“Таян Аллага” конкурсы яңа әсәрләр көтә

КатегорияБелдерүләр, Илдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Таян Аллага” әдәби конкурсы игълан ителде, дип хәбәр итә “Интертат”. Ул инде өченче тапкыр оештырыла. Бәйге Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында үтә торган Коръән елына багышлана. “Быелгы бәйгенең үзенчәлеге аның Коръән елы белән бәйләп уздырылуыннан гыйбарәт”, – ди Диния нәзарәте уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якупов.

Тагын бер үзенчәлек буларак иҗади бәйгене оештыручылар саны артуны билгеләп үтәргә мөмкиндер. “Таян Аллага” әдәби конкурсын оештыручылар рәтендә Диния нәзарәте белән бергә Татарстан  Язучылар берлеге һәм Милли китапхәнә дә бар. Конкурс Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты булышлыгы белән үткәрелә.
Конкурс 2012 елның 13 мартыннан алып, 1 июньгә кадәр дәвам итә. Аны өч этапта уздыру каралган: беренчесе әсәрләрне җыюдан, икенчесе аларны жюри тарафыннан бәяләүдән, өченчесе – җиңүчеләрне бүләкләүдән гыйбарәт.
Елдан-ел үсә барган һәм “дини әдәбият” төшенчәсен киң кулланышка кертүче әдәби бәйгенең төп максаты – иҗади күңелле татар яшьләрен барлау, берләштерү.
Конкурсның таләпләренә килгәндә, анда Татарстаннан һәм татарлар яши торган башка төбәкләрдән һәрбер теләгән кеше катнаша ала.  Конкурс өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәрләр, драматургия. Аз күләмле әсәрләр (шигырьләр, кыска хикәяләр һәм башкалар) өчтән ким булмаска тиеш. Әсәрләр татар телендә электрон вариантта кабул ителә.
Материалларны түбәндәге электрон почтага җибәрү сорала: tayanallaga@yandex.ru Белешмәләр өчен телефон: (843) 238-35-18

Фикерләр

  1. Аноним

    Кунурс: «Таян Аллага!»

    “Мәхәллә бакчасы»нда Тукай иҗаты.

