Төркиядән «Аяз-Таһир Төркестан Идел Урал» фонды җитәкчесе ТР Милли музеена Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләрен тапшырды

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Милләттәшләребез тормышы, Татарлар турында
Автор Администрация сайта

 Бүген «Аяз-Таһир Төркестан Идел Урал» фонды җитәкчесе Тюляй Дуран ТР Милли музеенда булды. Ул музей фондына мәшһүр язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләрен тапшырды. Алар арасында классик язучының шәхси көндәлекләре, биноколь куйгычы, чемоданы, фотосурәтләре һ.б. ядкарьләр бар.

Гаяз Исхакыйның шәхси әйберләрен Тюляй Дуран беренче тапкыр 1998нче елда алып килгән булган. Г. Исхакыйның Төркиядән кайтартылган эш өстәле һәм урындыгы ТР Милли музеенда тора. “Беренче тапкыр Татарстанга мин 1998нче елда килгән идем һәм татар халкының Гаяз Исхакый белән горурлануын күрдем. Икенче килүемдә мин язучының бик күп архив язмаларын алып килдем”, – дип хәтер яңартты фонд җитәкчесе Т. Дуран.

Исегезгә төшерәбез: язучы, журналист, сәясәтче, татар милли азатлык хәрәкәте лидеры Гаяз Исхакый (1878-1954) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә авылында дөньяга килә. Тумыштан сәләтле малай 12 яшенә кадәр әтисендә белем ала, аннары Чистай мәдрәсәсендә гыйлем туплый. 1893 елда Казандагы Күл буе мәдрәсәсенә укырга керә. Гыйлемгә омтылу теләге белән янган егет, Казандагы татар укытучылар мәктәбендә дә укый, шунда рус телен үзләштерә башлый.

1902 елда Г.Исхакый Оренбургтагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытучы булып эшли. 1906 елда Казанда бер-бер артлы “Таң йолдызы”, “Тавыш” исемле газеталар чыгарып килә.

Россия патшасының татарларга каршы юнәлдерелгән сәясәтенә каршы чыкканы өчен, язучы унсигез тапкыр кулга алына. Чистай, Мәскәү, Санкт-Петербург төрмәләрендә утыра, Архангельск губернасына сөргенгә сөрелә.

1917 елгы инкыйлабны Г.Исхакый хуплап каршы ала. Ул милли азатлык идеяләре өчен көрәш башлый, әледән-әле милли хәрәкәтләрдә катнаша, большевикларга каршы яза. Әмма Г.Исхакый Совет хөкүмәтен кабул итми, большевикларның сәясәяте белән һич килешми. Шуңа да, большевикларның эзәрлекләве сәбәпле, ул легаль булмаган эшкә күчәргә мәҗбүр була, соңыннан инде мөһаҗирлеккә китә. Парижда, Берлинда, Кытайда, Варшавада яши, иҗат белән шөгыльләнә, әсәрләрен төрле нәшриятларда бастыра.

Г.Исхакый — алтмыштан артык әсәр авторы. “Ике йөз елдан соң инкыйраз” (1904) повестенда ул татарның милләт буларак юкка чыгу мәсьәләсен күтәрә, үзенчә кисәтә. Аның “Тормышмы бу?”, “Сөннәтче бабай”, “Өч хатын белән тормыш”, “Алдым-бирдем”, “Зөләйха”, “Җан Баевич”, “Олугъ Мөхәммәд”, “Зиндан”, “Ул әле өйләнмәгән иде” һ.б. әсәрләре, шулай ук “Идел-Урал” тарихи хезмәте аеруча танылганнардан.

ЛилияЛОКМАНОВА

tat.tatar-inform.ru

Фикер калдыру