Туристларның каз өмәсе белән татар туен күрәсе килә

КатегорияИл һәм дөнья татарлары, Милләттәшләребез тормышы, Төп яңалыклар
Автор Администрация сайта

каз1Татарстанда гына түгел, Россиядә, Евразиянең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә дә этнотуризмны үстерү һәм моның өчен галимнәрнең, музей белгечләренең, бизнес һәм туристлык вәкилләренең берләшеп эшләве мөһим. Сабан туен гына түгел, Каз өмәләре, Карга боткасы, Сөмбелә бәйрәмнәрен дә танытып була. Туган телләрен өйрәнү өчен, балаларны татар авылларына җибәреп укытырга кирәк. «Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында шундый фикерләр яңгырады.

 

«Бабай утары» милләтне таныта

«Бөтенроссия татар авыллары» оешмасы җитәкчесе Фәнир Галимов «ШК»га сөйләгәнчә, этнотуризм – яшь буынны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тарихы белән таныштыру, үз халкына мәхәббәт уяту өчен менә дигән мөмкинлек. Ул Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында «Бабай утары» дигән этноавыл булдырган.

– «Бабай утары»н ачу идеясе дә шуннан туды. Биш оныгым бар, яшь барган саен, кеше нәсел дәвамчылары турында уйлана башлый. Мин оныкларыма нәрсә биреп калдыра алам дигән уй тынгылык бирми башлады. Баштарак нәсел шәҗәрәмне төзедем. Авыл тарихын өйрәндем. Яшел Үзән районына баргач, андагы ачык һавада урнашкан «Татар авылы» этнографик музеен күрдем һәм шунда оныкларыма нәрсә биреп калдырачагымны аңладым. Аннан кайтуга ук, этноавыл булдыру эшенә керештем. Чувашиягә барып, атна-ун көн татар авылларында йөреп, җил тегермәне эзләдем. 1870 елларда төзелгән тегермәнне сүтеп алып кайттым. Башта читәннән үрелгән йортлар торгыздык, аннары салам белән балчыктан саман йортлар төзеп куйдык. Кара мунчабыз да бар. Йорт эчләренә мич чыгарып, сәкеләр куйдык. Борынгы эш коралларын, савыт-сабаларны таптык. Безгә килгән туристлар атта да йөри, кымыз да эчеп карый, балык та тота, умартачы һөнәре белән дә таныша. Алар кунакханәдә яши, кафе да эшли. Кыш көне тауда тюбикта шуалар. Җәй көне дә шуып була торган тюбиклар сатып алдык. Ел ярым эчендә 5 меңләп кунак булырга өлгерде. Россия шәһәрләреннән кала, Төркия, Кытай, Финляндия, Австрия, Германия туристлары да килде. «Бабай утары» музей да, ял итү урыны да булып тора, ял белән бергә татар халкының тарихы белән дә таныштырабыз. Татарлар яши торган һәр төбәктә шундый туристлык объектлары булырга тиеш. Музей белән генә чикләнергә кирәкми, халыкны уен, мастер-класслар белән генә җәлеп итеп була. Аларның хәзерге, чынбарлыктагы тормышны да үз күзләре белән күрәсе, шундагы атмосфера белән яшәп аласы килә, – дип сөйләде ул безгә.

Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов исә Татарстанда һәм күрше төбәкләрдә генә түгел, Евразия төбәкләрендә урнашкан төрки-татар һәйкәлләрен дә туристлык объекты итеп танытырга кирәк дигән фикердә.

 

Катыкны этнобренд итеп танытырга була

Бурятия татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Саҗидә Батталова фикеренчә, татар дөньясын үстерү стратегиясенә яңа максатчан ориентирлар кирәк. Моның өчен этнобрендлар һәм этнопроектлар булдыру зарур.