    Быел, мин , милләтемә хезмәт итәргә алынып, “Мәхәллә бакчасы”ның коймаларына Мөхәммәт пәйгамбәр хәдисләренә нигезләп, Тукай сүзләрен язып элеп куйдым. Гомерләрен үз милләтләре өчен көрәшкә багышлаган бу ике шәхесең икесе дә минем өчен якын һәм җаннары да бер югарылыкта булырга тиеш кебек иде…
    Әйтрегә кирәк: Тукай шигырьләрен мин,Мөхәммәт пәйгамбәрне белгәнче үк, авыл сәхнәсендә сөйләнгәләп йөрдем һәм ул минем язмышымны үзгәртүдә төп сәбәпче булды. Бу зур вакыйга сәхнә түреннән башланды:
    «Әй,туганнар! Эшләгез сез,
    Иң мөктдәс нәрсә— эш,
    Эш агачы һәрвакытта
    Бик юмарт китерер җимеш!» дип,сөйләп киткәнем хәтердә.
    Клуб эче ярым караңгы иде. Күрәм,караңгы залда бер ябык чырайлысы (урманчы Сарим азыйдыр инде!) әллә кул чабамы дип торсам,сөялле бармакларын өскә күтәрде:
    —Гомер буе урман кистем, агач утырттым. Кулларым менә нинди,аякларым йөрмәс булды, ә җимешен күрмәдем…Ә бәлки:
    «Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш!», дигәне урнына:
    «Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер чир–шеш!», дип әйтү дөресерәк булыр…, җәмагать?—дип, сүзенә җөпләү эзләп, тирә–ягына карангалап алды.
    Билгеле бу ага,урман эшләреннән бушаган арада, аз булса да Тукай иҗатына күз салгалап алган булса, мондый сүзләрне әйтмәгән дә булган булыр иде шәт, ә болай…миңа аңлатып бирергә туры килде:
    —«Тукай хәтле Тукай белмичә әйтмәгәндер,автор сүзләрен үзгәртергә беркемнең дә хакы юк!»,–дип, абзыйны тиз генә урнына утырттым һәм:
    «…Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
    Эшкә бирсәң чын күңел,
    Каршыларсың картлыгыңны
    Бик тыныч һәм бик җиңел!», дип әйтергә өлгердем…
    Бу юлы мине тимерче Мәхмүт абзый бүлде:
    — Исемем мактау тактасыннан төшмәде…ичмасам адәм рәтле пенсиясен түләсәләр дә ярар иде…Монда,энкәш,яшьли күп бил бөккән кеше турында:
    — «Картлыгыңны каршыларсың бик тыныч һәм бик җиңел!» дигәнесен,
    — «Картлыгыңда гәүдәң булыр бик ябык һәм бик җиңел!», дип төзәтсәк урынлырак булыр!—дип сулышына буылды. Залда:
    —Дөрес,дөрес!—дип, кемнәрдер кул чапты. Мондый очракта,минем кебек кешеләр сәхнәне ташлап китәләр бугай…дөрес..мине клуб мөдире алыштырды…
    Мин Казанга укырга китеп бардым.
    Еллар үтте. Мин шагыйрь дә, артист та була алмадым.Әмма,шулай да, Тукайны онытмадым һәм шуңа ияртеп Мөхәммәт пәйгамбәр тормышын да яхшылап белә башладым.Ничекме?
    …Казанга килгәч “Шәһәр мулласы” Харис улы Сәлихҗан үзенең «Тукай иҗатында Корьән аһәңнәре»дигән китабын бүләк итте.Бер белмәгән кешегә «Туганым Назыйфка…!»дип ни өчен язганлыгына,әүвәл аптырап калсам да, кереш өлешендә:«Бүген ниһаять газиз Тукайыбызның иҗаты турында дөресен әйтер заман килеп җитте»,дигән юлларны укып киткәч,моның Аллаһыдан килгән әмер икәнен аңладым. Комсомол, совет чорларында әдипнең ислам динен,Хак тәгаләгә багышланган шигыри куплетларын юри төшереп калдырганнар икән дә, мин шул мәсәләне күтәреп чыгарга булганмын. Күпме рәнҗеш кичергәндер моның белән мескен Тукай рухы. Әйтик, «Туган авыл» дигән шигыреннән төшеп калган бер куплетны гына алыйк:
    «Ходай шунда җан биргән,шунда туган,
    Шунда әүвәл Корьән аятен укыган;
    Шунда белдем Рәсүлемез Мөхәммәдне
    Ничек михнәт,җ а ф а күргән,ничек торган»

