Тупли авылы мәчетләре тарихы

КатегорияЕлховский район, Өлкәбездәге дин
Автор Администрация сайта

Ислам динендә сәүдә эше мактаулы хезмәт булып санала. Ул һәрвакыт икътисад, мәдәният, мәгърифәт, фәннәр һәм диннәр үсешенә дә сәбәбче булган. Зур сугышлар нәтиҗәсендә сәүдә юллары тирәсендәге авыллар, шәһәрләр вакыт-вакыт җир белән тигезләнсәләр дә, сәүдә җанланганда алар яңадан калкып чыкканнар.
Үз заманында Самара Җәясе дөньядагы иң зур сәүдә үзәге буларак танылган (аның мәйданы — 1600 квадрат километр). Анда ага-базарлар, караван-сарайлар, товар саклау складлары һәм зур-зур базарлар корылган. Бу турыда матбугатта инде шактый күп язылган.
Самара өлкәсендәге Нугай юлы, Кыпчак юлы, Калмык юлы дигән һәм башка атамалар тарихта сакланганнар. Ул чордагы сәүдә юлларында көчле куркынычсызлык чаралары күрелгән һәм ял урыннары (ямскойлар) төзелгән. Мәсәлән, хәзерге Елховка районының Тупли авылын алсак, монда агып торган чишмәләр, салкыннарда туңмый торган кизләүләр сәүдә юлындагы «Жылы җай» дип аталган ял урынының барлыкка килүенә сәбәбче булганнар. Тора-бара бу юл «почтовый тракт» дип аталган. Тупли авылының тарихы бик бай. Ләкин дә аның күп өлеше әле тирәнрәк өйрәнүне көтә.
Тупли — ул Самара төбәге тарихында тирән эз калдырган авыл. Биредән сәүдәгәрләр, галимнәр, уңышлы эшкуарлар үсеп чыккан. Бу авыл мәдрәсәләрендә укыган дин әһелләре Кизләүдә таныклык алганнар һәм имамнар булып, төрле җирләрдә ислам динен үстерүгә зур өлеш керткәннәр.
Самара шәһәрендә һәвәскәр тарихчы һәм шагыйрь Марат ага Сафин яши. Ул Тупли авылында туып-үскән һәм үз гомеренә күп кенә тарихи материаллар туплаган. Түбәндә без аның 2008 елда басылган «Туган җир истәлекләре» исемле китабында язылган Тупли авылы тарихына багышланган вакыйгалар турында әңгәмә алып барабыз.
- Марат абый, Тупли аылы төбәгебездә иң зур һәм иң борынгы авыллардан санала. Аның килеп чыгышы турында ниләр сөйли аласыз?
- Тупли тарихы 1562 елдан башлана дип исәпләнә. Бу Казан ханлыгы басып алынгач барлыкка килгән Рус хөкүмәте язмаларына карап фаразлана.
Ләкин дә авылыбызның Самара Җәясе белән Булгар шәһәре арасындагы туры юлда урнашканын исәпкә алсак, ул Болгар дәүләте, аннан соң Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларында да яшәгән, дип уйларга төрле дәлилләр бар.
- Авылыгызның исеме турында берничә сүз әйтсәгез иде.
- Аның исемнәре күп: Исмәгыйль авылы, Наратлык асты, Собакаевка, Җылы җай, Теплый Стан. Борынгы сәүдә юлындагы, аннан соң почтовый тракт буендагы ял урыны буларак аңа «Теплый Стан» исеме бирелеп, ул документларга шулай теркәлеп калган.
- Авылыгызда дүрт мәчет салынган һәм алар дәһшәтле елларда да сакланып калганнар.
Аларның һәрберсенең үз исеме бар: Мача, Колмаер, Таш мәчет һәм Яңавыл мәчете. Һәркайсы-ның тирән тарихы да бар, шулай бит?
- Әйе. Менә Мача мәчетен алсак, ул Самара янындагы Алексеевск крепосте тирәсендә урнашкан Мача авылыннан кайтарыла (Мачинская слобода).
Алексеевск крепосте янындагы Мача авылында яшәгән башкортларны һәм татарларны хәрби сословиегә кертеп, аларны казаклар, дип исәплиләр. Аларга «Вторая Закамская засечная линия» дип аталган чик сызын саклау йөкләнгән була. Нугай Урдасындагы башкорт җирләре колонизацияләнеп, чик сызыгы Оренбург якларына таба күчкәч, Мача авылы казаклары башка җиргә күчерелә булса кирәк. Бәлки, үзләре китәләрдер – ул турыда мәгълүматлар юк. Ләкин руслар тарафыннан аларның нык җәберләнүе билгеле.
Мача белән Тупли авыллары арасында электән килгән тыгыз элемтә булуы да билгеле. Бәлки, Тупли авылы
кешесе анда мулла булгандыр, бу турыда төгәл хәбәр юк.
Татарлар авыр вакытларда да ислам динен саклаганнар, аңа таянып яшәгәннәр. Рус дәүләте аларның сугышчанлыгын, табигый көчен һәм гайрәтен үз чикләрен саклауга файдаланган. Кайвакыт аларга мәчетләр төзү өчен бераз иреклек тә бирелгән. Башкорт җирләрен колонизацияләү тәмамлангач, татар-башкортларны дәүләт крестьяннары исәбенә күчерәләр. Бу чорда чукындыру сәяте көчәя.
Мача авылы мәчетенең бурасы нарат һәм чыршы агачлары бүрәнәләреннән эшләнгән була. Ул мәчет әлеге көндә дә исән-сау басып тора. Мача мәчетен Туплига күчерү өчен иң элек аны салдырган байдан рөхсәт алу кирәк булган. Тупли кешесе Миңлебай бабай Казанга барып, шушы мәчетне салдырган Айтуганов фамилияле байдан аның планын һәм күчерергә рөхсәт алып кайткан.
Шушы авылдагы бер мәчетне Тупли авылына 70ләп үгез җигелгән арбаларга салып кайталар. Икенчесен хәзерге Ульяновск өлкәсендәге Филлиповка авылына илтәләр.
Мача мәчете Тупли авылында беренче булып 1840 елда күчереп салынган. Әлбәттә, элегрәк манарасыз мәчетләр дә булгандыр. Татарлар беркайчан да динсез яшәмәгәннәр. Ләкин дә биредә мондый зур мәчет беренче булып салынган була.
(Патша хөкүмәте өйләр саны 200дән арткан авылда гына мәчет салырга рөхсәт биргән).
Мача мәчете Сандык очында төзелә. Бу очтагы авыл советын «Яңавыл», «Измайловка», «Сосновый овраг», «Собакаевка» дип тә йөрткәннәр.
1901-1902 елларда Мача мәчетенең көнчыгыш ягына Яңа Буяннан бер бина сатып алып кайтаралар һәм шуңардан мәдрәсә төзиләр.

Марат САФИН белән әңгәмәне

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ алып барды.

«Ислам-Нур».

Фикер калдыру