Төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребез Татарстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлый

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Бу көннәрдә Ураза бәйрәме уңаеннан нәзарәткә йөзләгән санда котлаулар киреп иреште.  Татарстан мөселманнарына һәм шәхсән мөфти Камил хәзрәткә республиканың төрле районнарында яшәүче якташларыбыз, төрле төбәкләрдә гомер итүче дин кардәшләребез  мөбарәк Ураза бәйрәме белән котлап, җылы теләкләрен җиткерәләр. Шулай ук котлауларга чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, дин кардәшләребез дә кушылды.

Мәсәлән, Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез: Ислам җәмәгате рәисе Атик Али, чит илләр белән эшләүче Харис Бәдретдин, имам Рамил Биләевтән килгән котлауда: “Финляндиядә яшәүче мөселман татар халкыбыз исеменнән Сезне һәм Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенә табиг булган дин кардәшләребезне ихлас күңелдән рамазан бәйрәме уңаеннан тәбриклибез. Изге Рамазанда тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз һәм барча кылган изге гамәлләр кабул булсын иде дигән догада калабыз”,- диелгән.
Кырым мөселманнары мөфтие хаҗи Әмирали Әблиевнең тәбрикләвендә : “Дини бәйрәмнәр – шатлык, үзара ярдәм итешү, бер-береңне гафу итү, туган һәм дуслык җепләрен ныгыту көннәре. Ураза бәйрәме дә безнең халыкларның бердәрлеген һәм кардәшлеген күрсәтүче бер вакыт булсын”, – дигән теләкләр язылган.
Кыргызстан мөселманнарыннан килеп ирешкән котлауда: “Кыргызстан мөселманнары Диния нәзарәте Сезгә һәм Татарстан мөселманнарына хөрмәтен белдерә. Без сезне ихластан Изге Рамазан бәйрәме белән котлыйбыз!” – дип язылган.
Төрлле илләрдә, төбәкләрдә, районнарда яшәгән дин кардәшләребезне, милләттәшләребезне шатландырган, берләштергән Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!
dumrt.ru

Фикер калдыру