    «…Рәсүлебез… ничек михнәт,җафа күргән»дигән сүзләрне укыгач,Тукайның үз тормышы чагылып китте. Баксаң, Мөхәммәт пәйгамбәр белән Тукайның балачак
    язмышлары бер үк булган икән бит: сабый чакта үк икесенең дә аталары үлеп китүе,шуннан соң ятим калып, кулдан–кулга күчеп йөрүләре, ачлык, хәерчелекләр аша исән үтеп, ниһаять, гарәп һәм татар халкы өчен зур шәхескә әверелүләре— бер язмыш белән туганлыкларын күрсәтә. Харис хәзрәт төзегән шәҗәрәгә караганда, Гадбулланың (Тукайның) әтисе— Мөхәммәт, Мөхәммәтнең атасы—Габдулла булган. Һәм аларның икесе дә апрель аенда туып, нәкъ шул айда,берсе- 63,икенчесе- 27 яшьтә ахирәт дөньясына күченгәнгәннәр.Баксаң, бу даталар да уртак икән бит. Әгәр:6+3 нең дә, 2+7 нең дә тугызлы икәнен һәм тугызлының рух (“девятка-“духовность”) сүзеннән килеп чыкканын белсәк…аларның җаннары бер өслектәдер дип әйтергә хокук бирә.
    Бүген,татар халкын дин аша саклап калып булуы турында сүз әйтелә башлады. Тукай—татарларның иң яраткан шагыйре. Димәк…өй янында мәхәллә бакчасы ясап, исемен “Тукай мәхәлләсе” дип, анда Тукай сүзләрен Мөххәммәт пәйгамбәр хәдисләре белән аралаштырып язып куюым, ул– заман таләбедер. Сүзебезне дәвам итеп,«Туган тел» шигыреннән төшерелеп калдырылган соңгы куплетны алыйк:
    И , туган тел! С и н д ә б у л г а н и ң э л е к к ы л г а н д о г а м:
    « Я р л ы к а г ы л , д и п , ү з ем һ ә м әт к ә м – ә н к ә м н е, Х о д а м!»—
    Мөхәммәт пәйгамбәр бу хакта үзенең бер хәдисендә:
    «Кабул ителәсенә ышанып,әти–әниләрегезнең исемнәрен әйтеп, Аллаџка дога кылыгыз» дигән.Мин аларның икесен бер тактага язып, коймага беркетеп куярга кирәк таптым. Менә Тукайның « Таян Аллага» дигән шигыреннән бер куплет:
    «Әй бәһале , әй , кадерле , әй гөнаһсыз яшь бала!
    Рәхмәте киң аның, һәр даим таян син Аллага! ».
    «Мең дә бер хәдис» китабын ачсак, без анда,пәйгамбәребезнең:
    «Сабыйларны җиде яшеннән намаз укырга өйрәтегез, ун яшьтә өйрәнмәсә суктырыгыз» дигән сүзләренә юлыгабыз. Аларны берничек тә бер–берсеннән аерып куя алмысың. Тагын да дәвам итеп Тукайның:
    «Кыл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
    Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!» дигәне, Мөхәммәтнең:
    «Аллаџы Тәгаләгә догаларыгызны ихлас күңелдән кылыгыз,чөнки ихлассыз гамәлне Аллаһы кабул итми»,дигән хәдисенә бик тә туры килә.Тик берсе- шигъри,берсе -чәчмә юллар белән башкарылган.
    Хәдистә:
    « Корьәнне өйрәнеп,аны өйрәткән кешеләр иң изге кешеләр »дип әйтелгән булса,Тукай үзенең «Тәэсирләнү» шигырендә:
    «…Укыйм тиз–тиз күңелдән бер гаҗәеп сүрә Корьәннән,—
    Газаплар мәгънәви бер кул белән алынадыр җаннан» ди.
    Хәдистә: «Узган дәвердәге гыйлем белән генә чикләнү дөрес түгел,динне алга сөрү өчен яңача караш туып торырга тиеш” диелгән булса,Тукай:
    «Түкмә књз яшь: ярдәмендә һәр заманда Алла бар;
    Ал, кыюлык,алга омтыл, һич ялыкмый алга бар» ди.
    Кыскасы мәхәллә бакчасының манарасын бизәп торган бу язмаларны укыган кеше Тукайның иманлы булуына, аның сүзләрендә, чыннан да, Корьән аһәңнәре чагылганына һич кенә дә шикләнә алмый. Ул: Корьәнне укыган, Мөхәммәтнең пәйгамбәрлеген таныган, хәдисләрне белгән һәм «Баш иям сәҗ дәгә»дигән шигыреннән чыгып, намзага да баскан диясе килә. Мондый ҖАННАР ни дип әле бергә булмасын.Бит Мөхәммәт пәйгамбәр бер хәдисендә үзе үк: «Аллаџы каршында иң сөйкемле исем— «габд» кушылган исем» дигән. «Габд»ның–кол, «улла»ның—алла синонимы икәнен белсәк, димәк, Габд-улла чыннан да, пәйгамбәрдән ерак булмаска тиеш була. Хотя!..үзегез хөкем итегез.
    Назыйф Хәмитов. Дипломлы теолог.

  2. Аноним

    Мин үземнең фикерем һәм башкарган гамәлем белән бәйгедә катнашырга теләр идем.Җиңүчеләрне бакчага чакырам.

  3. Аноним

    адресым: Дәрвишләр бистәсе. Бердәмлек урамы.32 йорт артындагы чокыр.Тел: 89178967148.

Фикер калдыру