ТР мөфтие Бөтендөнья мөселман галимнәре шурасына әгъза буларак кабул ителде

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин, Татарстан хәбәрләре, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

63056-INNERRESIZED600-600-image-22_0_thumb_medium300_23720-22 августта Төркия башкаласы Истанбулда үткәрелгән Бөтендөнья мөселман галимнәре шурасы Генераль ассамблеясының IV сессиясендә Россия делегациясе составында катнашкан Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге шурага әгъза буларак кабул ителгән. Димәк, алга таба мөфти хәзрәтләре әлеге дөньякүләм оешма эшчәнлегендә ул актив катнашачак.

Татарстан мөфтиенең Бөтендөнья мөселман галимнәре шурасы генераль секретаре шәех доктор Али әл-Карадаги белән очрашуы барышында шул хакта билгеле булган. Әлеге сөйләшүдә Мәскәү, Дагстан, Чечня, Кабарда-Балкария, Чита, Ставрополь крае һәм Россиянең башка төбәкләре мөфтиләре дә катнашкан. Генераль секретарь шулай ук Россия галимнәренә дә әлеге оешмага керергә һәм үз илләре мөмкинлекләрен исәпкә алып фәтвә бастырырга, ислам мәгарифе системасын заманчарак итеп эшкәртергә тәкъдим иткән.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән шул хакта хәбәр алынды.

Искәртеп үтәбез: Бөтендөнья мөселман галимнәре берлеге (Всемирный союз мусульманских учёных (ВСМУ) – 2004 елдан тарихын яза башлаган ислам оешмасы. Аның составына шәригать фәннәре һәм ислам мәдәнияте, аны торгызу, гамәлгә ашыру һәм популярлаштыру проблемалары белән шөгыльләнүче мөселман галимнәре кергән. Хөкүмәтнең рәсми оешмасы булмаган әлеге берлек Хөкүмәткә каршы чыкмый, ә бары үзенең тырышлыгын ислам һәм мөселманнар файдасына хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлтә.

Фикер калдыру