Туган авылым моң чишмәсе – Суын биргән миңа да…

КатегорияКамышлы районы, Өлкә татарлары
Автор Администрация сайта

Дәүләткол авылы клубында үзешчән сәнгатькә гомере буе тугры булган шәхесләр: Мөдәрис ага Гыйззәтов, Тәлига апа Галәлетдинова, Мәрьям апа Сәгыйдуллина, Фәнүзә апа Сәгыйдуллина һәм Тәзкирә апа Шәйхетдиноваларга багышланган зур кичә уздырылды. Юбилярларны котларга Камышлы районы депутатлар җыены рәисе Фаил Шәймәрданов, җирлеидарә башлыгы Заһит Сафин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Раилә Сафиналар да килгән иде. Алар сәхнә ветераннарын чын күңелдән юбилейлары белән котладылар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Дәүләткол авылы халкы гомер буе эшкә батыр, җыр-моңга мөкиббән булып яшәгән һәм хәзергесе көнне дә авылларын саклап калып, гөрләшеп яшиләр. Авылларны мәчет, мәктәп һәм мәдәният учаклары җанландырып тора дисәм, һич ялгышмам. Дәүләткол авылы халкын менә шуларның өченчесе- мәдәният учагы берләштереп тора да инде.  Кечкенә генә авыл булуга карамастан, гомер буе күпме кичәләр уздырылган да, спектакль, концертлар куелган авыл клубында. Дәүләткол һәвәскәрләре район, өлкә фестивальләрендә катнашып 1955 елда өлкәбез Куйбышевта дипломант исемен яулаган. Алар арасыннан бик күпләре Казанда үткәрелгән “Кардәшлеккә чикләр юк” программасында да чыгыш ясадылар.  Бу авылда нәселләре белән күп еллар сәхнәгә хезмәт итүчеләр бар. Менә алар: Шәйхулла ага Гыйззәтов, аның балалалары, оныклары; Нурсәхи ага Шәвәлиев, аның балалары, оныклары; Сәмигулла ага Сәгыйдуллин, аның балалары, оныклары; Зиннәтулла ага Хәйбрахманов, аның балалары, оныклары һәм башкалар. Дәүләтколдан бик күп гармунчылар да чыккан: сугыш һәм хезмәт ветераны Ризатдин ага Галәлетдинов, әсфәр ага Галәлетдиновлар кулыннан бүгенгесе көнгә кадәр гармуннары төшми. Безнең арадан вакытсыз киткән гармунчылар-Хәйдәр ага Хәйбрахманов, әхмәтгали ага Сәгыйдуллин, әхтәм ага Галиуллин, Рәжгать Дәрҗеманов, Фәнис Сафиннарны әйтеп үтте кичәне алып баручы Зөлфия Дәрҗеманова. Фәнис абыйның өздереп баянда уйнап җырлаганын онытырлыкмыни?! Мәдәният өлкәсендә күп хезмәт куйган Әгътәс ага Гыйззәтов та искә алынды бу кичәдә, әнисә апа Хәйбрахманова, Рәйхана апа Мөхетдиновалар да бүләкләнде. ә менә вакытсыз безнең арадан киткән, талантлы егетебез Рим Хәйбрахмановны онытканнармы әллә дәүләтколлылар? Рим ул – безнең сәхнә йолдызыбыз, чын мәдәният хезмәткәре иде. “Йөзе белән кеше туйдыра”, диеп менә нәкъ аның кебекләр турында әйтәләр дә. Чын мәгънәсендә мәдәният хезмәткәре иде ул.
Юбилярларның тормыш, хезмәт һәм сәхнә юллары турында сөйләп үтте Зөлфия ханым.  Аларның һәрберсе хөрмәткә һәм рәхмәткә лаеклылар. Аларны котларга диеп якыннары, балалары, оныклары да сәхнәгә күтәрелде. Кемдер җыр җырлады, кемдер шигырь сөйләде, биеде, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Юбилярлар хөрмәтенә Ринат һәм Венера Инсаповлар, Мөнирә Сәгыйдуллина, Нәсимә Сәфиуллина, Алмаз Галиханов, Алсу Шәймәрдановалар үзләренең иң моңлы җырларын бүләк иттеләр, Мөнирә Сәгыйдуллина, Нәсимә Сәфиуллина, Алсу Шәймәрданова, Рәфис Гыйззәтовлар башкаруындагы биюләр дә халык күңеленә хуш килде.
Авылдашларын, туганнарын бәйрәмнәре белән котларга районыбызның мактаулы шәхесе, укытучы-ветеран Сәхия апа Шәвәлиева да килгән иде. Аның бу бәйрәмдә катнашуы ямь өстенә ямь бирде. Ул матур итеп шигырь укыды, өздереп биеде.
Юбилярлар да үз һөнәрләрен күрсәтте бу кичәдә. Мөдәрис ага, Тәзкирә һәм Тәлига апалар үзләренең моңлы җырларын сузса, Мәрьям апа һәм Фәнүзә апа дәртле бию- “Ярмәк вагы”н башкардылар.
Мәдәни чара ахырына якынлашты. Клуб мөдире Нәсимә Сәфиуллина чараны әзерләүдә катнашучыларга, килгән кунакларга, концертта чыгыш ясаучы җырчыларга, биючеләргә, гармунчылар Эдуард Галимов һәм Мидехәт Фәхретдиновка, тавыш операторы Сергей Бамбуровка зур рәхмәтләрен белдерде. Ул кичәдә Нәсимә ханымның үз исеменә дә җитәкчеләр, артистлар исеменнән бик күп рәхмәт әйтелде. Тәлига апа гаиләсе клубка баян, Зөлфия Галиханова китаплар бүләк итте.
Кичә бик җылы, чын авылча үтте һәм ул дәүләтколлылар күңелендә озак сакланыр. Алдагы көннәрдә дә шулай иҗат ялкыны сүнмичә бергәлектә, күмәкләшеп яшәргә язсын аларга.

Рәисә Төхбәтшина.

“Камышлы хәбәрләре”.

Фикер калдыру