Түбән Камада мохтаҗларга һәм инвалидларга булышалар

КатегорияДини кызыклы мәгълүмат
Автор Администрация сайта

ТР МДН рамазан ае дәвамында республикакүләм акция уздыра. “Рамазан-изге гамәлләр ае” шигаре астында үтүче акция әхлакый кыйммәтләрне пропагандалаудан, изге гамәлләр кылырга чакырудан һәм Татарстанда яшь мөселманнарның волонтерлар төркеме эшчәнлеген активлаштырудан, төрле хәйрия чаралары уздырудан гыйбарәт.

18 июльдә “Рамазан-изге гамәлләр” ае кысаларында нәзарәтнең хәйрия блеге җитәкчесе Гүзәл Идрисова һәм яшьләр бүлеге хезмәткәре Рита Бикбулатова Түбән Камада булдылар. Биредә алар район мөхтәсибәте белән берлектә инвалидларга һәм мохтаҗларга ризыклар таратуда катнаштылар.

Рамазан уңаеннан Түбән Кама иганәчесе шәһәрдә яшәүче мохтаҗларга 1000 данәт ризыклар тутырылган пакет әзерләгән. Ә Түбән Каманың җәмигъ мәчете әлеге ризыкларны таратыр өчен исемлек төзегән, мохтаҗларны барлаган. Мәчеткә йөрүчеләр  рамазан күчтәнәчләрен өлкәннәргә, инвалидларга, мохтаҗларга өйләренә кадәр илтеп бирәләр. 

Моннан тыш Түбән Камада рамазан дәвамында “Рамазан таксие” эшли. Хәйрия таксие мөселманнарга тиз арада ярдәм итәргә әзер тора. Шулай ук изге айда биредә “Ихсан” -мәрхүмнәрне соңгы юлга озату үзәге эшли башлады, мәчетнең ишек төбенә коляскада йөрүчеләр өчен пандус ясала һәм һәр көнне мөселман кардәшләребез шәһәрнең барлык мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре оештыралар.

dumrt.ru

Фикер калдыру