Туган телне үстерү һәм саклап калу- илебезнең киләчәктәге мәдәнияте һәм тарихы

КатегорияБелдерүләр, “Дуслык” һәм “Ак бәхет” оешмаларының яңалыклары
Автор Администрация сайта

2013 елның 22 ноябрендә Самара шәһәренең Литвинов исемендәге мәдәният сараенда «KAZAN» бию ансамбле һәм татар эстрадасы йолдызлары концерты булачак. Бу концерт Самара өлкәсенең туган тел укытучыларына багышлана. Оештыручылар: Самара региональ “Дуслык” һәм Самара шәһәр “Ак бәхет” иҗади-иҗтимагый оешмалары һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты. Бәйрәмдә алдынгы  укытучылары бүләкләү һәм мактау грамоталары, рәхмәт хатлары тапшыру планлаштырыла.

Бәйрәм программасында «KAZAN» бию ансамбле төрле фестивальләрдә югары бәя алган биюләре белән беррәттән яңа биюләрен дә тамашачыга тәкъдим итәчәк. 15 ел дәверендә бу ансамбль Казан шәһәренең визит карточкасына әйләнде. Коллективның нигезен профессиональ балет труппасы – хореография училищеларын һәм мәдәният институтын тәмамлаган биючеләр тәшкил итә. Хәзерге вакытта коллективта 18 оркестр һәм 45 балет артистлары эшли. Ансамбль артистлары тамашачыга 1000 ел элек Идел ярында барлыкка килгән милли культураның көчен, уникальлеген тамашачыга җиткерәләр.  «KAZAN» бию ансамбле – яшь, көчле һәм өметле.

22 ноябрьдә Самара сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары: Рөстәм Закиров, Эльвира Хәйруллина, Сиринә Зәйнетдинова, Айдар Габдинов, Вил Усманов, Гөлназ Гафурова, Фердинанд Фәтхи, Резида Шәрәфиева, Рөстәм Асаев, Гүзәл Җәләлова чыгыш ясаячак.

Фикер калдыру