– Татарлар яши торган урыннарның топонимикасы һәм ономастикасын да кулланырга була. Без Байкал Сабан туенда Иске Онох авылының этнобрендын тәкъдим иттек. Ул «Әни коесы» дип атала. Әлеге авыл халкының 30 процентын татарлар алып тора. Коега бәйле риваятьләр бик күп халыкта кызыксыну уятты. Килгән кунакларны шул кое суыннан кайнаткан чәй һәм өчпочмак белән сыйлыйбыз, – диде ул.

Саҗидә ханым сүзләренчә, татарларның Сабан туен гына түгел, Карга боткасы, Каз өмәсе, Нардуган, Сөмбелә кебек бәйрәмнәрен дә танытырга кирәк.

– Каз өмәсе бигрәк тә кызык булыр иде, кунакларны каз маенда пешкән коймак белән дә сыйлап җибәрергә була, – ди Бурятиядән хәтле килгән кунак.

Кяхтинск районының Усть-Кяхта авылында татар оешмасы быел беренче тапкыр Сабан туе уздырган. 2 меңләп бурят һәм рус халкы яшәгән авылда нибары 100 татар көн күрә. Шунда авыл халкы 1952 елда аларга татарлар килеп урнашуы һәм үзләре белән алмагач үсентеләре алып килеп, алма бакчасы утыртулары турында сөйләгән. Әлеге истәлек-хатирәләрдән соң «Алмагачлар чәчәк ата» дигән турпакет та булдырганнар. Анда алма бәлеше һәм как ясау буенча мастер-класслар оештырылачак, сырганаклы чәк-чәк белән мәтрүшкәле чәй эчертәчәкләр. Шушы ук авылда, әби-бабайларның эшен дәвам итеп, кабат алма бакчасы утыртканнар.

Саҗидә Батталова катык, бал кушылган майны, үләннәрдән кайнаткан чәйне дә бренд буларак таныту ягында.

 

Балаларны татар авылына озатырга

«Хәзинә-тур» компаниясе җитәкчесе Комил Сираҗетдинов та игътибарны вакыйга туризмына арттыру ягында.

– Каз өмәсе оештыру кызык булыр иде. Яки булмаса бер авылга татар туена туристларны да чакырсалар, әлеге бәйрәм аларның да, яшь парларның да күңелендә бик озак сакланачак, – ди ул.

Башкортстанда үтә торган «Бәлешфест»ны да телгә алды ул, аныңча, мондый чараларга башка төбәкләрдә яшәүче татарларны да чакырырга кирәк.

Комил Сираҗетдинов Башкортстанда «Россия Федерациясе башкортлары» дигән программа эшләвен һәм аның нигезендә республикадан читтә яшәүче башкортларның ел саен Уфага бушка яки ташламалы бәягә килүләрен дә сөйләде. Анда килүчеләр башкорт театрларына, музейларга, фольклор чараларга йөриләр икән.

– Мондый программаны Татарстан да эшли ала бит. Бу да этнотуризм түгелме соң? Милләтне бер республика эчендә генә түгел, читтә дә сакларга кирәк, – диде спикер.

Укучылар өчен эшләнгән «Моя Россия» федераль туристлык программасы нигезендә «Минем Татарстан» дигән программа да эшләү ягында ул.

– Этнотуризм дигәндә, татар телен өйрәнү темасын да читләтеп үтәргә кирәкми. Туризм бу эштә дә катнаша ала. Каникул вакытларында Россиядән бик күп укучылар чит илләргә тел өйрәнергә бара. Дистәләгән туристлык фирмалары лингвистик туризм белән шөгыльләнә. Моңардан шактый гына акча да эшлиләр. Мондый практиканы татар теле белән дә оештырып булмасмы икән? Моның өчен авылларда интеллигент гаиләләрне сайлап алырга һәм аларны әзерләргә кирәк. Татар телен өйрәнергә теләгән балалар каникулда авылга кайтып, татар телен өйрәнәчәк, алай гына да түгел, авыл тормышы белән танышачак, сәламәтлеген ныгытачак. Ә авыл кешесе акча эшләячәк. Чит илләрдә яшәүче татар балаларын да шулай кайтарырга була, – ди ул.

