Төзелеш дәвам итә

КатегорияӨлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Самараның Тарихи мәчетен төзекләндерү эшенең икенче өлеше башланды. Шушы уңайдан Россия Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые Вагыйз хәзрәт Яруллин һәм өлкәбез мөфтие Талип хәзрәт Яруллин мәчет картлары белән бергә мәчетнең манарасы фундаментына беренче таш салдылар. Ә фундаментка әлеге Аллаһы йортын яңадан торгызуга һәм аны ремонтлауга зур өлеш кертүче кешеләрнең исем-фамилияләре язылган капсула куеп калдырдылар.

Таш салу тантанасында район администрациясе вәкилләре, мәчетне төзекләндерү проектын төзүче архитекторлар, төзелешнең иганәчеләре һәм мәчет картлары катнашты.

Мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә бергәләп намаз кылганнан соң, Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт Биктаев Коръән аятьләре укыды. Тантанада катнашучы мөселман кардәшләребез мәчетне төзекләндереп бетерү эшендә Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, дога кылдылар.

Мөслимә ГЫЙЛЬМИЕВА.

“Бердәмлек”.

 

 

Фикер калдыру