ТРның Халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уза

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Татарлар турында
Автор Администрация сайта

Кичә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Казанда 25 февральдә М. Җәлил исемендәге – республика, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның Халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 80 ел тулуга багышланган “Кыр казлары артыннан…” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырыла. Әлеге чарада Илдар Юзеевның шигырьләренә язылган җырлар, шигырьләре яңгырар, язучының иҗатташ дуслары истәлекләре белән бүлешер дип көтелә. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат үзәге хәбәр итә.

Фикер калдыру