Авыллар турында сүз киткәч, Комил Сираҗетдинов «Россиянең иң матур татар авылы» дигән конкурс оештырырга киңәш итте.

– Моннан кала, иң юмарт татар меценатын ачыклыйк. Иң күп халык йөри торган авыл мәчетләренең рейтингын булдырыйк. Болар барысы да татарлыгыбызны саклап калырга булыша, – дип тәмамлады ул сүзен.

 

Чүлмәкче кирәк

Яшел Үзән районында ачык һавадагы «Татар авылы» этник-мәдәни музее 2009 елдан бирле эшли. XVIII-XIX гасыр татар авылын хәтерләткән музей территориясендә крестьян йорты да, кара мунча да, җил тегермәне дә, кое да, тимерче, чүлмәкче сарае да урнашкан. Музей җитәкчесе Дамир Камалетдинов әйтүенчә, менә шул тимерче, чүлмәкче йортында эшләргә кеше табу авыр.

– Булганы да авылга кайтырга атлыгып тормый. Шәһәрдән кайтартсаң, аларга тиешенчә түләп булмый, аз хезмәт хакына эшлиселәре килми. Читтән бер чүлмәкчене чакырган идем, Казанга китеп барды. Тимерче алачыгы да буш тора. Тиредән читек ясаучы табылса, әйбәт булыр иде. Өлкән яшьтәге кешеләр бу һөнәрләрне белми. Ә безгә татар халкының нинди һөнәрләргә ия булуын күрсәтергә кирәк. Туристларга менә шундый мастер-класслар ошый, аларга сөйләп кенә түгел, ясап-эшләп күрсәтергә кирәк. Тукучы әбиләр бар анысы, аларны чакырабыз.

Кунакларны атаклы Шырдан катыгы белән сыйлыйбыз, аның ничек эшләнгәнен күрсәтәбез. 1833 елда ул катыкны Пушкин да ашаган булган. Шулай дип әйткәч, кызыксынулары тагын да көчәя. Мичтә кыстыбый пешерәбез, аны да бик яраталар. Шөкер, аларны пешерергә кешеләребез бар, – ди ул.

Экскурсовод булып эшләүче Радик Хәйруллин белән дә без туристлык объектлары эшчәнлеге турында сөйләштек, дөресрәге, ул әлеге өлкәдәге җитешсезлекләрне сөйләп күрсәтте.

– Болгар шәһәрчегендә, Зөя утравында яңа туристик маршрутлар булдырылды. Барысы да кызыклы, истә калырлык. Әмма бездә хезмәт күрсәтү йомшаграк. Болгарга баргач, шуннан ерак түгел бер ресторанга кердек. Бер чит ил кунагы фреш сораган иде, официант аптырап калды: ә нәрсә соң ул фреш? Икенче бер турист шәраб сорады. Аңа нибары ике төрле шәраб тәкъдим итә алдылар. Башка юкмы, дип нәүмизләнеп калды кунагыбыз. Биектаудагы Иске Казан тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында бәдрәф нибары урамда гына икән. Эчтә бар, әмма ул хезмәткәрләр өчен генә диделәр безгә. Суык көннәрдә кемнең урамга йөрисе килер икән? Аннары кайбер урыннарда чәй эчү каралмаган. Әлбәттә, кафега да барып була. Әмма кунакларны бер чокыр чәй һәм кечкенә генә кош теле белән генә сыйласалар да күңелле булыр иде. Кияү коймагы тәкъдим итсәләр дә була. Шунда ук аның нәрсә икәнен сөйләп аласың. Юлдан килгән кешенең тамагы кипкән, хәле киткән булырга мөмкин бит. Чәйдән соң рәхәт булып китә, кеше сине бөтенләй башка кәеф белән тыңлый башлый, шунда ук милли ризыклар белән дә таныша, – ди ул.

 

shahrikazan.ru

Фикер калдыру