Тольяттида – “Язлар моңы” фестивале

КатегорияБелдерүләр
Автор Администрация сайта

2 мартта 14 сәгатьтә Тольяттиның Үзәк районы, Победа урамы, 42 йортта урнашкан Филармония бинасында Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе дүртенче мәртәбә “Язгы моңнар” дип аталган фестиваль үткәрә.

Фестиваль кысаларында өч конкурс уздырылачак: “Уйнагыз, гармуннар”, “Татар җыры”, “Татарча бию”. Беренче бәйгедә 18 яшькә кадәр һәм 19 яшьтән алып тагын да өлкәнрәк яшьтәгеләр үзләренең төрле музыкаль уен коралларында – баянда, тальян гармунда, домбрада, флейтада, курайда, гитарада, кубызда татар халык көйләрен башкару осталыкларын күрсәтә алалар.

Икенче “Татар җыры” бәйгесендә 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 яшьтән өлкәнрәк җырчылар катнашачак.

Өченче “Татарча бию” конкурсында фольклор халык биюен башкару таләп ителә.

Кичәдә милли сувенирлар һәм китаплар күргәзмәсе һәм аларны сату, татар милли ашлары һәм ризыклары ярминкәләре дә оештырылачак.

Конкурста катнашу өчен заявкаларыгызны 23 февральгә кадәр Тольятти, 1нче Одесса тыкрыгы, 1 адресы буенча җибәрә аласыз. Телефон: (8-846)-76-73-63. Электрон адрес: zurtatarstan11@mail.ru


 

 

Фикер калдыру