Тәбрис Яруллин: “Проектлар кәгазьдә генә калмасын, тормышка ашсын иде”

КатегорияИл һәм дөнья татарлары
Автор Администрация сайта

Тәбрис Яруллин: "Проектлар кәгазьдә генә калмасын, тормышка ашсын иде"<br />
Форумның резолюциясенә кертеләчәк тәкъдимнәр әйтелде

(Казан, 5 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында оештырылган Россия тарихындагы беренче күмәк проектлар сессиясендә 50гә якын проект эшләнде.

Бу хакта бүген форумның пленар утырышында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итте.

“Без бүген 50 төркемгә бүленеп бик нәтиҗәле эшләдек. Бер генә теләк – проектлар кәгазьдә генә калмасын, тормышка ашсын иде. Алар белән киләчәктә без, проект продюсерлары, эшләячәкбез. Проектларны этаплап гамәлгә ашыру, һәр этапны теркәп бару ниятләнә”, – диде ул.

Тәбрис Яруллин искәртеп үткәнчә, кичә яшьләр татар дөньясының әйдәп баручы спикерлары катнашында “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәни проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика” юнәлешләре буенча белем һәм тәҗрибә туплады. Пленар утырышта аларның һәркайсы буенча нәтиҗәләр ясалды, резолюциягә кертеләчәк тәкъдимнәр санап үтелде.

Аерым алганда, “Тарих һәм туризм” юнәлеше буенча үткәрелгән секцион утырышның йомгаклары турында аның модераторы Айрат Фәйзрахманов сөйләде. Аның сүзләренчә, анда 30лап спикер чыгыш ясаган.

“Кайбер тарихи шәхесләргә һәйкәл кую, башка милләтләрнең тарихи хәтерен, фикерен санга сукмау – татар яшьләрен иң борчыган проблемаларның берсе. Секциядә һәйкәлләр кую буенча аерым иҗтимагый механизм булдыру, тарихи символларны барлап, аларны туристик проектлар рәвешендә тәкъдим итү әһәмияте дә билгеләп үтелде. Тарихи шәхесләребезнең онытылуы, Татарстан тарихы сәгатьләренең киметелүе, интернетта татар тарихына караган чыганакларның азлыгы мәсьәләләре күтәрелде”, – дип сөйләде Айрат Фәйзрахманов. Ул резолюциягә топонимик атамалар проектлары турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә ирештерү, һәйкәлләрне, истәлек билгеләрен урнаштыру мәсьәләләрен иҗтимагый тыңлауларда хәл итү, татар халкы тарихи хәтерендә тискәре эз калдырган шәхесләрне һәйкәлләр урнаштыруга юл куймау, Татарстан дәүләтчелегенең 100 еллыгына багышланган чараларны уздыруга булышлык күрсәтү, шулай ук татар яшьләре өчен бизнес-клуб булдыру тәкъдимнәрен кертү заруриятен әйтте.

“Мәгариф һәм бала тәрбиясе” юнәлеше буенча үткәрелгән секцион утырышка аның модераторлары Ләйлә Нурмөхәммәтова һәм Артур Галиәхмәтов нәтиҗә ясады. Секция кысаларында 12 спикер чыгыш ясаган, анда 140ка якын спикер катнашкан. Татар яшьләре оешмалары өчен “Акыл фабрикасы” форматында өстәмә белем бирү системасын булдыру, Казанда этномәдәни проектлар менеджменты буенча практик стажировкалар, татар авылларында урындагы укытучылар катнашында тел һәм этнотарихи стажировкалар, Казан шәһәре һәм башка фәнни-мәдәни үзәкләренең профильле экспертлары катнашында иҗади лабораторияләр, мастер-класслар, проектлар оештыру эшчәнлеге буенча вебинарлар үткәрү, төбәкләрдә уңышлы эшләп килгән милли компонентлы мәктәпләр тәҗрибәсн өйрәнү һәм тарату, татар телен өйрәтү буенча якшәмбе мәктәпләре оештыру һ.б. тәкъдимнәрне резолюциягә кертү кирәклеге әйтелде.

“Этномәдәни проектлар менеджменты” юнәлеше буенча йомгак ясаган Гөлназ Бәдретдин Казанда һәм Татарстан шәһәрләрендә этномәдәни креатив мәйдан булдыруга юнәлдерелгән үзәкләр ачу, әлеге үзәкләр өчен урын сорау, авыл җирлекләрендә татар яшьләрен мәдәни агарту үзәкләрен һәм иҗади лабораторияләрен булдыру, интернетта татарча блоггерлар платформасын формалашту һәм башка тәкъдимнәр белән чыкты.

Пленар утырышта резолюция кабул ителде.

Бу минутларда делегатлар Арча районының Яңа Кырлай авылына барып җитте. Алар биредәге әдәби-мемориалда булачак һәм Арча шәһәре көнендә катнашачак.

http://tat.tatar-inform.ru

 

Фикер калдыру