Тормыш юлларыбыз катлаулы булса да, бирешмәдек…

КатегорияӨлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Нигматжан Галимов- …Күптән түгел гомер иткән карчыгым – Минҗамалымны мәңгелек йортка озаттым. Нишлисең бит, барыбыз да бер көнне анда китә алмыйбыз, түзәргә генә кала. Бергә торуыбызга тиздән алтмыш биш ел тулган булыр иде, – дип, безне каршы алды Камышлы районының Чулпан авылында яшәүче сиксән тугыз яшьлек Нигъмәтҗан Галим улы Галимов.
- Әткәйнең беренче хатыны үлеп, биш бала белән тол калгач, ул минем әнкәемә өйләнә. Әнкәйгә ул вакытта нибарысы унсигез яшь кенә була әле. Аларның гаиләсендә әле тагын дүрт бала дөньяга килә. Менә шундый ишле гаиләдә эштә чыныгып үстем мин, – дип дәвам итте ул.
- Илебездә Бөек Ватан сугышы башлангач, әтием инде өлкән яшьтә булу сәбәпле фронтка алынмады. Ә менә өч абыем да сугышта һәлак булды. Унҗиде яшем җиткәч, мине дә фронтка озаттылар.
Иң элек без махсус курсларда элемтәче һөнәренә өйрәндек. Шуннан соң озак та үтмәде, Белоруссиядәге Витебск шәһәренә җибәрелдек, һәм без сугышның иң көчле утына барып кердек. Мин ике мәртәбә яраландым. Латвияне, Литваны, Пруссияне азат иткәч, сугышны Кенигсберг шәһәрендә тәмамладым. Биредә без Бөек Җиңүне каршы алдык. Сугыш тәмамлангач та, өйгә кайтып китәргә язмаган икән әле, миңа барлыгы җиде ел хезмәт итәргә туры килде.
Хезмәтемне тәмамлап, авыл­­га кайтканда мине яз­гы матур табигать каршы алды. Кичләрен тауга күтә­ре­леп, гармун моңына кушы­лып җырлаулар, биюләр әле дә исемдә. Менә шунда Мин­җамалымны очраттым да инде мин. Һәм бик озакка сузмыйча, гаилә корып җибәрдек.
Мин өйләнгәндә өебез ике бүлмәле генә иде. Кече якта учак астына ягып, казанда аш пешерелә, мичтә ипи, бәлеш салына. Кышларын сыерларыбыз бозаулагач, абзарда салкын булу сәбәпле яшь бозауны өйдә тотабыз. Шунда ук яңа туган сарык бәтиләре сикерешеп, уйнап йөриләр. Сыерны да өйгә кертеп сава, тимер ләгәндә саламны кайнар су белән пешекләп, он сибеп ашата идек. Ә язларын сәке астындагы ояда каз утырып, бәбкә чыгара иде.
Менә шундый күп мә­шә­катьләр булса да, татар хатын-кызлары гел чиста, пөхтә итеп яшәргә тырышты.
Алгы бүлмәнең мич башында әти белән әни йоклый. Тагын ике сеңелем һәм мин гаиләм белән яшибез. Түшәмгә эленгән бишектә яңа гына туган сабыебыз ята.
Менә шундый шартларда безнең өч балабыз туып үсте.
Тора-бара сеңелләрем, кайсы кая китеп, үз тормышлары белән яши башладылар, аннан картаеп, әтиебез вафат булды. Аңардан бик күпкә яшь булган әниебез безнең белән шактый яшәде әле. Мин үзем фермада терлекче булып эшләдем, ә хатыным басуда хезмәт итте. Бергәләп биш бала үстердек, өр-яңа өй дә салып куйдык. Ни аяныч! Олы улыбыз Газимҗан гына юл һәлакәтендә вафат булды. Улыбыз Сабирҗан белән кызларыбыз Сәрия, Сания, Фидания, Аллаһыга шөкер, исән-саулар.
Безнең дәвамчыларыбыз – ун оныгыбыз һәм берничә оныкчыгыбыз да бар. Хәләл җефетем мәңгелек йортка күчкәч, мин берүзем генә яшәп калдым. Төннәрен йоклый алмаган вакытларымда шаулап үткән гомеремә әйләнеп кайтам да, тормыш дәфтәремнең һәр битендә тукталып, “ачып укыйм”. Безгә бик авыр заманнарда нужа күреп яшәргә туры килсә дә, нәкъ шул яшьлек елларыбызда тормышыбыз бик кызык та, рәхәт тә булган икән.
Аллаһыга мең шөкер, тәртипсез яшәп, кеше рәнҗет­мәдек, шуңа күрә горурланырлыгыбыз бар, – дип әңгәмәбезгә нокта куйды Нигъмәтҗан ага.

Нурсинә Хәкимова.
Чулпан авылы,
Камышлы районы.

“Бердәмлек”

Фикер калдыру