Түбән Кама мөселманнары физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә рамазан бүләге ясадылар

КатегорияИлдәге һәм дөньядагы дин
Автор Администрация сайта

Түбән Кама җәмигъ мәчете шәһәр инвалидлары белән очрашуга “Рамазан – изге гамәлләр ае” кысаларында иман йорты ишек төбенә махсус җайланма- пандус урнаштырды. Узган елларда дин әһелләре белән очрашуга килгән коляскалы инвалидларны мәчет баскычларыннан күтәреп диярлек алып менәләр иде. Бу юлы исә алар мәчеткә үз юллары буйлап керделәр.

Бүген мәчеткә физик мөмкинлекләре чикле булган 160 кеше  Ураза бәйрәменә җыелды. Әлеге чараны уздыру шәһәрдә күркәм бер традициягә әверелде. Узган еллардан аермалы буларак, быел инвалидлар өчен хәйрия чарасы чыгымнарын мәчеткә йөрүчеләр үз өстләренә алдылар. Элек чыгымнарны мәчет күтәрә иде. Шулай итеп мәхәллә халкы тормыш авырлыкларына дучар булганнарга хәйрия ярдәме күрсәтеп, аларга бәйрәм ясадылар.  

Бәйрәмдә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, иҗтимагый эшләр буенча җаваплы урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, район хакимияте вәкилләре катнашты.

Рөстәм хәзрәт чарага җыелганнарга мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен, котлауларын җиткерде. Сәламәт кешеләргә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән күп нәрсәгә өйрәнергә кирәклеге хакында сөйләде. Ул авырлыкларга тарыганда сабыр булырга, бирешмәскә чакырды, Коръән аятьләрен укып Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорады.

Район имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Раббыздан бәрәкәт, иман, түземлек, тынычлык сорап догалар кылды.

Урамда исә табын әзерләнгән иде. Барлык инвалидларга Ураза күчтәнәчләре өләшендә, килә алмаганнарга алар өйләренә илтеп биреләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдыру