганәче — Фәхретдин Канюкаев. Иң беренче авыллар Сабан ­туе өлкәнең Гали авы­лында узды. Сабантуйның төп бизәге — татарча көрәш батыры мәйданнан Тоуоtа Соrоllа машинасына утырып кайтып китте. Бу да көрәшчегә мәрхәмәтле эшмәкәр Фәх­рет­дин Канюкаевның бүләге иде.
Туган авылы Мәчәләйдә Са­бантуй үткәрү дисеңме, Самара шәһәрендә икенче татар мәктәбе ачу өчен махсус конференция оештыру, «Казан» бию ансамбле, җырчылар Динә Гарипова, Мәскәүдән На­дежда Бабкинаны чакырып, татарча җырлатып, биш мең кеше сыешлы Спорт сараенда «Боз озату» тама­шасы оештырып, татар тамашачы­сына бүләк итү, берничә ел рәттән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә зурлап «Мәүлед ән Нәби»не оештыру, өлкәнең татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, татар көрәшендә бил алышкан егетләрне зурлау дисеңме?! Болар аның иҗтимагый тор­мышта башкарган эшләренең бик азы гына.
Һәрвакыт халкы белән бергә атлаучы Фәхретдин Ка­нюкаев Бөтендөнья татар конгрессы уздыра торган чараларда да актив катна­ша. Ул өч чакырылыш башкарма комитеты әгъзасы булып сай­лан­ды. Соңгы бишенче съездда аны конгрессның бюро әгъзасы итеп тә сайлап куйдылар.
Татар егете Фәхретдин Бәд­ретдин улы Канюкаевның ил өчен, халык өчен кылган изге гамәлләре Татарстан Республи­касы, Самара өлкәсе хакимияте, Бөтендөнья та­тар конгрессы тара­фыннан һәрчак югары бәяләнде. Ул «Татарстанның атказанган сә­ламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем йөртә. “Самара төбәгенең игелеген арттыруда күр­сәткән хезмәте өчен” күкрәк билгесе дә тапшырылды аңа. Күптән түгел чын милләтпәрвәр, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма ко­митеты бюросы әгъзасы, Самара өлкә «Дуслык» та­тар иҗади иҗтимагый оеш­масы җитәкчесе, «Алия-фарм» даруханәләр челтәре хуҗасы Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев күпьеллык фи­дакарь хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек сак­лау министрлыгының «Сәла­мәтлек саклау отличнигы» дигән мактаулы күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Бер булганнан бар да була, ди халык мәкале. Изге күңелле, ярдәмчел меценатның шәхси тор­мышына килгәндә — күз тимәсен. Күпләр өчен үрнәк алырлык матур татар гаиләсе. Фәхретдин әфәнде тормыш иптәше Лилия ханым белән бергәләп дүрт кыз — Алия, Дания, Әминә һәм Әдиләне үстерәләр. Әти-әниләре балаларын дөрес итеп тәрбияләргә дә өлгерә, кызларында туган телебезгә, динебезгә карата мәхәббәт уятырга да тырыша. Бу гаилә белән аралашкач, аларның бер-берсенә булган мөгамәләне күргәч, сокланмый кала ал­мыйсың. Күңелләре белән бай алар. Ходай тигезлектән, сәламәтлектән, тыныч­лыктан аермасын үзләрен.
Фәхретдин Канюкаев кебек батыр йөрәкле, милли җанлы егет-кызларыбыз халкыбызга бик кирәк.

Гөлназ ШӘЙХИ.
(“Халкым минем”)
Өлкә губернаторы Николай Меркушкин Фәхретдин канюкаевка “Самара төбәгенең игелеген арттыруда күр­сәткән хезмәте өчен” күкрәк билгесе тапшыра.

Фикер калдыру